
Батырлар даны мэнгелек.pptx
- Количество слайдов: 16
Теләче муниципаль районы Олы Мишә авыл китапханәсе Батырлар даны мәңгелек. . . 2014 -2015 Авторы : китапханәче Газизова Рузалия Шамил кызы
Эчтәлек:
* «Батырларның даны мәңгелек…» Проектны тормышка ашыручылар: Проектны эшләүче Проект 2 елга исәпләнелә :
* Проектның проблемасы
* Максаты:
* Бурычлары:
* Мәктәп Китапханә Девиз: Исәннәрнең кадерен бел! Үлгәннәрнең каберен бел! Патриотик тәрбия бирү һәм төрле кичәләр үткәрү Балалар бакчасы
* Олы Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемлеге: Сугыш хәрәкәтендә катнашучылар:
Шәйдуллин Галимулла Шәйдулла улы 1924 нче елда Теләче районы Олы Саурыш авылында туа. Үзенең балалык һәм яшьлек елларын туган авылында үткәрә. 1942 нче елда Совет Армиясе сафларына алына. Ижевск шәһәрендә өйрәнүләр үткәннән соң сугышның алгы фронтына җибәрелә. Ул диңгез пехотасын да хезмәт итә. Галимулла абый ике тапкыр яралана. Госпитальләрдә дәваланганнан соң тагын сугышка китә. Каты сугышларда катнашып Берлинга кадәр барып җитә. Галимулла абыйның сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән күп кенә бүләкләре, мактау кәгазьләре, медальләре бар. 1947 нче елда туган авылына әйләнеп кайта. Бүгенгесе көндә иптәше белән бергә кызлары һәм кияүләре тәрбиясендә яшиләр.
Шәрипов Муса Шәрип улы 1926 нчы елның августында Теләче районы Түбән Саурыш авылында туа. Сугыш башлангач 15 яшьлек Муса абыйга үзенең яшьтәшләре һәм хатын-кызлар белән бергә, ул вакыттагы, тормыш авырлыгын тартырга туры килә. Ул колхозда төрле эшләрдә эшли. 1943 нче елда Совет Армиясе сафларына алына. Ул Мари республикасы Сослангер лагерына эләгә. Монда аңа барлык михнәтләрне дә күрергә туры килә. Ул шунда хезмәт итеп, бары 1946 нчы елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң ул үзенең гомерен трактор белән бәйләп алдынгы тракторист булып лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә малае, килене һәм оныклары тәрбиясендә гомер кичерә.
Габдрахманов Хәбибрахман Габдрахман улы 1925 нче елда Теләче районы Җәнәй авылында туа. Туган колхозында гади колхозчы булып эшли. 1943 нче елда Совет Армиясе сафларына алына. Бер ай өйрәнүләр үткәннән соң сугышның алгы сызыгына җибәрелә. Каты сугышларның берсендә бик нык яралана һәм озак кына госпитальдә дәваланганнан соң туган ягына әйләнеп кайта. Аннан соң ул атлы эштә эшли. Фермада терлекче була, үзенең хезмәтләре өчен төрле бүләкләр белән бүләкләнә. Бүгенгесе көндә Хәбибрахман абый кызы тәрбиясендә гомер кичерә.
Авылдашыбызның батырлыгы белән горурланабыз Мотыйгуллин Габдулла Мотыйгулла улы 1988 нче елда вафат була.
* Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына, Өйрәнгәннәр алар тынлыкка. Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк, Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына. Ул көннәрнең даны мәңгелек!
Батырлар даны мэнгелек.pptx