shi'r.pptx
- Количество слайдов: 18
[Совет чорында дини шигърият] Әлфрид Бостанов European University at St Petersburg / Universiteit van Amsterdam
Төп фикерем: Совет заманында югары дини әдәбият юкка чыкмады. Киресенчә, билгеле даирәләрдә төп традицияларны саклап, эчтәлеген замана шартларына туры китереп, ул үсеш тапкан. Гомүмән, дини шигърият ул вакытта мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә: Язучылар Берлегенең “рәсми әдәбият”тан аермалы буларак, дини шигърият гарәп язуыннан баш тартмый, дини үзаңны беренче планга куя һәм татар әдәби традицияләрен дәвам итә.
Шигъриятнең төрләре: - Тәрҗемәләр (Мөкәрәмә Вәлиева, Барда авылы, 1945) - Автобиографик, көндәлек шигырьләр (XX гасыр башында – Газиза Сәмитова (Хаҗи Тархан), сугыштан соң – мөфти Габделбари Исаев (Уфа, Ленинград) - Бәхес (рәддия) шигырьләре (Гөмәр Дашкин, Әләзән авылы) - Хәбсият шигърияте (Хамза Торушев) - Суфичылык (Кыяметдин әл-Кадыйри)
Кызык өчен яздым: Кайтып җиттең илләргә // Туган-үскән җирләргә Ләкин шунысы гына авыр – // Якынлаштык гүрләргә. Танышлар да калмаган // Кемгә сәлам бирергә Исәнлекне белү өчен // Беркем килми күрергә Гомерләр байтак үткән // Замандашларым беткән. Шулай булгач, нишләргә соң // Безгәдә вакыт җиткән Бар да яңа халыклар // Һич танышлар калмаган Гомерем, узгансың, сизмәдем. // Вәт бит ничек алдаган! Хәерле булсын, дидем // Узганы узган инде Син дә юлга чыгарга // Тизрәк сызган инде. Тәһарәтең дә алган // Тик күз йөмасың калган Нинди оста алдады // Ич бу дөнья бит ялган Габделбари Исаев, 29 декабрь 1977 нче ел. Бу шигырьне бер минутта чыгардым.
Тыш якты, эче ялган // Булып йөргән залимнәрдә. Белә микән бу галимнәр // Кыямәтне киләчәген? Исең киткеч гаҗәп хәлләр // Үтеп китте гомерләрдә Хода хозурында, мәхшәрдә // Ничек җавап Ничә төрле фикерләр кермәде безнең күңелләргә // бирәчәкне? Каюлар әйтә: «Мин изге» , Үлеп китсә бу дөньядан // Галим булган икейөзле, Ә башкалар: «Явыз» , - дип // Шулай алар талашалар, Кыямәттә кубарылыр // Ишак сыйфат кара йөзле. Гомерне уздыралар тик // Фикерләре үтә ханән, Ник аңламыйлар, белмиләр // Юлына һич кермиләр Гафил булма, әй галимнәр, // Әҗәл килеп тотачак бер, Менә шундый тәрәккыйсез // Таралашкан Исә алмаган фани дөнья // Күкрәк кереп ютачак бер. дәверләрдә, Килеп җитәр Хода әмере, // Менә шунда ачылыр йөз. Каюлары һәлак булып, // Кереп китте каберләргә. Нурын арттырыр иманлы, // Кара булыр мөнафыйкъ Болар бар да галимнәрдер - // Рәсүл, Хода йөз. варисләре, Талашу да, таралышу - // Карап торсаң, бар эшләре. Ләкин дөнья ирек бирмәс // Галим булган залимнәргә. Гомерләр үтәдер бушка, // Фикерләр килмидер Хакыйкатен ачу өчен, // Җибәрде ир бу илләргә. башка, Әсәр итми хәдис, Коръән, // Чын әйләнгәч караташка. Җиһанга тугды чын тугры // Өйрәтүче Хода хөкемен. Теләсә нәрсә эшлибез. // Ходаның әмере безгә ни? Мөселманнар өчен якты, // Сәгадәтле, гали бер көн. Чапан, чалма киеп тештәр, // Эченнән алдаган мулла Кая хаклык, кая инсан? // Бар бездә ике яклы. Җәһәннәмгә туры китте, // Гомергә калачак шунда. Күз алдында җылап, алдап, // Ышандыру Мөселманнар, кардәшләр, // Тугры китик без халыкларны. Менә шулай әзерлибез // Җәһәннәмгә азыкларны. ихсанга, Мөселманның йөзен җырту, // Гаепләшеп сөйләү, Дога итик дөрес варис // Булып килгән бу инсанга. хурлау, Үзен үзе «шәех, суфый» // Дигән исем белән зурлау. Бу гадәтләр барысы да // Имамнарда, галимнәрдә. Мөхәммәдия көенә
Хәбсият шигърияте
shi'r.pptx