k_tinchurin.ppt
- Количество слайдов: 49
Вакытсыз сүнгән йолдыз. . . Без Кәрим Тинчуринны күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче, дибез. Бу – хак сүзләр. Мондый энциклопедик храктердагы күпкырлы талантлар гел генә туып тормыйлар, аларны зур тарихы, бай милли культура традицияләре булган халык кына тудыра һәм үстерә ала. Егерме елга якын читләштереп торганнан соң, Кәрим Тинчуринның исеме яңадан кайтты. Бу үзенчәлекле сәхнә каһарманының мирасы белән бүгенге укучыга да якыннан танышырга мөмкинлек туды. Аның пьесалары сәхнәгә менде, әсәрләре төрле тупланмалар, җыентыклар, томнар рәвешендә кат-кат басылып чыкты, К. Тинчурин иҗатына кагылышлы күп санлы фәнни-популяр мәкаләләр, замандашларыбызның истәлекләре язылды, төрле фәнни хезмәтләрдә К. Тинчурин Без К. Тинчуринны күренекле драматург, талантлы артист, режиссёр иҗаты тиешле бәя алды.
Әнисе Мәхмүдә Тинчурина Кәрим Тинчурин 1887 нче елның 15 нче сентябрендә Пенза өлкәсенең Беднодемьяновск районы Белоозерка (Аккүл) авылында ишле гаиләдә туып үсә. Аның әтисе Гали тырыш, урта хәлле крестьян, ә әнисе Мәхмүдә шактый зур укымышлы мулла кызы булган. Тинчуриннар бәет тә чыгарган. Анда турыдантуры Тинчуриннар гаиләсе кешеләренең исемнәре дә әйтелә. Әтисе Гали Тинчурин
Авыл мәдрәсәсендәге укулар талантлы баланы канәгетьләндерми, тормыш авырлыгы да аңа иркенләп белем алырга мөмкинлек бирми, һәм Кәрим 13 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый. Ул Казанга килә. Җәйләрен малайлыкта йөреп, төрле кара эшләр башкарып, акча туплый һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. К. Тинчурин – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте (икенче рәт, уңнан беренче)
К. Тинчурин туган йортны 30 нчы елларда башка авылга күчереп салганнар, ул сакланмаган. Хәзерге вакытта әдип туган йортның нигезе буш, анда сакланып калган иске мәчеттән ерак түгел зур гына бер тал агачы үсә. Аны К. Тинчурин утырткан тал дип сөйлиләр. Аның туган авылыннан 2 километр ераклыкта Татар Шалдавычы дигән зур гына авыл бар. Анда Кәримнең әнисе Мәхмүдә апа туган йортның бер өлеше әле хәзер дә сакланып калган. Шушы Татар Шалдавычында К. Тинчурин мәдрәсәдә укыган. Хәзер бу авылдагы мәктәп К. Тинчурин исемен йөртә. К. Тинчурин туган авылда аның якын туганнары калмаган. Ростов -Дон шәһәрендә Кәримнең энесе Юнысның өч улы – Хәсән, Хөсәен, Әбүбәкер Тнчуриннар яши.
Беренче адымнар Зирәк акыллы, тырыш табигатьле Кәрим мәдрәсәдә уку белән бергә үзленнән дә өйрәнеп, тиздән алдынгылар сафына баса. Әдәбият – сәнгать белән кысыксына, шигырьләр яза башлый. 1905 нче елгы революция чорында Тинчурин шәкертләр арасында көчәеп киткән уяну хәрәкәтләрендә катнаша һәм нәтиҗәдә мәдрәсәдән чыгарыла. Шуннан соң Тинчурин бер Казан баена конторщик хезмәтенә керә. Зур чуалышлардан соң, ул тулысынча демократик яшьләр арасында була, ныклап әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, язучылар, журналистлар, артистлар белән таныша. Аеруча аны әле яңа гына оешып килүче театр кызыксындыра. Тиздән ул үзе дә пьеса язу белән шөгыльләнә башлый һәм 1906 нчы елда аның “Мөназәрә” исемле өйрәнчек комедиясе барлыкка килә. 1910 нчы елда матбугатта аның беренче шигырьләре дә күренә. К. Тинчурин үзенең каләмен проза өлкәсендә дә ынап карый. “Аң” журналында, “Ил” газетасында аның күп кенә хикәяләре басыла.
