Тын океан
Тын океанга характеристика • Иң тирән океан. • Иң җылы океан. • Үз исеменә карап, тын океан түгел. • Куе океан. • Борынгы океан. • Тын океан ике өлешкә бүленә – төньяк һәм көньяк. • Ул экваторның һәм 180° лы мередианның ике ягына да урнашкан.
Географик урыны
Тын океан ▬ мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре ▬ зур тирәнлекләре, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.
Тын океанның мәйданы Берингова агымыннан алып Антарктида утравына кадәр 178 млн км 2, суның күләме — 710 млн км 3.
Рельеф
Тын океан яткан литосфера плитасы үз чикләрендә башка плиталар белән тәэсир итешә. Тын океан плитасының кырыйлары океанны боҗра кебек әйләндереп алган улакларның тыгыз бушлыгына бата. Бу хәрәкәтләр җир тетрәүләр һәм вулкан атулар китереп чыгара. Монда планетаның атаклы «Утлы боҗра» сы һәм иң тирән Мария иңкуллеге ята.
Тын океанның органик дөньясы
• Тын океанның органик дөньясы үзенең гаҗәеп бай булуы, үсемлек һәм хайван төрләренең бик күплеге белән аерылып тора. Анда Бөтендөнья океанындагы тере организмнар массасының яртысы тереклек итә. Океанның бу үзенчәлеген аның зурлыгы, табигый шартларының төрлелеге һәм яше белән аңлаталар. Тропик һәм экваториаль киңлекләрдәге мәрҗән рифлары янында тереклек аеруча бай. Океанның төньяк өлешендә лосось балыгы төрләре күп. Океанның балык туплана. Монда су массалары бик уңдырышлы, аларда үсемлек һәм хайван планктоны яхшы үсә, ә алар белән анчоуслар (буе 16 см га кадәр җитә торган сельдьсыман балыклар), ставрида, скумбрия һәм башка балыклар туклана.
• • • Монда кошлар: бакланнар, пеликан, пингвиннар балыкларны күп ашыйлар. Океанда китлар, диңгез мәчеләре, диңгез кондызлары (бу ишкәгаяклылар бары тик Тын океанда гына яши) тереклек итә. Умырткасыз хайваннардан мәрҗәннәр, диңгез көньяккөнчыгышында, Көньяк Америка ярларына якын урыннарда, гаять күп керпеләре, моллюсклар (сигезаяк, кальмарлар) күп. Монда авырлыгы 250 кг га җитә торган иң эре моллюск — тридакна яши. Тын океанда, төньяк поляр поястан тыш, калган барлык табигый пояслар да бар. Аларның һәммәсе дә үзенә бертөрле үзенчәлеккә ия. Төньяк субполяр пояс Беринг һәм Охота диңгезләренең кечерәк өлешен алып тора. Анда су массаларының температурасы түбән (-1 ° С ка кадәр). Бу диңгезләрдә суларның актив катнашуы күзәтелә, шунлыктан алар балыкка (минтай, камбала, сельдь) бай. Охота диңгезендә лосось балыклары һәм диңгез кыслалары күп.
• • • Төньяк уртача пояс киң мәйданнарны биләп тора. Ул көнбатыш җилләренең көчле йогынтысы астында, шуңа күрә монда давыллар еш була. Бу поясның көнбатышында организмнарның күп санлы төрләренә иң бай диңгезләрдән берсе — Япон диңгезе ята. Экваториаль пояста, тирәндәге суларның өскә күтәрелүе көчәйгән һәм аларның биологик продуктивлыгы арткан агымнар чикләрендә, балыклар (акула, тунец, җилкәнлеләр һ. б. ) бик күп. Тын океанның көньяк тропик поясындагы Австралия яр буйларында Зур Барьер рифының гаҗәеп табигый комплексы урнашкан. Бу — Җир шарында тере организмнар төзегән иң эре «тау сырты» . Зурлыгы ягыннан аны Урал тавы сыртлары белән чагыштырырга мөмкин. Утрауларга һәм рифларга ышыкланып, җылы һәм тын суларда куак һәм агачлар, колонналар, сарайлар, чәчәк бәйләмнәре, гөмбәләр рәвешендә мәрҗән колонияләре үсә; мәрҗәннәр сыек яшел, сары, кызыл, зәңгәрсу, миләүшә төсендә. Шунда ук бик күп моллюсклар, энәтирелеләр, кысласыманнар, төрле-төрле балыклар яши.
Климат
• • Су массаларының үзлекләре климат үзенчәлекләренә бәйле. Океанның төньяктан көньякка таба сузылган озынлыгы зур булганга, су өстендә уртача еллык температура -1 дән алып +29° С ка кадәр үзгәрә. Тулаем алганда океана явым-төшемнәр парга әйләнүгә караганда күбрәк, шуңа күрә өске суларның тозлылыгы башка океаннардагыдан бераз кимрәк. Сезгә инде билгеле булганча, Тын океан агымнары алар-иың Бөтендөнья океанындагы гомуми схемасы белән ярашкан. Тын океан көнбатыштан көнчыгышка таба бик еракка сузылган булганлыктан, анда киңлек су агымнары өстенлек алып тора. Океанның төньяк өлешендә дә, көньяк өлешендә дә өске суларның боҗра сыман хәрәкәте барлыкка килә.


