Без сугышны онытмадык 2010 (2).ppt
- Количество слайдов: 39
СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК.
Без сугышны әле онытмадык. . .
1 нче ел. 22 нче июнь. Фашистик Германия Советлар Союзы ерткычларга һөҗүм итте.
• Татарстаннан 560 меңнәп кеше, илебезне саклау өчен , Бөек Ватан сугышына китте. • Мөслим районыннан – 8140 , җирлегебездән - 437 кеше.
Ленинград шәһәрендә сугыш
• Совет халкы 1418 көн һәм төн Гитлер фашизмына каршы азатлык сугышы алып барды.
Курск шәһәрендә сугышлар
Брест крепосте
Брест крепосте. “ Хатынь “ мемориаль комплексы
• Бу сугышта 27 миллионнан артык Совет кешесе һәлак булды. • 1710 шәһәр җимерелде , 70 меңнән артык авыл яндырылды. • Һәркөнне 14104 кешенең , Һәр сәгать саен 588 кешенең гомере өзелде.
• Мөслим районының Иске Карамалы җирлегеннән 308 кеше һәлак була , хәбәрсез югала.
• Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз сугыш вакытында тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәтте. • Йөздән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. Мөслим районының өч сугышчысы бу дәрәҗәле исемгә лаек булды.
• Маннанов Илдар Маннан улы. • 1941 нче елның августында Бөек Ватан сугышыда 127 нче артиллерия полкында туп коручы Маннанов Тигвил (Ленинград өлкәсе) янында зур батырлык күрсәткән. Расчетта исән калган бердәнбер кеше буларак, сугышны дәвам иткән һәм дошманның берничә танкын яндырган. Советлар Союзы Герое исеме 1941 нче елның 17 нче декабрендә бирелгән.
Илдар Маннанов
• Вәҗетдинов Гыймаҗетдин Вәҗетдин улы 1939 -40 нчы елларда совет-фин сугышында катнаша. Киеренке сугышлар вакытында , пулеметтан атып , дошманның ике ут ноктасын юк иткән. Ротага хәрби бурычын үтәргә мөмкинлек тудырган. Үзе шул көнне сугышта һәлак булган. • 1940 нчы елның 21 нче мартында аңа Советлар Союзы герое исеме бирелгән, Ленин ордены белән бүләкләнгән.
• Днепров Петр Алексей улы. • 44 нче гвардия танк бригадасының батальон командиры урынбасары гвардия капитаны П. Днепров Польша җирендә зур батырлык күрсәтә. 1945 нче елның 1418 гыйнварында бригаданың разведка отрядына җитәкчелек итә. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 27 нче февралендә бирелә.
Ветераннар, ветераннар Сезгә хөрмәт, ихтирамнар. Сез булганга матур булып, Алсу булып ата таңнар.
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу безгә бүгенге көннең кадерен белергә ярдәм итә.
Ветераннар алдында сынатмыйк !
Хәзерге көндә исән ветераннарыбыз: • Разиев Шәрипҗан Талип улы • Ходжанов Зиад Ходжа улы • Исламов Хөҗҗәт Фәхреслам улы
• “Батырлык ул – рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләрдән мәңге җуелмас”. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев.
• 9 нчы май – Бөек Җиңү бәйрәме. Яудан кайтмый калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында “Батырлык” дәресе.
• 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Һәр елда егетләр хәрби әзерлек буенча үз белемнәрен сынап карыйлар.
Без - булачак солдатлар!
• Сугыш - кешелек өчен зур фаҗига. Һәр сугыш үлем, бәхетсезлек, ятимлек китерә. Сугыш кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен!
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮГӘ – 70 ЕЛ
Без сугышны онытмадык 2010 (2).ppt