Әмма театрга мәхәббәт барыннан да өстен булып чыга, сәхнә әсәрләре язуга күңеле күбрәк тарта, өстәвенә, “Сәйяр” труппасының җитәкчесе Г. Кариев та җырга оста, яшь, матур бу егеттә артистлык таланты чаткылары күреп алып, аны театрга эшкә чакыра. Тинчуринның тиздән зур сәхнә таланты ачыла. Труппага керүенең беренче елларыннан ук аңа җаваплы рольләр тапшыра башлыйлар. Сулдан уңга: К. Тинчурин, З. Солтанов, утырган – Г. Кариев.
Талантлы артист Хлестаков ролендә - К. Тинчурин Сәхнәгә ул “Үзбәк” дигән псевдоним белән чыга. Беренче адымнарыннан ук аңа танылган театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам игътибар итә. “Банкрот” (Г. Камал) спектакленә язган рецензиясендә ул К. Тинчурин башкарган Җамалетдин Туктагаев ролен, хәрәкәте, тавышы, сөйләме шулкадәр тормышчан булып, каршыбызда бер артист түгел, бәлки персонаж үзе иде, “бу әфәндедә табигый бер талант барлыгы һәрбер хәрәкәтеннән сизелмештер” дип билгеләп үтә. Болар – К. Тинчурин турында матбугатта беренче тапкыр әйтелгән сүзләр. Шуннан соң Г. Кәрам да, Ф. Әмирхан, Ш. Әхмәдиев, Г. Ибраһимов, Г. Нугайбәк кебек башка тәнкыйтьчеләр дә аның артист буларак үсешен күзәтеп баралар.
К. Тинчурин Октябрьгә кадәрге биш-алты ел вакыт эчендә утыздан артык рольдә сәхнәгә чыга. Г. Камал, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Ф. Сәйфи. Казанлы әсәрләрендә, тәрҗемәләрдән Ф. Шиллер, Н. Гоголь, А. Островский пьесаларында җаваплы рольләр башкара. Озакламый ул иҗади яктан Г. Кариев белән янәшә бара торган артист дәрәҗәсенә күтәрелә.
Тәнкыйтькә игътибарлы К. Тинчурин эзләнә, актер буларак осталыгын камилләштерә бара. Октябрь алдыннан инде ул, Г. Кәрам сүзләре белән әйтсәк, “труппаның иң мөһим әгъзаларыннан” берсе булып җитешә, бигрәк тә тәрҗемә пьесаларында көчле типларны, геройларны “бик яхшы вә максатка якын килеп уйный”.
Режиссёр һәм оештыручы К. Тинчурин татар артистлары арасында Режиссура сәнгатенә К. Тинчурин өлгереп җиткән актёр буларак килеп керә. 1915 нче елның көзендә Г. Кариев “Сәйяр”ны үз антрепризасына күчерергә уйлый һәм шул вакытта труппаның режиссёры В. Мортазин-Иманский Оренбургка күчеп киткәнлектән, ул вакантлы урынны К. Тинчуринга тәкъдим итә. Шулай итеп, булачак режиссёрның тәүге адымнары “татар театры атасы” кул астында эшләнә.
Агымдагы ел К. Тинчуринга драматург буларак та, режиссёр буларак та танылу алып килә. 1916 -1917 ел сезонында ул бер-бер артлы үзе язган “Шомлы адым”, “Соңгы сәлам” драмаларын куя. 1918 -1922 елларда К. Тинчурин күбрәк режиссёроештыручы, Режиссёрҗәмәгатьэшлеклесе, режиссёр-педагог буларак билгеле. Бу чорда ул элеккеге “Сәйяр” труппасы нигезен тәшкил иткән Татар драма артистлары труппасының, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе кул астындагы 13 нче номерлы күчмә драма труппасының мөдире һәм режиссёры, Идел аръягы хәрби өлкәсе Политотделы каршында Самарада оештырылган Татар драма һәм музыка студиясе мөдире һәм педагогы, Оренбургта Г. Кариев хатирәсе труппасының художество җитәкчесе һәм режиссёры. К. Тинчурин – 1 нче рәт, уңнан икенче.
Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая истәлекләреннән. . . К. Тинчурин сәхнәдә еш кына үз дә уйный иде. “Җилкәнсезләр”дә Батырханны уйнады. Хәер, уйнады дип әйтү төгәл үк булмас, ул сәхнәдә яши иде. Образга шулчаклы бирелеп керә, аның чын Батырхан икәненә бернинди шигең калмый. Син дә аңа ияреп онытылып китәсең – Дилбәр булып кына каласың. Аның белән иҗат итүе үзе бер бәхет, бер иҗади рухлану бирә иде. “Җилкәнсезләр” комедиясендә К. Тинчурин ике дөнья вәкилләренең һәлакәтен ачы көлү белән тасвирлый һәм гади, гадел кешеләргә үзенең зур мәхәббәтен белдерә. Безгә, артистларга, “Җилкәнсезләр”дәге күп кенә образларның прототиплары таныш иде. Без аларның күбесен күреп белә идек.
1917 ел.
1. Заһидә һәм Кәрим. 1919 ел. 2. К. Тинчурин (3 нче рәт, сулдан бишенче) сәнгать әһелләре арасында. 20 нче еллар. 3. Режиссер К. Тинчурин (уртада) театр артистлары арасында. 1924 ел.
1922 елның җәендә К. Тинчурин Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Ул кыска гына вакыт эчендә 35 кешедән торган актёрлар составы туплый һәм коллективның 8 исемнән торган репертуарын булдыра. Бу коллектив хәзерге көндә Г. Камал исемен йөрткән данлыклы Татар дәүләт академия театрының нигезе булып тора. К. Тинчурин сәхнә эшчеләре белән. 1930 ел. К. Тинчурин Әстерхан театры артистлары белән. 1929 ел. 30 нчы елларда татар театрына Р. Ишморатов, С. Булатов, Г. Ильясов, Г. Исмәгыйлев, бераз соңрак Ш. Сарымсаков, К. Тумашева кебек яшь режиссёрлар кайта, һәм К. Тинчурин практик режиссура белән шөгыльләнүдән туктый. Аның соңгы эше 1934 елның 23 февралендә Р. Ишморатов белән берлектә куела.
1937 ел.
Күренекле драматург Сәхнә сәнгате белән көндәлек бәйләнеш К. Тинчуринга күптәнге хыялларын тормышка ашырыр өчен, драматургия белән ныклап шөгыльләнер өчен киң юл ача, сәхнә әсәре язу серләрен ул турыдан-туры үз тәҗрибәсе нигезендә үзләштерә башлый. “Мөназәрә”комедиясеннән соң тукталып калган иҗат эшчәнлеге яңадан башланып китә. К. Тинчурин иҗатын ике чорга бүлеп карарга мөмкин: 1910 – 1917 еллар; l 1918 – 1937 еллар. l
Беренче чор иҗаты (1910 – 1917 нче еллар) - 1910 -1911 елларда язылган хикәяләре; “Беренче чәчәкләр” (1913); “Хәләл кәсеп” (1910); “Шомлы адым” (1910 -1912); “Назлы кияү” (1916); “Ач гашыйк” (1916); “Җилкуарлар” (1916); “Соңгы сәлам” (1917). Шулардан “Назлы кияү”, “Шомлы адым”, “Соңгы сәлам” сәхнәдә дә куела. Язылышы ягыннан әлеге әсәрләргә сәхнәчәнлек хас, фикерне сәнгатьчә, театр чаралары белән, актёр уены аша бирү осталыгы нык сизелә. Алар арасында хәзергәчә сәхнәдә сакланып калырдай, хәзер дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр бар. Мәсәлән, “Беренче чәчәкләр” драмасы.
1905 -1907 еллар революциясе башлану , буржуаз-демократик иллюзияләр кырылу, милли азатлык көрәше кичергән кыенлыклар, яңа революцион күтәрелеш башлану, беренче бөтендөнья сугышы алдыннан илдәге тетрәнүләр “Беренче чәчәкләр” драмасы геройлары язмышында чагылыш таба. Драманың герое Хәмит эшсезлектән, халыкка файдасыз яшәүдән котылырга омтыла, университетта укып врач булырга тели, бар сәләтен, көчен чын кеше булуга бирә. Нәкъ менә шушы хыялларын тормышка ашыру юлында герой зур каршылыкларга очрый. Аның бөек максатлары колониаль золымга бәрелеп җимерелә, ниһаять, ул туберкулёздан үлә. Хәмитләр – язның беренче чәчәкләре, әмма “аларга явыз кырау төшкән”.
