Шарифуллина Суфия Ибрагим кызы Башлаган һәр
Шарифуллина Суфия Ибрагим кызы Башлаган һәр яңа эшең Син теләгәнчә барсын Гомереңнең хәрбер көне , Туган көн кебек булсын
Кем күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы, ягымлы? Шатлыкларын башкаларга бүлеп, Кайгыларга түзем , сабырлы? Кем елмая җәйге таң аткандай, Балкып китә шундук тирә-як? Нәфислеге гөлләр сокланырлык, Көләчлектә аңа тиңнәр юк? Кем куллары өйне, җирне ямли, Изгелеге үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы. Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!
55 ел узып киткән Сизми сизелми генә 60 ел узып киткән Тормыш юлың синең кебек Сизми сизелми генә Матур үтәр кем генә. . . Тормыш юлың синең кебек Матур үтәр кем генә. . .
Йөгерек дулкыннардай ашыгасың Тукталмыйсың хәтта беразга. . . Ашыкмачы, зинһар сабый чагым, Калчы әле, тагын беразга (ПЕД училищены тэмамлаганда 1970 ел)
Шомырт, шомырт, кара шомырт! Синең зәнгәр күзләрең Исемдә сакланалар шул Кочаклап үбүләрең
Ходай биргән мәхәббәтне . Исеңдә калдыр, кадерлем, Чит-ятлардан якла син. Кабатламам яңадан: Гашыйк итә алдың мине, Бөтен җаным тәнем белән Гашыйк итеп сакла син! Мин сине бик яратам
Син тугач та таңнар аткан , Кояш яктырып көлгән. Нәни кошчык тәрәз чиртеп: “Кызыгыз туды-!” дигән
Балалар үстергән чаклар бервакыт кына Канатлар яңарткан чаклар бер вакыт кына Күкләрдә кошлар оча бер вакыт кына Зур тормышлар кочкан чаклар бер вакыт кына Алма кебек матур чаклар бер вакыт кына
Назлар өчен сине җилләр исә, Күрер өчен сине таң ата. Әллә ходай бирде сине миңа, Әллә мине сиңа яраткан.
Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә Эх, шуларны тотып аласы. Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул Яшь коенчә килә каласы!
Батыр булып үс, балам, Җитмеш дәрья кич, балам. Җитмеш юлның төенен Акыл белән чиш, балам. Дөнья ямьле булсын өчен-әни кирәк!
Бала-җаның, Бала-уртак каның- Буыннарга барыр киләчәк. Бала- назың, Бала –гүзәл язың, Бала ачылачак ут чәчәк.
Әй, туганнар, беләсезме? Җир шары бит түгәрәк. Шул түгәрәк эчләрендә, Яшәсәк иде бергәләп.
Тышкы матурлыклар төссезләнә, Сизелмәсә рухи матурлык. Ә ул сездә икесе дә мулдан, Пакълегеңә шаклар катырлык.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен Ничек кенә табыйм сүзләрен. Менә бүген чәчәк бәйләменең Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
Бүген сиңа бәхет тели Кызларың — йолдызларың, Кияүләр, оныкларың, Дус-ишләрең, якыннарың, Барча-барча туганнарың, Кода-кодагыйларың.
Бергә уздык тормыш сукмакларын, Бергә уздык кышын, язларын, Бергә тойдык язмыш салкыннарын, Бергә сиздек җылы назларын.
Гомер буе язсын иде безгә , Әти- әни диеп дәшәргә. Кайгы –хәсрәт күрми, шатлык белән Бергә-бергә озак яшәргә.
Безне әле яңа таңнар көтә , Барыр юлга киртә куймаган. Яшик , килендәшләр, якты дөнья –бездән, Без дөньядан әле туймаган.
Мин сезне кунакка чакырам Килмичә калмагыз, мин көтәм Утырыйк сөйләшеп, гөрләшеп. Без моңлы җаннарга шул җиткән
Бу көн шулай күңелледер Син туганга, Бу дөнья шулай яктыдыр Син булганга. Бөтен җихан шатлангандыр Син туганда. Тирә-якта хәрчак бәйрәм Син булганда. Бүгенгедәй сөйкемле бул! Бүгенгедәй бәхетле бул: Җәй гөлләре үскәндә дә, Яз яфраклар ярганда да, Көз җилләре искәндә дә, Җиргә карлар яуганда да!
Әле дөньяда, бар бит әнкәйләр. Сакларга кирәк безгә аларны, Картаймасыннар мәңгегә алар, Әнкәйләр безнең тормышның яме.
Июнь аенда туганнар Безнең өчен якыннар Безнең Суфия апа юбиляр Чынлап әйтәбез бу шулай!
Ихлас күңелдән котлыйбыз Иң-иң изге теләкләр Озын булсын гомерләр Тыныч булсын куңелләр!.
Тормышның иң ямьле чагы 60 яшь ул аз әле Алда әле күпме шатлык Күпме бәхет наз әле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен. Гомерең матур узсын, Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен; Йөзең һаман аяз, көләч булсын, Күзләреңнең нуры сүнмәсен. Без телибез сиңа зур бәхетләр, Күтәренке булсын күңелең Матур яшә, картаюны белмә, Гел шатлыктан торсын гомерең. Синнән күчкән яктылыктан Нур сибелә тирә-юньгә. Кайгы-хәсрәт күрми генә Яшик шулай бергә-бергә.
Ак чәчәкләр аткан бакчалардан Гөлләр өзмим, шиңәр, беләсең. Бу җырымны сиңа багышладым, Бүләк итеп килә бирәсем.
Җаның тәнең биреп Эшләр эшең булса Ә яныңда таянырлык Тугры дусларын булса! Иң зур бәхет менә шул Ул дөньларда!
Минем эш урыным!!!
Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар сүнмәсен. Бүгенгедәй шат елмайган йөзең Кайгы чаткылары күрмәсен.
Туган көнең котлы булсын, Озын булсын гомерең. Мәңге яшь бул хисләреңдә, Картаймасын күңелең.
Уен-көлке өзелмәсен, Сыйлы табыннарыңда. Жәй урталары гына бит Гомер календареңда
Шатлык тулы якты көннәр Сиңа гел юлдаш булсын, Бүгенге матур мизгелләр Гел кабатланып торсын! Күңелең - гел игелектә, Сокланып һич туймыйбыз, Юбилей-бәйрәмең белән Чын күңелдән котлыйбыз
Һәр көнең дә синең матур булсын, Сулмас гөлдәй яшә чәчәктә, Нурлы күзең, якты йөзең өчен, Тост күтәрик – яшә бәхеттә!
Туган көнең, туган көнең Күңелеңә дәрт өстәсен. Синең һәрбер туар көнең Сипсен бәхет көлтәсен.
Аккан чишмә төсле челтер- челтер, Гомер ага, исең китмәсен. Бәхет-шатлык, саулык-мәхәббәтең, Шул чишмәдәй аксын , кипмәсен.
Күрмә кайгы, белмә хәсрәт, Шатлан да, Син, көл дә, Син; Мәңге яшь булсын йөрәгең, Картаюны белмәсен.
Менә килеп җитте инде, Синең юбилеең да. 60 яшь уен түгел, Яңа тормыш алдында. Яңа тормыш җитте диеп, Син алай да курыкма! Синең өчен янып торган Дусларың бар яныңда.
Бүләк булып барсын җырым Синең туган көнеңдә, Ак теләкләр кушып бирәм Ак гөлләр бәйләменә
Иске Роман авылы хоккей командасы Суфия Ибрагимовна, сезне чын кунелдән тәбрик итә! Гомер узды, үткәннәрдән Истәлекләр калсын нибары. Көтелмәгән бәхет китерсен. Сиңа калган гомер юлларын.
Кадерле Суфия Ибрагим кызы ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме. Сезне олы бәйрәмегез– 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы- хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, Картаерга һич тә ашыкма! Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Изге теләкләр белән Иске Роман авыл жирлеге коллективы!
улсын д аш б а юл да. кын рың У ңыш юлла л е бул сы әхет Бара әт бул, б да. С әлам лларың яшә, е и Т у асы белм чеңдә. ырун н үз кө үрү Ав ама к h Бул исән-и мин дә. Си не ң өчен б езне Бәхет
Презентация Суфия.pptx
- Количество слайдов: 42

