Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре 19 нчы мәктәп
Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре 19 нчы мәктәп Эзләнү-тикшеренү эше Эшне башкарды: Түбән Кама шәһәре 19 нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Нуриәхмәтова Лилия Раушан кызы Фәнни җитәкче: Түбән Кама шәһәре 19 нчы мәктәпнең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриәхмәтова Римма Закирян кызы Тарихта эзле Баегым! 2017 ел
“Тарихта эзле Баегым” дип аталган эзләнү эшенең Максаты: Үземдә чорны тоемлау хисе формалаштыру, тормыш белән тарихи үсеш арасындагы бәйләнешне аңлату; Туган төбәгемнең чал тарихын өйрәнү, халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу; күркәм шәхесләрне барлау; Эзләнү-тикшеренү аша үземнең интеллектуаль, иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләремне үстерү; Үз-үземне сынарга, җиңү яуларга, җиңелә белергә этәрү. Бурычлары: Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, туган төбәгебезнең үткәнен, тарихын белү, күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү; Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү; Фәнни фикерләү, фикерне исбат итү аша нәтиҗә чыгару. Ойрәнү объекты: Баек авылы.
Кереш өлеш Авыл тарихы – әби-бабаларыбыз истәлеге....................................................5 Беренче бүлек. 1.Чал тарих ни сөйли ...................................................................................6 1.1. Авылның барлыкка килү тарихы. ..........................................................7 1.2. Авылның күренекле кешеләре .............................................................. 9 1.3. Авыл табигате берүне дә битараф калдырмый................................10 Икенче бүлек. 2.Тормыш дәвам итә......................................................................................11 2.1. Әби – бабай яшәгән авылны сагынып кайтам.....................................12 3. Йомгаклау. 3.1. Мин бәхетле бала....................................................................................13 4. Кулланылган әдәбият..................................................................................14 Эчтәлек.
Актуальлеге. Тарихны белү һәр кешенең бурычы. Ул борынгы заманнардан килә.Нәселеңне белү – тарихны белү дигән сүз. Бабаларыңа,телеңә хөрмәт - аны саклауның бер үрнәге, тәрбия чарасы.
М.Мәһдиев Кочагыңда гасырларның серен Тарих итеп язган ташлар бар. Олы Кибәхуҗа Кече Кибәхуҗа Казаклар Һәр авылның аерым китап язарлык үткәне бар, һәр авыл – үзе бер тарих. Әйдәгез, тарих битләренә күз йөгертик әле. Һәрбер төбәкнең үз тарихы бар. Безнең Баек авылының да тарихи үткәне кызыклы һәм гыйбрәтле. Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә син! Син тузмыйсың, байыйсың гына. Баек җирлеге Татарстан Республикасыннан төньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан. Аның составына Баек, Дусай, Сәфәр, Горбуновка авыллары җирлеге керә. Авыл җирлегендә 1870 нче елда 77 хуҗалыкта 358 кеше яшәгән.
Йортлары яңа булса да, минем авылым борынгы. Баек авылына Себер якларыннан Акмәмәт, Бусмөхәммәт дигән кешеләр килеп нигез салган. Авылның иң беренче яшәүчесе Бусмөхәммәт бай булган.Шуның өчен аны Баймөхәммәт дип атаганнар.Аның үлеменнән соң авылга Баек дип исем бирәләр. Гомере буе укытучы булып эшләгән туганыбыз истәлекләреннән: - Табигатьнең гүзәл почмагы – Урал тауларының дәвамы булган калын урманлы таулар, иркен болыннар аларга бик тә ошаган. Ул хәзерге урында булмаган. Башта Сарашлы елгасының хәзерге Башкортстан ягында булган. Маллары күп үлә башлагач, икенче тау башына күченгәннәр. Авыл күп кенә хуҗалыклы, нык авыл булган. Хәзер Баек дип кыскартып әйтелә һәм шул исем белән йөртелә.
Минем әбинең әнисе – карт әби сөйләгәннәрдән: Урын жайлы булу, урман, су якынлыгы кешеләрне үзенә тарткан. Башка кешеләр дә килеп утырган. Ул чорда Сарашлы суы тирән һәм киң булган, тирә-якта урман шаулап торган. Һәрхәлдә, ерак бабайлар истәлекләреннән шулар хәтердә калган. Хәзер елганың суы чыпчык тезеннән генә. Фәнни чыганакларда авыл тарихы ерак Болгар чорларына барып тоташа. Фәнни хезмәтләрдә бу чор Болгар иленең тарихы белән бәйле. Башта Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге Бакалы волостена караган. Авыл 17 нче гасырның башында туган. Мөслим районыннан 38 км ераклыкта урнашкан.
Туган авылым! Туган көнең кайчан? Яшәү синдә кайчан башланды? …Бабайларның кабер ташын Кар-яңгырлар каплап киткән. Тик шулай да ташлар сөйли: Тарих бар ул, тарих исән. Шул ташларны саклап калыйк, Халкым исән калсын дисәк. Халык хәтерен җуйсаң да, ташлар хәтерен җуеп булмый. Авыл уртасында, зур мәйданны биләп торган, авыл зираты бар. Халык телендә бу урынны Иске мөселман зираты дип атыйлар. Бу җирдә 1771 нче елны күрсәткән кабер ташлары әле дә саклана. Борынгы кабер ташы – авыл тарихын өйрәнүдә зур дәлил.
Завод тавы Сарашлы елгасы Башлангычы бик күп чишмәләр, инешләр булып торган Сарашлы елгасы Баек авылының яныннан ага. Елганың икенче ягында Башкорт җирләре башлана. Елганың яр буйларында җиләклекләр, дару үләннәре бик күп. Тагын бер калкулык Баек халкы телендә Завод тавы булып кереп калган. Элек бу тау башында сөт заводы булган. Монда Әби кабере дип исемләнгән чардуган да бар. Чөнки бер әби (исеме билгесез) яшәгән. Ул әби сөт бочкасына төшеп үлгәннән соң, тау аның исеме белән йөртелә башлаган.
Сәлкәй чишмәсе Баек авылы уртасында тирә-юньгә ямь биреп Сәлкәй чишмәсе ага. Ул Сарашлы елгасына барып тоташа. Изге чишмә буларак телгә кереп калган. Халык бу җиргә изге итеп караган. Чишмә әле дә исән, авыл халкы аны карап тора. Чулпан чишмәсе Авылымның икенче ягыннан кечкенә генә чишмә агып ята, аны Чулпан чишмәсе дип атыйлар. Исемсез булып, челтерәп агып яткан чишмә 5-6 ел элек исемле булды. Чөнки авылымның бик матур, медицина училищесында укыган Чулпан исемле кыз вафат булгач, туганнары бу чишмәгә шундый исем бирделәр. Бу чишмәне чистарталар, зурайталар. Шаулап су ага башлый, зур чишмә хасил була. Чулпан хөрмәтенә бу чишмә шулай дип атала башлый.
Баек авылы мәчете - гасыр яшьтәше. Мәчетне авылыбыз уртасында, 1900 еллар башында, авылдашлар үз көчләре белән салдыра. Үзгәреш җилләре исә башлагач, Баек авылы өлкәннәре, авыл советы, мәчетне яңача торгызу артыннан йөри башлый. Хәзерге вакытта мәчетнең исеме – Хәсән мәчете дип йөртелә. Рамазан аенда, мәчеткә манара куела. Ай да үз урынын ала.1990-2010 елларда мәчетебезнең имамы Хәсән абый булды, 2010 елдан имам хатиб итеп Әскат абый сайланган иде. Узган елны вафат булды. Урыны җәннәттә булсын. Авылыбызның берничә эшмәкәре тырышлыгы белән мәчеткә ремонт ясалды. Аллаһ йортына шундый изгелекләре өчен авыл халкы аларга бик рәхмәтле.
Ә хәтер исән: ул үзенең батыр улларын онытмый. Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз Үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге. Шамил Рәкыйпов. Бөек Ватан сугышына авыл җирлегеннән 291 кеше китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 148 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Баек авылы үзәгендә, мәктәп янында - Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл куелган. Ул “Урал” колхозы хисабына төзелгән. Чуен плитәләргә туган җирләре өчен башын салган 148 якташыбызның исем-фамилияләре язылган. Батыр якташларыбызны без беркайчан да онытмыйбыз. Алар истәлегенә чәчәк бәйләмнәре куябыз, Һәйкәл янында чәчәкләр үстерәбез. Һәр язылышу тантанасыннан соң, кияү белән кәләш һәйкәлгә чәчәк куялар. Туган ягымда 6 ир-егетебез Әфган сугышы ветераны: Хурматуллин Ринас, Канделов Илгиз абыйлар – әтинең сыйныфташлары. Без алар белән горурланабыз.
БАЙ ТАРИХЛЫ БЕЛЕМ УЧАГЫ. Авылда беренче мәктәп 1924 елда ачыла. Мәктәптә бер сыйныф була, ул агач өйнең ике бүлмәсенә урнаша. Укыту фәннәр буенча алып барыла. Сыйныфта төрле яшьтәге балалар укый. Анда Вафин исемле кеше укыта. 1940-1941 нче елны җидееллык итеп ачыла.Шул еллардан хәзерге көнгә кадәр 10 артык директор алышынган. Бүгенге көндә педагогик коллектив белән Фәридә апа Әскәт кызы җитәкчелек итә. Азат абый Ганиев – мөгаллим. Иң озак эшләүче директорларның берсе.(1966-1979 нчы еллар). Баек урта мәктәбендә 14 укытучы эшли, 35 укучы белем ала.
МӘДӘНИЯТ. БӘЙРӘМНӘР. ЙОЛАЛАР. САБАНТУЙ-2015
Бу дөнья гыйлем һәм һөнәр аркасында яшәп килер. К. Насыйри. Туган ягым кешеләре яз һәм җәй көннәрендә - игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Озак еллар такта эшкәртү цехы эшләп килә. Моның белән Сайфуллин Рамил җитәкчелек итә. . Авылда ишек ясау цехы бик уңышлы эшли.Төрле яклардан килеп заказлар бирәләр. Моның белән фермер Сахипгараев Ришат җитәкчелек итә.