Асылда шул ук идеяләр, әмма сатирик планда, “Назлы кияү” (1916) комедиясендә дә урын ала. Бу әсәр персонажлары да халыкка хезмәт итү, көрәш, эш турында сөйлиләр. Сатирик характерлы Рамазан, мәсәлән, болай ди: “ Әгәр дә миңа ошаганда уңайсызламасалар, әнкәй, мин берүзем йөз кеше эшли алмаган эшләрне эшли алуыма ышанам”. Үзәк герой Рәшит Уфа ягында туган, Төркестаннан Казанга өйләнергә кайткан, бер ел инде шул теләгенә ирешә алмый интегә, һәр эштә булдыксыз! Аның бу хәленнән төрле авантюрист эшкуарлар, “милләт егетләре” бик оста файдаланып, бар акчасын сыгып бетерәләр. Рәшит – заманының яңа сатирик тибы. Ул чын культурадан, бөек идеаллардан ерак тора. Әмма үзен алдынгы кеше дип саный, хөрмәт итүне дәгъвалый. Шуңа ул көлке хәлдә. Бик күп “тарихлар”дан соң, үзенең асравы Гайнигә өйләнеп кайтып, “назлы егет” финалда дус-ишләрен тәмам “хәйран калдыра”. Авторның уңай карашы курсистка Бибишәрифелхисальга мөнәсәбәттә генә сизелә. Әмма бу кыз да әлеге ялган патриотлар, мода дип исергән мещаннар, төрле типтагы аферистлар арасында көлке хәлгә кала.
“Назлы кияү” спектакленнән күренешләр. (Татар дәүләт академия театры)
Икенче чор иҗаты (1918 – 1937 еллар) - “Йосыф белән Зөләйха” (1918); “Сакла, шартламасын!” (1918); “Тутый кош” (1918); “Казан сөлгесе” (1922); “Зар” (1922 -1923); “Американ” (1923); “Сүнгән йолдызлар” (1923); “Зәңгәр шәл” (1923 -1924); “Җилкәнсезләр” (1926); “Хикмәтле доклад” (1928); “Кандыр буе” (1931); “Алар өчәү иде” (1935); “Мәрҗәннәр” новеллалары (1935 -1937).
“Зәңгәр шәл” (1923 -1924) Әсәр беренче тапкыр 1926 нчы елның 20 нче декабрендә сәхнәгә куела. Газета алдан хәбәр итеп, шундый мәгълүматлар бирә: “Әсәр моннан ике ел үк языла башлаган һәм үткән елгы сезонда уйнар өчен өлгертелгән иде. Ләкин труппаның көче быелгыга караганда кимрәк, кечерәк булганга күрә, уйналмыйча калган иде. . . Әсәр башыннан ахырына чаклы җыр белән бару өстенә, күмәк җыр һәм биюләр булачак. Бу спектакль Дәүләт татар театрының күргәзмә спектакле рәвешендә булачак”.
“Сүнгән йолдызлар” (1923)
Кеше рухы проблемасы К. Тинчуринның мелодрамаларында да үзәккә куела. Халыкта шундый ышану булган: имеш, күктә һәр кешенең үз йолдызы бар. һәрбер йолдыз – кемнеңдер яшәү һәм бәхет символы. Йолдыз сүнү – яшәүнең һәм бәхетнең сүнүе. 1913 – 1914 елгы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән “Сүнгән йолдызлар” драмасында шул мотивны файдаланып, автор халык һәм кеше язмышы, яшәү һәм бәхет мәсьләсен үзәккә куя. Дөньяда һәркемнең гомере бер генә, олы бәхете дә берәү генә. Кешенең шуңа омтылышын, яшәүгә хокукын кисү – зур җинаять. Шул ноктадан караганда, империалистик сугыш, аны кузгатучы һәм дәвам иттерүчеләр – җинаятьчеләр. Драматургның тирән фәлсәфәле бу гуманистик әсәре асылда әнә шул турыда.
