ОГЭ-2013.pptx
- Количество слайдов: 23
ОГЭ-2013 A һәм В биремнәрен үтәү тәртибе Автор: Тимергалиева Э. В.
А биремнәре A 1 -A 7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә алыгыз.
А 1 биреме Сингармонизм законына буйсын. МАган сүзне билгеләгез. Укучы нәрсә белергә тиеш? Сингармонизм законы 1 төре – рәт гармониясе, 2 төре – ирен гармониясе
Сингармонизм - сузыклар гармониясесузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о], [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе. Рәт гармониясе сакланмаган очраклар: кушма сүзләрдә; алынма сүзләрдә; кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә; -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.
Сингармонизм законы 1 төре 2 төре рәт гармониясе (арткы) рәт гармониясе (алгы) бар-а-лар-мы кил-ә-ләр-ме Ур-ман-нар- Күл-лә-ре-без да-гы-лар-гә ның Ирен гармониясе коры – [коро] борын – [борон] көзге – [көзгө] соры – [соро]
А 2 биреме Янгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез Укучы нәрсә белергә тиеш? Тартыклар таблицасын ятларга
Тартык авазлар таблицасы Яңгы рау б в г гъ з д ж җ Саңгы п ф к къ с т ш ч ц щ х һ һәм зә рау Сонор (парсыз яңгырау) л м н ң й р w
А 3 биреме Әйтелеше белән язылышы туры кил. МӘгән сүзне билгеләгез Укучы нәрсә белергә тиеш? Сингармонизм законы Ассимиляция: унбер- [умбэр] менгәч – [мэңгәч] күзсез – [күссэс] Редукция: урыны – [урны]килене – [килнэ] Элизия: кара урман – [каруман] килә иде – [киләйдэ] туры урам – [турурам]
А 4 биреме Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар? Укучы нәрсә белергә тиеш? Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр Фразеологик әйтелмәләр
А 5 биреме Синонимнар рәтен билгеләгез Укучы нәрсә белергә тиеш? Синонимнар - мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр. Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме. Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз. Синонимнарның төрләре: - идеографик синонимнар; - стилистик синонимнар; - эмоциональ-экспрессив синонимнар; - абсолют синонимнар.
А 6 биреме Бирелгән жөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.
А 7 биреме Күрсәтү алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез Алмашлык -исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар. Төркемчәләре: - Зат алмашлыгы: мин, син, ул, без, сез, алар - Күрсәтү алмашлыгы: бу, теге, әнә, менә, шул, шундый - Билгеләү алмашлыгы: үз, барлык, бөтен, һәммә - Сорау алмашлыгы: барлык сорау сүзләре - Юклык алмашлыгы: һичкем, һичбер, бернинди, беркайчан - Билгесезлек алмашлыгы: әллә нинди, әллә кайда, әллә кем, ниндидер, кайсыдыр, кемдер - Тартым алмашлыгы: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы
В биремнәрен үтәү В 1 -В 9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Элеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз яки цифр белән языгыз.
В 1 биреме ? ? ? җөмләләрдән иялек килешендәге исемне табып языгыз. Баш килеш Иялек килеше -ның/-нең Юнәлеш килеше га/-гә, -ка/-кә Төшем килеше -ны/-не Чыгыш килеше-дан/дән, -тан/-тән, -нан/-нән Урын-вакыт килеше -да/-дә, -та/-тә
В 2 биреме Беренче кызыл юлда баш кисәкләре исем белән белдерелгән җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелган? Ия белән хәбәр арасында сызык кую кагыйдәсен белергә
В 3 биреме Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, ? нчы җөмләдәге кайсы сүзне. . синонимы белән алыштырып була?
В 4 биреме 16 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар? Тартым кушымчалы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатларга
В 5 биреме 9 -11 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма жөмлә? Иярченле кушма җөмлә - бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә. Бәйләүче чараларының төренә карап: - аналитик; - синтетик. Мәгънәсенә карап: - иярчен ия; - иярчен хәбәр; - иярчен тәмамлык; - иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире); - иярчен аныклагыч
В 6 биреме 14 нче, 16 нчы һәм 17 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш туры тәмамлыклар бар? Иялек – кыек тәмамлык Юнәлеш – кыек тәмамлык Төшем килеше –һәрвакыт туры тәмамлык Чыгыш килеше – кыек тәмамлык Урын-вакыт килеше – кыек тәмамлык
В 7 биреме 6 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз. Сүзтезмә - мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе. Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап, ирекле сүзтезмә һәм фразеологик сүзтезмә була. Төзелеш буенча: - Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә). - Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә). Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап: - фигыль сүзтезмә; - исем сүзтезмә; - сыйфат сүзтезмә; - сан сүзтезмә; - алмашлык сүзтезмә; - рәвеш сүзтезмә; - хәбәрлек сүзле сүзтезмә. Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар: кушымчалар; бәйлек һәм бәйлек сүзләр; ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр; янәшә тору чарасы; кабатлаулар.
В 8 биреме Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Әгәр, (1) каен суы эчәбез дип, (2) агачны җәрәхәтлибез икән(З), аның ярыкларына зарарлы гөмбәләр эләгә. (4)
В 9 биреме Стилистик максаттан чыгып, 1214 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килеше кушымчасы тиңдәш кисәкләрнең ахыргысына ялганган?
Уңышлар телим!
ОГЭ-2013.pptx