Сыйфат ( тат. подгруп., рус.подг.).pptx
- Количество слайдов: 8
Сыйфат дәрәҗәләре
Сез белергә тиеш: -сыйфатның морфологик үзенчәлекләрен - сыйфат дәрәҗәләрен.
Сыйфат 1. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала. 2. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Мәсәлән: Кичке тапшыру башланды җөмләсендә кичке - сыйфат, тапшыру - сыйфатланмыш. 3. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аеыргыч һәм хәбәр булып килә: Салкын кыш килде. Бүген көн салкынча
Сыйфат дәрәҗәләре Дәрәҗәсе Гади дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе Нәрсәне белдерә Предметның гадәти( төп) билгесен белдерәләр Бер предметнтагы билге күләме белән чагыштырганда, я артыграк, я азрак Бер предметтагы билге күләменнән башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә Предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә Ясалу юллары -рак, - рәк кушымчалары ялгап 1. Сыйфатның 1 нче иҗегенә җайлаштырып көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә 2. иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән 3. бер үк сыйфатны кабатлау аша -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә Мисаллар соры бүре, караңгы төн салкын+раксалкынрак, чибәр+рәк-чибәррәк 1. Ямь яшел, капкара 2. Иң тиз, дөм сукыр 3. Чибәрнең чибәре, зурның зурысы яшел+келт, яшькелт, ак+сыл, -аксыл
Синоним һәм антоним сыйфатлар 1. Мәгънә төсмерләргә үзгә булса да, бер уе төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур, эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б. 2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белднрә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур-ямьсез, эшчән-ялкау, батыр-куркак. 3. Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сүрәтләргә ярдәм итә.
Сыйфатларның ясалышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар. 1. Ясалма сыйфатлар күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалар ялганып ясалалар. Мәсәлән: эш (исем) + чән (кушымча) – эшчән; оял (фигыль) + чан (кушымча) –оялчан, ямь (исем) + ле (кушымча) – ямьле, кыш (исем) + кы (кушымча) – кышыкы. 2. –лы, -ле, -сыз, - сез; -гы, -ге (-кы, -ке); - чан, чән; -ык, -ек, -к; -ынкы, -енке; -гыч, -геч; -лык, лек – сыйфат ясагыч кушымчалар.
Күнегүләр 1. Текстны укыгыз һәм сыйфат дәрәҗәләрен кулланып диалог төзегез. Бадминтон - мавыктыргыч уен. У л теннис, волейбол һәм җиңел атлетиканың аерым элементларын берләштерә. Уен гадилеге белән һәркем өчен кулай. Бадминтонны әкрен генә дә да уйнап була. Спортньң бу төре белән шөгыльләнү буыннарны ныгыта, түземлелек тәрбияли, көч тупларга булыша. Спортчылар әйтүенчә, бадминтон уйнаганда теннис уйнагандагыдан өч тапкыр күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Россиядә бадминтон 1957 нче елда Мәскәүдә үткән Яшьлэрнең студентларның бөтендөнья фестиваленнән сон киң тарала.
2. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез. Танылган спортчы; дан казынырга; атказанган спорт мастеры; җиңү яуларга; лаек булырга; халакара ярышлар; спорт төре; физик тәрбия укытучысы; Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрылыгы. 3. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Ап-ак кар; эреле-ваклы савытлар; сөйкемле кешеләр; иң югары урын; алтынсу күбәләкләр; рәсми мәгълүматлар; рухи сүзләр; җыйнак җөмләләр; ихтирамлы шәхесләр. 4. Яхшы кешеләрне характерлый торган тагын нинди сыйфатларны беләсез? Өстәп языгыз. Мөрхәмәтле, миһербанлы, киң күңелле, ихлас күңелле, зирәк, ярдәмчел, уңган. . 5. Сыйфатлар кулланып яраткан китабыгыз турында языгыз.
Сыйфат ( тат. подгруп., рус.подг.).pptx