САФАРГАЛИЕВА_суз ясалыш системасы.pptx
- Количество слайдов: 9
Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ”СҮЗ ЯСАЛЫШ СИСТЕМАСЫ, ТИБЫ, МОДЕЛЕ, ОЯСЫ, ЧЫЛБЫРЫ“ Башкарды: филология факультетының 3 курс студенты Сәфәргалиева Гөлназ
Сүз ясалыш тибы. Бер үк сүз төркеменнән бер үк төрле кушымча белән ясалган сүзләрдә сүз ясалыш мәгънәсе төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, исем сүз төркемнәреннән (исем, сыйфат, сан) исем ясагыч -лык/лек кушымчасы белән ясалган исемнәрдә, ясагыч нигезнең нинди мәгънәви төркемдәге сүз булуына карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә үзгәрә, һәм төрле сүз ясалыш типлары барлыкка килә:
-лык/-лек кушымчасы: а) табигать күренешләрен белдергән исемнәргә ялгана һәм шул предметлар тупланган урынны белдерә торган исемнәр ясала: ком-лык, су-лык, каен-лык, таш-лык; б) кеше яки хайван әгъзалары атамаларына ялгана, шул әгъза өчен кирәкле кием яки җайланма исемен белдерә: баш-лык, күз-лек, түш-лек, арка-лык; в) сыйфатларга ялганып, абстракт мәгънәле исемнәр ясый: гүзәл-лек, батыр-лык, намуслы-лык; г) саннарга ялганып акча берәмлеген белдергән сүзләр ясый: ун-лык, илле-лек, йөз-лек һ. б.
Бер үк сүз ясалыш тибына кергән сүзләр рәтендә дә кайчак төрле мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр барлыкка килә. М-н, исемнән исем ясагыч -чы/че кушымчасы ясалыш тибы буенча һәрвакыт ясагыч нигезгә бәйле рәвештә нинди дә булса эш башкаручыны (субъектны) белдергән исемнәр ясый. Бу очракта сүз ясалыш мәгънәсе – субъектны белдерә. Әмма нигезнең нинди булуына карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә төрле төсмерләр ала: сабан-чы урак-чы баян-чы билгеле бер корал белән эшләүче юл-чы котып-чы буфет-чы билгеле бер урында эшләүче нефть-че таш-чы печән-че билгеле бер объект белән эш итүче биләм-че билгеле бер әләк-че эшкә һәвәслек гайбәт-че күрсәтүче
Сүз ясалыш моделе (калыбы). Тел үзенең яшәеше белән тоташ хәрәкәттә булган кебек, аның лексик системасындагы яңа сүзләр дә өзлексез барлыкка килеп тора. Сүз ясалышы фәнендә соңгы вакытта өстенлек алган фикерләргә таянсак, яңа сүзләр нигездә телдә борынгыда ук барлыкка килгән Әзер модельләр нигезендә ясалалар (Н. М. Шанский, А. А. Юлдашев, Г. Н. Семенова). Әзер модельләр (калыплар) нигезендә ясалган сүзләр сүз ясалыш рәтен, сүз ясалыш тибын барлыкка китерәләр. М-н, -даш/дәш кушымчасы белән исем ясалышын борынгыдан килә торган сүз ясалыш калыбына кертергә мөмкин, һәм ул кулланыла торган, продуктив калып булып санала. Тарихтан килә торган як-таш, юл-даш, сер-дәш сүзләренең калыбы белән соңрак ясалган әңгәмә-дәш, сыйныф-таш (класс-таш), төркем-дәш (группа-даш), фикер-дәш сүзләрне һ. б. кертергә мөмкин.
Ләкин телдә, кайчандыр бик уңдырышлы кулланылып та, хәзерге вакытта яңа сүз ясалмый торган, продуктивлыгын югалткан модельләр дә бар. М-н, алдагы бүлекләрдә күрсәтеп үткән, фигыльдән -ак/-әк, -к кушымчалары белән исем ясый торган модель шундыйлардан (тор-ак, ур-ак, када-к, ят-ак һ. б. ). Шуңа күрә бу модель буенча яңа сүз ясау телнең табигатенә ярашып бетми (әйтик, компьютер урынына сана-к сүзе кебек).
Сүз ясалыш оясы. Бер үк ясагыч нигездән төрле кушымчалар белән сүзләр ясалу – сүз ясалыш оясын барлыкка китерә. М-н, эш-че, эш-чән, эш-лә, эш-ле, эш-сез; бел-ем, бел-геч; кис-әк, кис-кен, кис-кеч, кис-ек һ. б. Татар телендә сүз ясалышының тагылмалы телләргә хас булганча үтә күренмәле булуы һәм тамырның мөстәкыйльлеге нәтиҗәсендә, мондый сүз ясалыш оялары бик киң таралмаган. Рус телендә ул бик актив. Әйтик, улететь, прилететь, залететь, пролететь тибындагы ясалма сүзләрне һәр фигыль нигезеннән диярлек ясап була.
Сүз ясалыш чылбыры. Бер үк тамырга бер-бер артлы берничә ясагыч кушымча ялганып сүз ясалу сүз яс алыш чылбырын барлыкка китерә. М-н, яш(ел) +чә+че+лек, бак(ча)+чы+лык, әдәп+ле+лек, шак+ылда+вык, гөр+лә+век, бил(ге)+сез+лек һ. б. Яшел сүзендәге -ел, бакча сүзендәге -ча һәм билге сүзендәге -ге элементлары тарихи сүз ясалышына карый. Алар кайчандыр шулай ук сүз ясагычлар булып, хәзерге көндә тамыр белән береккәннәр, үле кушымчага әверелгәннәр. Сүз ясалыш чылбырында сүз ясагыч нигез һәр этапта үзгәреп тора. Әйтик, әдәплелек сүзенең ясалышы түбәндәге тәртиптә бара: әдәп+ле – алынма исемнән сыйфат ясалган; әдәпле+лек – сыйфаттан исем ясалган.
САФАРГАЛИЕВА_суз ясалыш системасы.pptx