Пар аккошлар.pptx
- Количество слайдов: 20
Пар аккошлар!
14 февральдә бәйрәм ителүче Изге Валентин – Гашыйклар көне безнең бәйрәмнәр календарендә бер серле, ләкин шулай да үзенчәлекле дата булып төпләнеп калды. Без үзебез дә, Ташкичү авылы структура бүлегендә бу бәйрәмне һәр елны билгеләп үтәбез. Парлыларга чакыру таратабыз, өлтәл әзерлибез. Бәйрәм барышында төрле уеннар уйныйбыз. Матур җырлар белән бәйрәм кичәсе бик күңелле үтә. Бу бәйрәмне без “Пар аккошлар”, дип атадык.
Моннан 30 ел элек безнең илдә әлеге бәйрәмне бар дип тә белмиләр иде. Гашыйклар көне Рәсәйдә бәйрәм буларак кабул ителә башлагач, бу бәйрәм безгә бераз сәеррәк булып тоелды, чөнки моның ише бәйрәмнәр безнең татарлар өчен бөтенләй хас булмаган. Сәбәбе нидә икән? Татар кешесе электән үк сөйгән ярына йөрәк серләрен кайнар мәхәббәт сүзләре аша белдермәгән, “мин сине яратам” дип кычкырып торучы, модага кергән йөрәк формасындагы төрледән-төрле открыткалар бүләк итү турында әйтеп тә торасы юк. Беренче тапкыр мәхәббәт хисе турында без Хәлил белән Галиябану кебек геройларның мәхәббәт тарихыннан белдек. Исегезгә генә төшерегез, татар язучылары тарафыннан язылган роман-повестьләрнең төп геройларына гадәттә тыйнаклык, оялчанлык, хыялланучанлык кебек сыйфатлар хас иде. Алар сөйгән ярларына мәхәббәтләрен күз карашы, елмаю, назлы җырлар аша белдерергә тырышты. Бәлки шуңадыр, ачык формада хисләрне белдерергә ярдәм итүче Изге Валентин бәйрәме безнең халкыбызга чит бәйрәм булып тоелган, ә кемдер хәзер дә аңа артык әһәмият бирми.
Пар аккошлар.pptx