ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, АПАМ!!!
Котлап сине туган көнең белән, Ниләр теләсәк тә аз сыман. Гомерең озын булсын, шатлык белән Гөрләп яшә матур җәй сыман.
ҮЗЕҢНЕҢ КИРӘКЛЕГЕҢНЕ ТОЕП ЯШӘ!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Котлы булсын, апа, туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың.
Күпме булса җирдә изге теләк – Без телибез сиңа барын да. Ап-ак карлар кебек бәхет яусын Туган көннең һәрбер таңында. Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бары шатлыклар!. ***
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә Аз булыр күк синең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгең – Без калабыз шушы теләктә.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә, Эшләрең дә барсын, гөрләсен. Гомер буе синең йөрәгеңдә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Гади, сабыр, олы җанлы да син, Кылганнарың бары изгелек. Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көнең-юбилеең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез.
БАЛАЛАРЫҢНЫҢ БӘХЕТЕНӘ СӨЕНЕП ЯШӘ!
Сиңа безнең хөрмәтебез олы, Урын алсын йөрәк түрендә. Гаилә, балалар куанычы белән, Игелек күреп яшә гомергә!
Иң изге теләкләр белән сеңлең Чулпан!