“Җилкәнсезләр” (1926) Батырхан ролендә Ф. Колбарисов (1956) Нуретдин ролендә Г. Шамуков (1958)
“Алар өчәү иде” (1935) Татар дәүләт академия театры спектакле
“Казан сөлгесе” Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакленнән күренешләр
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакленнән күренешләр
Оста хикәяче К. Тинчуринның проза иҗатында хикәя-новеллалардан торган “Мәрҗәннәр” әсәре аеруча зур урын алып тора. Биредә без рус-япон сугышы, Россиядәге беренче революция, татар әдәбиятында аз яктыртылган шәкертләр хәрәкәте, Октябрь революциясе, Казанны ак чехлардан азат итү өчен барган көрәш вакыйгаларына кагылышлы күренешләр белән очрашабыз. Һәр новелла билгеле бер дәрәҗәдә төгәлләнгән әсәрне тәшкил итә. Төрле эчтәлектәге новеллалар үзара төп герой Сөләйман образы аша бер җепкә тезеләләр. Нәтиҗәдә күп планлы , күп проблемалы һәм тотрыклы структуралы әсәр барлыкка килә. Әсәрнең үзәгендә “интеллигенция һәм революция” проблемасы ята. Сөләйман образында табышлар, адашулар, газаплы эзләнүләр аша халык бәхете өчен көрәшүчеләр сафына килгән татар демократик интеллигенциясе сурәтләнә.
Кәрим Тинчуринның соңгы көннәре Бу – 1936 нчы ел. К. Тинчуринның эшчәнлеге бу вакытларда күтәрелеш кичерә, үз йөзен ачык билгеләгән иҗат булып таныла. Аңа, сәхнә һәм каләм остасы буларак, инде кайбер йомгаклар ясарга мөмкинлек туа. Аның язу өстәлендә яңа пьеса ята, “Йомгак” исемле. Монда 30 нчы еллар уртасына хас мәсьәлә - колхоз тормышы сурәтләнгән. Эчтәлеге дә көн таләбенә туры килә, пьесаның геройлары да – яңа дәвер кешеләре: парторг, агроном, колхозчы, тракторчы һәм комбайнчылар. Руслар да, татарлар да бар. Бергәләп яңа тормыш коралар. Алар, парторг ярдәие белән, араларына кереп оялаган шпион, троцкийчы, милләтче һәм аның төркемдәшләрен фаш итәләр. Сталин Конституциясен хуплыйлар. Автор фикеренчә, яңа Конституция совет халкының социализм төзү өчен алып барган көрәшенең йомгагы булып тора. . .
Кәрим Тинчуринның соңгы фотосурәте.
Кәрим Тинчурин артыннан 1937 елның көзендә, 17 сентябрь көнне киләләр. Кулга алу турындагы карарда болай язылган: “Тикшерү җыйган материаллар нигезендә, К. Тинчурин түбәндәге хәрәкәтләрдә фаш ителә: ул кулга алынган халык дошманнары Салах Атнагулов, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Гомәр Толымбай, Кави Нәҗми һәм башкалар белән бергә культура-идеология фронтында һәм башка тармакларда корткычлык эше алып бара. . . ” Тикшерү 1 ел 2 айга сузыла. Бу вакыт эчендә, Тинчуринны кулга алганда әле сержант кына булган тикшерүче Гатин эшне тәмамлау вакытына кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитә! 1939 елда, НКВД хезмәткәрләре тикшерү законын тупас рәвештә бозган өчен кулга алынгач, НКВД ның тикшерү бүлеге секретаре күрсәтмәләр бирә. Ул Натинның үзе тикшерә торган кешеләрне кыйнавын гел яшермәве, киресенчә, моның белән масаюы турында әйтә, әмма Тинчуринны күпме генә кыйнаса да, кирәкле күрсәтмәләрне ала алмавын, әдипнең һичнинди гаебен танымавын искәртә.
