ЯЛКЫН_презентация_ДЕТИ.ppt
- Количество слайдов: 24
ЯЛКЫН o o o 1924 нче елда оешкан татар телле яшүсмер кануннары белән яшәүче СИНЕҢ ТЕРРИТОРИЯҢ
“ЯЛКЫН” журналы Татар телле яшь шәхесләр журналы o Яшь иҗатчыларның ачык мәйданы o Танылган укытучылар белән БДИга әзерләнү o Җәмгыятьтәге яңалыкларга аналитик караш o Күңел ачу, бәйгеләр, уеннар, очрашулар o
Без бүген ни турында сөйләшәбез? o o o Без кем? Без нәрсә эшлибез? Без бергәләп ниләр үзгәртә алабыз?
“Ялкын” – татар телендә чыгучы бердәнбер балалар һәм яшүсмерләр журналы. Аны 1924 елда Муса Җәлил оештырган. Ә хәзер журналда кемнәр эшли соң? Фәйрүзә Мөслимова – жаваплы сәркатип, танылган шагыйрә. Журнал почтасына килгән хатларны, балалар шигырьләрен һәм хикәяләрен беренче булып ул укый. Фәйрүзә апа редакциябезнең иң тәҗрибәле һәм озак эшләгән журналисты. Ул ялларын бакчасында үткәрергә ярата, шуңа да редакциябез кирәкле витаминнарны Фәйрүзә апа бакчасында үскән җиләк-җимештән ала. Луиза Шарова - әдәби редактор. Ул песиләр һәм ташбакалар ярата. Буш вакытында китап укый. Аның яраткан язучылары – М. Булгаков, М. Мәһдиев, Х. Мураками. Луиза үзе дә берничә китап авторы.
Йолдыз Миңнуллина – «ЯЛКЫН» журналы тарихында иң яшь баш редактордыр, бәлки. Ул сәяхәт итәргә, дөнья әдәбиятын укырга ярата. Гитарада уйный. Раилә Сабирова - мәктәпләр бүлеге редакторы. Ул әле рәссам да. Елына бер тауга менеп төшмәсә, тынычлыгын җуя. Ул яуламаган үрләр күп калды микән әле?
Альбина Башарова – мәдәният һәм халыкара багланышлар бүлеге редакторы. Редакциябезнең иң креатив һәм актив журналисты. Яңа пәйда булган заманча технологияләр Альбина аша уза – ул журналдагы иң яратып укыла торган “Гаджетлар” рубрикасының авторы. Линар Закиров – өстәмә белем бирү оешмалары белән эшли. Яр Чаллы егете. Аның өлгермәгән җире юк- КФУда укый, телевидениедә тәҗрибә туплый. . . Яңалык кайда – Линар шунда.
Алсу Наматова – журнал белән укучылар арасында элемтә “урнаштыручы”. Шәрык биюе остасы. Хәзер яңа хыялы – дельталет алырга акча җыя. Энҗе Ибраһимова – фотограф, “ЯЛКЫН” тышлыклары аның объективы аша үтә. Яңа идеяләр авторы. Йөзергә ярата. Шәрык телләре институтында төрек телен үзләштерә.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов – фотохәбәрче. Балык тотарга, телефоннан сөйләшергә ярата. Һәр иртәсен паркта йөгерүдән башлый, шуна күрә иң төгәл һава торышын ул әйтеп бирә. Флера Нәгыймова – җир йөзендәге иң иҗади бухгалтер. Кызыклы китаплар укырга ярата. Рәсем сәнгате белән кызыксына. Спорт командалары өчен җан ата. Машина йөртә.
Зифа Мөхәммәтҗанова – художество бүлеге редакторы. Рәссам. Лондон пейзажларына мөкиббән. Аш-су остасы. Балалар редколлегиясе Татарстанның һәр районында безнең яшь хәбәрчеләребез бар. Киңәшле эш таркалмый бит!
Без нәрсә эшлибез? Безнең журнал төп өч өлештән тора: o o o ДӨНЬЯ МИН ҺӘМ ДӨНЬЯ МИН
ДӨНЬЯ СӘХИФӘСЕ o “Репетитор”: Республиканың һәм Россиянең танылган укытучыларыннан дәрес алу мөмкинлеге
РЕПЕТИТОР Информатика Физика Әдәбият Тарих Биология Математика Химия Хокук
КЛАСС СӘГАТЕ Бәхәсле темалар күтәрелә: o Инклюзия o Дистанцион уку o Наркомания o Уку культурасы o Татар теленең торышы o Һөнәр сайлау o Хокуклар o Сәламәтлек стандартлары һәм башка актуаль темаларга сөйләшәбез.
СИНЕҢ ЯШЬТӘШЕҢ Бу – синең урының. Яшьтәшләреңә үз фикереңне, кечкенә һәм зур ачышларыңны җиткерү мәйданы.
МИН ҺӘМ ДӨНЬЯ СӘХИФӘСЕ o o o o Мәдәни тормыш Әдәби мохит Музыка дөньясы Бию Театр Сәнгать Спорт Сине дөнья культурасы белән бәйләп торган шәхесләр һәм вакыйгалар.
ӘДӘБИЯТ МӘЙДАНЫ Мәктәптә өйрәнелә торган язучылар турында моңарчы билгеле булмаган фактлар, шәхси архивтагы фотосурәтләр, кызыклы тарихлар.
УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ Син гений? Тик бу хакта әле берәү дә белми? Язмаларыңны безгә җибәр: yalkin@bk. ru
ӘДӘБИЯТ СӘГАТЕ Шигырьхикәяләрен “Ялкын” почтасына җибәргән авторлар турыдантуры күренекле язучыларның мастерклассына эләгә, o мэтрларда н дәрес алу мөмкинлегенә ия була. o
МУЗЫКА СӘГАТЕ o o Стильләр, юнәлешләр белән таныштыру Эксклюзив интервьюлар Постерлар Яңа альбомнарга күзәтү
МИН СӘХИФӘСЕ ӨЛКӘННӘРГӘ КЕРҮ ТЫЕЛА!!! Биредә без: o Кызыксынулар o Эчке дөнья o Этикет o Тышкы кыяфәт o Мәктәптән тыш тормыш турында сөйләшәбез.
o o Укытучылар һәм әти-әниләрдән сорарга оялган темаларга безнең психологка аноним хатлар язарга була Танылган стилистлар сиңа үз образыңны табарга ярдәм итә
БЕЗНЕҢ БӘЙГЕЛӘР Журналда даими рәвештә төрле өлкәдәге бәйгеләр игълан ителә.
Без бергәләп ниләр үзгәртә алабыз? o o o БДИ билгеләрен һәм аңа мөнәсәбәтне яхшырту Җәмгыятьтә яшүсмерләргә булган карашны “дөресләү” Үзебезне камилләштерү Әти-әниләрне һәм укытучыларны “тәрбияләү” Заманча фикерли һәм эш итә торган бердәм татар элитасын формалаштыру Ә СЕЗНЕҢЧӘ, БЕЗ БЕРГӘ ТАГЫН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ?
Безнең индекс: 73582 Безнең челтрәфон: 8(843)562 -11 -22 Безнең сабын: yalkin@bk. ru Пәрәвездәге куышыбыз: yalkyn. ru


