
Интеллектуаль уен.ppt
- Количество слайдов: 25
Тел белгече интеллектуаль уены (9 нчы сыйныф)
Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем!
3 5 4 6 5 5 3 5 6 4 4 5 4 6 3 3 6 3 5 3 3 балл – тестлар. 4 балл – билгеләмәләрне тәмамларга. 5 балл – җөмләләрнең төрен билгеләргә. 6 балл – тыныш билгеләре.
Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара. . . 1) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә 2) тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче) теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
Иярченле кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара. . . 1) ияртүле һәм тезүле юл белән бәйләнгән була 2) ияртүле юл белән бәйләнгән була
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җәмләләр үзара. . . 1) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә 2) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә
Татар телендә иярчен җөмләләрне төркемнәргә. . . 1)теркәгечле яки теркәгечсез булуына карап бүләләр 2) мәгънәсенә һәм төзелешенә карап бүләләр
Синтетик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе 2)кушымчалар, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек
Кемгә әйтсәң , шул барыр. 1)тезмә кушма җөмлә 2)аналитик иярчен ия җөмлә 3)синтетеик иярчен тәмамлык җөмлә 4) гади җөмлә
Баланы үзе сизмәслек итеп сынарга кирәк. 1)иярчен вакыт җөмлә 2) иярчен аергыч җөмлә 3) иярчен рәвеш җөмлә 4) иярчен максат җөмлә
Күпер дә артта калды, инешнең чылтыравы да ишетелмәс булды. 1) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә 2) иярченле кушма җөмлә 3) гади җөмлә
Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 1) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе 2) җыючы теркәгечләр, кушымчалар, санау интонациясе
Саф һава керсен, шуның өчен тәрәзәләрне ачам. 1)иярчен сәбәп җөмлә 2)иярчен вакыт җөмлә 3)иярчен максат җөмлә 4)иярчен күләм җөмлә
Җөмлә эчендә нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Сизелә үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы. 1) өтер 2) ике нокта 3) сызык
Дөньяны үзебез күргән кешеләр аркылы карыйбыз ( ) үзебезгә читтән карарга вакыт юк. 1) сызык 2) ике нокта 3) өтер
Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе -. . . 1)өтер 2)сызык 3)ике нокта куела
Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә ике төрле тыныш билгесе -. . . 1)ике нокта куела 2) өтер һәм ике нокта 3)сызык һәм ике нокта
Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә. . . 1)аналитик иярчен җөмлә 2)тезмә кушма җөмлә 3) синтетик иярчен җөмлә
Батыр бер үлә, куркак мең үлә. 1) санау интонациясе; 2) каршы куючы теркәгечләр; 3) каршы кую интонациясе; 4) җыючы теркәгечләр.
Каты яңгыр яуса да , тузан басылмады. 1) янәшәлек 2) мөнәсәбәтле сүзләр 3) кушымча һәм да кисәкчәсе
Иярчен җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килсә, андый җөмлә 1)иярчен тәмамлык яки иярчен ия җөмлә 2)гади җөмлә 3)иярчен тәмамлык җөмлә
Явым – төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта ( ) ләкин андый җылы көннәр инде бик сирәк була. 1)сызык, чөнки. . . 2)өтер, чөнки. . . 3)ике нокта, чөнки. . .
Ул әтисе чаңгы алу белән мактана. 1) тыныш билгесе куелмый 2) өтер 3) ике нокта
Кулланылган материал: Татар грамматикасы III Синтаксис М. З. Зәкиев, 1999 Презентация 9 , 11 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресләрендә , сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен тәкъдим ителә. • Эшләде: Нурлат шәһәре 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзаева Ләйлә Хабибулла кызы 2015 нче ел
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Интеллектуаль уен.ppt