Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләр
• Сыйныфтан тыш чараларны сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерә. • Укыту - тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. • Сүзгә сак караш һәмсөйләм осталыгы тәрбияләнә.
Мәктәптә татар теленә бәйле сыйныфтан тыш эшләр. Сыйныфтан тыш эшләрнең төрләре: – туган тел түгәрәге, тел бәйгесе, татар теле атналыгы, айлыгы, әдәбимузыкаль кичәләр, викторина, конкурс, диспут, лингвистик КВН, брейн-ринг, олимпиада, тел сөючеләр клубы, радиотапшыру, иҗат күргәзмәләре оештыру һ. б. ; – әдәби газета, бюллетень, журналлар чыгару, кулъязма альбом төзү, рефератлар язу һ. б. ; – өстәл уеннары: грамматик лото, домино уйнау, башваткычлар чишү һ. б.
Кичәләр Аларны оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу чаралар укучыларда белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр, киң күзаллау булдыруга ярдәм итәләр.
Телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф –гадәтләре, йолабәйрәмнәре белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү һәм , иң әһәмиятлесе, аралаша белергә өйрәтү максатыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты атналыгы зур әһәмияткә ия. Ул, гаять тантаналы, күтәренке шартларда бәйрәмчә үткәрелә. Атналык башланыр алдыннан, мәктәп залы игътибарны җәлеп итәрлек белдерү, татар язучыларының тормыш һәм иҗатын чагылдырган таблица-плакатлар, төрле башваткычлар, ребус, кроссвордлар белән бизәлә. Күрсәтмә әсбапларның күп һәм төрле булуы укучыларны әлеге чара белән кызыксындыруда һәм аларның төрле чараларда актив катнашуларына ирешүдә ярдәм итә. Беренче көннән соңгысына кадәр, татар көйләре һәм җырлары яңгырап тора, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйнала.