
Кудаш ООШ Память в граните 2 группа.ppt
- Количество слайдов: 19
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КОДАШ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ 2014 -15 нче уку елы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган интерактив уен 1 нче бирем Эшне башкардылар: «Минем авылым» түгәргенә йөрүче укучылар Галиева Эльвина, Закирова Камилә, Нигъмәтҗанова Аделина, Гәрәева Алина, Мияссәров Илназ, Имамова Диана. Җитәкчесе: З. М. Җиһаншина
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Бик күп корбаннар, халыкның аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә илебезгә озак көтелгән Бөек Җиңү килә. Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә 70 нче тыныч яз килә. Сугышның соңгы тавышлары тынганга 70 ел узып бара. Ул көннәр — кешелекнең җуелмас хәтере. Сугышчыларыбызның аяусыз көрәштә кылган батырлыгы бүгенге яшь буынны фашизмны кабатламаска чакыра. Аларның каһарманлыгы Ватанны уяу сакларга өндәүче васыять булып безнең күңелләргә һәйкәлләр аша керә. Һәйкәлләр — халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерүче бер мисал гына.
Бөгелмә тарихы илебезнең Бөек Ватан сугышы тарихы белән нык бәйләнгән. Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре территориясендә Советлар Союзы Геройларына багышланган һәйкәлләр, бюстлар, стелалар, мемориаллар- барлыгы 73 объект бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “ Граниттагы хәтер” интерактив уенының 1 нче биремен алгач, без туган авылыбыз Кодашның иң түрендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлнең тарихын ачыкларга булдык.
Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашларга куелган һәйкәл
Эшебезне максат һәм бурычлар билгеләүдән башладык. Максат: Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга багышланган һәйкәлнең тарихын ачыкларга. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек: 1. Һәйкәлнең тарихын ачыкларга. 2. Аның авторы турында белергә. 3. Эшебезнең нәтиҗәсе турында презентация ясарга һәм музей эшчәнлегендә кулланырга.
Эзләнү барышында түбәндәге эшләрне башкардык: Ø авыл һәм мәктәп китапханәсендәге вакытлы матбугатны күзәттек, интернет сайтларыннан мәгълүмат эзләдек; Ø мәктәп музее материаллары белән таныштык;
Кодаш җирле үзидарә советында, Муса Җәлил исемендәге ҖЧҖ идарәсендә булдык; Ø Бөгелмә шәһәре архивы һәм хәрби комиссариаты белән элемтәгә кердек; Ø авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары белән, төрле елларда партия органнарында, колхоз идарәсендә эшләгән кешеләр белән очраштык; Ø укучылар, ата- аналар, авылдашлардан түбәндәге сорауларга җавап эзләдек: -Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлнең тарихын беләсезме? -Ачу тантанасында катнаштыгызмы? - Һәйкәлдә сезнең якыннарыгызның исемнәре бармы? - Гаилә альбомыгызда һәйкәл белән бәйле фоторәсемнәр бармы? Ø
Кызыклы очрашулар
Кодаш авылы фронтка үзенең арсландай 300 кешесен озата, шуларның нибары 130 ы гына туган якларына исән-имин әйләнеп кайта. 170 авылдашыбыз сугыш кырларында ятып калган. .
Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл 1976 елның җәендә куела. Ул Муса Җәлил исемендәге колхоз инициативасы . белән башкарыла. Иң беренче бу мәсьәлә колхоз идарәсе утырышында карала. Бөгелмә районы партия башкарма комитеты һәйкәлне Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренең сәнгать остаханәсендә ясатырга тәкъдим итә. Сөйләшү өчен колхозга вәкилләр чакырыла. Һәйкәлнең бәясе 7000 сум тора. Килешүгә Муса Җәлил исемендәге колхоз рәисе Абдуллин Өлфәт, баш бухгалтер Галиуллин Закуан Галиулла улы кул куя. Сөйләшүдә шулай уку парторг Госманов Фәндәт Галиулла улы, Кодаш авыл советы рәисе Мияссәров Гыйлемхан Мияссәр улы да катнаша.
Рәсемдә (сулдан уңга): арткы рәттә 5 нче- Кодаш авыл советы рәисе Мияссәров Г. М. , аның янында Муса Җәлил ис. колхоз рәисе Абдуллин Өлфәт һәм парторг Госманов Ф. Г. . 1976 нчы ел Муса Җәлил исемендәге колхозның баш бухгалтеры Галиуллин Закуан Галиулла улы
Һәйкәл янындагы ике стелага туган ил өчен һәлак булган 166 кешенең фамилиясе язылган. Аларны өй рәтеннән сорап йөриләр, шулай ук хәрби комиссариаттан да исемлек алалар һәм чагыштырып чыгалар. Аннан гына гранитка яздыралар. Һәйкәлне урнаштырганны хәтерләсәләр дә, ачу тантанасын беркем дә хәтерләми. Батыр якташларыбызның истәлеге мәңгеләштерелгәннән соң, һәр Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янында митинг үткәрү, веноклар һәм чәчәкләр кую традициягә әйләнде.
1985 нче ел-Бөек Җиңүнең 40 еллыгы
1995 нче ел- бөек Җиңүнең 50 еллыгы
2014 нче ел- Бөек Җиңүнең 69 еллыгы
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына, Өйрәнгәннәр алар тынлыкка. Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк, Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Кайтмаганнар Уйда сакланалар, Җырда ятланалар Кайтмаганнар. Һәйкәл булып басты Кайтмаганнар. Баш иябез сезгә, каһарманнар!
Кызганычка каршы, без алдыбызга куелган максатларның барысына да ирешә алмадык , чөнки кайбер сорауларга җавап бирелмәде. Эшебездә күбрәк истәлекләргә таяндык, ә менә аларны раслардай документлар табылмады. Һәйкәлнең скульпторы кем икәнен белә алмадык. Бу турыда бернинди дә мәгълүмат юк. Колхоз, авыл советы, шәһәрнең үзәк архивында да безгә ярдәм итә алмадылар. Киләчәктә эшебезне дәвам итәргә уйлыйбыз, бәлки бу сорауларга ачыклык керер.
Кудаш ООШ Память в граните 2 группа.ppt