Әбием, бабаем, аларның өйләре. Әби белән бабай Мөслим районы Баек авылында яшиләр.Бергәләп мал карыйлар, бакчада эшлиләр. Бер – берсенә терәк.
Авылымның күренекле кешеләре – Шәмсия Җ., Габидулла Х., Лилия С., Дәүфит Х., Илүсә Н.
Мөслим районының Мактаулы гражданнары. Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызы – шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Яңа гасыр” ачык типтагы акционерлар җәмгыяте телерадиокомпаниясе баш редакторы. Хамадишин Дәүфит Закирян улы – генерал – лейтенант,Татарстанның атказанган юристы.
Баегыма тагын кайттым әле... Башкортстан яклап таң атты... Әле һаман элеккечә икән Сөн суына коя Сарашлы. Каш өстенә чандыр кулын куеп, Әнкәм тора баскыч башында. ...И әнкәем, ”бәбекәем” диеп, Мәңге шулай мине каршыла! Баегыма тагын кайттым әле... Шәмсия Җиһангирова 27.10.2009
Закиров Хавис Сафа улы – Т.Р. атказанган агрономы. Гаттаров Мирза Бәлүл улы – Т.Р.атказанган агрономы.
Атказанган укытучы – Шәйхәйдәрова Нурсинә Әнвәр кызы.
Хурматуллин Габидулла Әхмәдулла улы– Т.Р.атказанган артисты.
Баек авылында яшәгән Карт әбием – Рәйсә әби. Аның турында: «Сөбханалла! Яшьләргә биргесез!» - дип әйтәләр иде. Узган ел 90 яшендә вафат булды. Гомере буе колхозда эшләгән, колхозчыларга аш пешергән. Шуннан лаеклы ялга чыккан. Үзе чәен кайната, ашарына пешерә, барсына да өлгерә иде. Алай гына да түгел, газета-журналлар да укып, «Беренче канал»да баручы «Федеральная судья» тапшыруын карап бару җаен да таба иде. 90 яшьлек карт әбием. Үзенең озак яшәвенең серен - һаман саен хәрәкәттә булуыннан күрә иде. Халык мәкалендәгечә: “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, - дип әйтергә ярата иде ул.
Баек авылында яшәүче абыйлы – энеле Алмаз, Ринат Сәхипгәрәевләр чеби үстереп, күп кенә табыш алды. Әле каз үстерүче Ирек абыйга Татарстан Республикасы эшкуарлыкны үстерү комитетының эшмәкәрләргә лизинг юлы белән җиһаз сатып алу өчен бирелә торган махсус гранты да бирелде. Авыл халкы аның нигъмәтләреннән ел саен авыз итә. Аларга бик рәхмәтле. Баек авылында яшәүче Хамадишин Ирек гаиләсе шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Алар күрше авылда каз үстерү һәм сату белән шөгыльләнәләр. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзеп, үзләренең җирен эшкәртеп, иген үстерергә уйлыйлар. Аларга уңышлар телибез. ТУГАН ЯГЫБЫЗ ЭШМӘКӘРЛӘРЕ.
Авылда яшәүче Әскәт бабай кызы Фәридә апа гаиләсе шәхси кибет ачып, авыл халкын кирәкле товарлар белән тәэмин итә башлады. Кибетләре бүгенге көндә дә гөрләп эшләп тора. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Гәрәевлар белән Шаһиевлар, Сәйфуллиннар, Сәхипгәрәевлар гаиләсе берлектә крестьян-фермерлык хуҗалыгы төзеп, пай җирләрен үз мөлкәтләре итеп алып, җирләрен эшкәртеп, икмәк һәм печән үстерәләр. Эшләре гөрләп бара.
Хезмәтегездә уңышлар телим, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Файдаланылган әдәбият: 1. Абдуллин Я. Г. Үткәннәр һәм уйлар... – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005. 2. Әхмәтҗанов Ю. Ә. Татар халык ашлары. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1999. 3. Әхмәтҗанов Ю. Ә. Хезмәтем – җан рәхәте. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. 4. “Ирек мәйданы” газетасы. – 7 март, 2008 ел. 5. Кәримуллин Ә. Без тарихта эзлебез. – Казан: Милли китап нәшрияты, 2000 6. “Татарстан яшьләре” газетасы. – 31 март, 2009 ел. 7. “Теләче” газетасы. – 19 март, 2002 ел; 18 сентябрь, 2009 ел; 5 ноябрь, 2009 ел, 27 июль, 2011 ел. 8. Теләче йолдызлыгы: Тарихи-публицистик очерклар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006 9. Фәхретдинов Р. Мондадыр безнең бабайлар: Археолог язмалары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992 10. Хәмидуллин Б. Л. Казан ханлыклары халыклары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2008
27354-lilia_nuriakhmetova_tarikhta_ezle_baegym_33_(1).ppt
- Количество слайдов: 27

