Туган көнең белән, сеңелем!.
18 яшь. Саф мәхәббәт Утларында янган чак. Изүләрне ачып куеп Жилгә каршы барган чак. Күңелләрең канатланган, Каннар кайнап торган чак, Былбылларны заказ биреп кенә сайраттырган чак. Гомернең иң гүзәл чагы, Шәп чагы, юләр чагы. Бар гомереңә житәрлек Иттереп гүләр чагы. Сөешеп һәм сөелешеп, Уйнап та көлеп калыйк. Унсигез яшь кабатланмый — Кадерен белеп калыйк. Яшь гомерләр кабатланмый, Бәйрәмнәр кабатлансын. Унсигез яшь — канатлы чак, Жаннарда канат калсын да Давыллар ярып барсын. Гомерләрнең һәрбер көне Бәхеткә алып барсын.
Бүген сиңа 18 яшь тулды Самимилек әле йөзеңдә. Ирешәсе үрләр шундый биек Хыялларың чиксез диңгездәй. Тормыш юлың гел чәчәктән тормас, Авыр чакта, балам, бул түзем Якыннарың белән татулыкта яшә, Истә тотып өлкәннәр сүзен. Йөзеңдәге якты кояш Нурын чәчсен гомер-гомергә Хыялларың белән мөмкинлегең Юллар ярып барсын гел бергә!
Гомер йомгаклары бер урала, Бер сүтелә җилләр иссә дә. . . Йөрәк гел унсигездә кала Яшьләр әллә кая җитсә дә. Карыйм әле үткәнемә Талганчы ике күзем. Йөрәгем кала шул якта Калалмасам да үзем. Вакыт, вакыт, зинһар тыңла мине, Алып кайтчы сабый чакларга. Тик бер көнгә, бер сәгатькә генә Пар канатлы акбүз атларда. Сагындыра Балтач яклары Әткәм-әнкәм нигезе. . . Кайтса икән азга гына Шул балачак мизгеле.
Йөрәк җылың белән, Бишек җырың, белән Күңел кылларымны чирткәнсең. Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Сабый чакларымнан Бу дөньяга гашыйк иткәнсең. Тапкачтын да безне дөньяга Исем бирә әти-әниләр. Исем безгә ныклап берегә Ныгыганчы әле тәпиләр.
Яшьлек, яшьлек! Син-тау гөлләренең Таҗларына кунган таң чыгы. Бик кадерләп саклыйм йөрәгемдә Ләйсән булып сеңгән тамчыңны.
Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән Алтын гомеремне кызганмыйм. Бәхет орлыклары чәчә-чәчә, Сизмәдем дә еллар узганын.
Котлы булсын, Фирая , туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың. Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Туган көндә матур теләк Булсын әле үзеңә: Күктән кояш балкып торсын, Нурлар сибеп йөзеңә. Шаулап чәчәк атып торсын Бакчаларда гөлләрең, Бүгенгедәй ямьле үтсен Киләчәктә көннәрең.
Туган көнең котлы булсын! Бу көн шулай куңелледер Син туганга, Бу дөнья шулай яктыдыр Син булганга. Бөтен җиһан шатлангандыр Син туганда. Тирә-якта һәрчак бәйрәм Син булганда. Бугенгедәй сөйкемле бул! Бугенгедәй бәхетле бул: Җәй гөлләре үскәндә дә, Яз яфраклар ярганда да, Көз җилләре искәндә дә, Җиргә карлар яуганда да!
Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Кайгы чаткылары күрмәсен.