Тикшерү беткәндә, К. Тинчуринга 7 пункттан торган гаепләү белдерәләр. Менә алар: 1) Татарстанда советларга каршы хәрәкәт итүче буржуаз-милләтче оешманың актив вәкиле була, Совет властен корал көче белән юк итү һәм СССР да капитализмны яңалдан торгызу өчен актив көрәшә; 2) Советларга каршы көрәшнең актив вәкиле буларак, язучылар союзында, культура һәм идеология фронтында астыртын корткычлык алып бара; 3) 1917 елда, вакытлы хөкүмәт дәверендә, “Ил” газетасы редакциясендә эшли, контрреволюцион милләтче буржуазия органы булган бу газетаның редакторы Гаяз Исхаков кулы астында коммунистлар партиясенә каршы көрәш җәелдерелә; 4) 1918 елда Казанда ак бандаларны куган чакта, алар белән бергә Тәтешкә, аннан соң Самарага Г. Исхаков, З. Вәлиди, Ф. Сәйфи-Казанлы һ. б. янына чигенә; 5) буржуаз милләтче, ак эмигрант Г. Исхаков белән хат алыша, аннан ак эмигрантларның “Милли юл” журналын алып тора һәм Советларга каршы көрәштә махсус йөкләмә ала; 6) Япон шпионы Хәсән Исхаков белән бәйләнештә була, аның аркылы театрда куя өчен Германиядәге Г. Исхаковның пьесаларын ала; 7) 1910 елда Казанда патша жандармнары кулына эләгә, алардан татар интеллигенциясе арасында провакаторлык эше алып барырга йөкләмә ала. . .
1938 елның 2 ноябрендә тикшерүче әдипне соңгы тапкыр сорау алуга чакыра. Таләп һаман бер була: ”Контрреволюцион эшегез турында сөйләгез!. . ” Йончып беткән, кыйналган һәм күп кенә мәсхәрәләүләр кичергән драматург үз сүзендә тора: ”Халкым, илем алдында бернинди гаебем дә юк!” – дип кабатлый. Бу эш ТАССР Эчке эшләре халык комиссариатының өч кешелек махсус комиссиясенә тапшырыла. 14 ноябрь көнне (1938 ел) Кәрим Тинчуринны атарга карар чыгарыла. . . Җинаять эшенә теркәлгән акт буенча, хөкем карары шул ук төндә, 1 сәгать 50 минутта җиренә җиткереп үтәлгән. . . НКВД хезмәткәрләре драматургның барлык китапларын кибетләрдән, китапханәләрдән җыеп алалар, пьесаларын сәхнәләштерү тыела. Аның тормыш иптәше Заһидә ханымны эзәрлеклиләр: педагогия институты аны эшеннән куып чыгара, сугыш вакытында Казаннан сөрәләр, шулай итеп, ул фатирын да югалта.
Ниһаять, 1955 нче елның 14 октябрендә әдип тулысынча акланды. Пьесалары яңадан татар сәхнәсенә әйләнеп кайтты. Афишаларда яңадан К. Тинчурин исеме балкый башлады. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры күп еллар буе сезонын К. Тинчуринның С. Сәйдәшев музыкасы белән баетылган үлмәс “Зәңгәр шәл”е белән ачып җибәрә. Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К. Тинчурин исеме бирелде. Бу шатлыклы хәбәр килгәндә, Заһидә Тинчурина исән була– аның күзләрендә шатлык яшьләре җемелди: “Бу көннәрне дә күрәсем бар икән!”– дип тәкърарлый ул.
Бер төркем сәнгатькярләр Заһидә ханымны 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар (1987 ел)
Заһидә ханым истәлекләр белән уртаклаша (1987)
Г. Кариев бүләк иткән алтын сәгать. Театр коллективының К. Тинчуринга бүләге.
К. Тинчурин яшәгән йорт. (Казан шәһәре, М. Җәлил һәм Профсоюз урамнары киселеше) К. Тинчурин яшәгән йорттагы истәлек тактасы
Татар зиратында Заһидә Тинчурина истәлегенә куелган кабер ташы Казандагы Татар дәүләт драма һәм комедия театры К. Тинчурин исемен йөртә.
Кәрим Тинчуринның киң колачлы, зур дәртле иҗади эшчәнлеге сокландыргыч һәм гыйбрәтле. Аның иҗат мирасы татар мәдәнияте үсешендә югары урынны алып тора, әсәрләре сәхнәдән төшми. Презентацияне Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Г. И. әзерләде.
k_tinchurin.ppt