Название конкурса «С именем писателя – земляка край родной прославляю» Название презентации «Бир кулыңны, син бит безгә, гап-гади бер авылдаш» Автор: библиотекарь Большемешинской сельской библиотеки Тюлячинского муниципального района РТ Газизова Рузалия Шамиловна Руководитель: директор межпоселенческой библиотеки Тюлячинского муниципального района РТ Давлиева Ризида Миннехановна 2014 год
Авылымның йөзек кашы Рашат Низамиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Саба (хәзер Теләче) районы Олы Мишә авылында Мияссәр абый һәм Асия апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без Туган авылында башлангыч, Олы Саурышта сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967 -1972 елларда Рашат Низамиев Казан дәүләт университетында белем ала
Рашат Низамиев Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Биектау районы Зур Битаман урта мәктәбендә балалар укыта
Рашат абый мәктәп елларыннан ук “Ялкын” журналы, “Яшь ленинчы” газетасының яшь хәбәрчесе була. Соңыннан, югары белем алгач “Ялкын” да журналист, редактор була. Ул озак еллар яшьләр журналы “Идел”дә мөхәррир булып эшли
Рашат Низамиев конгресс кунаклары белән 1980 ел. СССР дагы яшь язучыларның XI фестивалендә чыгыш ясый
Сәләте – Мишә суларыннан, таланты- күкләрнең үзеннән Рашат абый кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнә, яраткан гармуны турында язган шигырь юллары. . . Ничә тапкыр уздык бу юллардан Авыл урамнарын чыңлатып. Бабайларны кайчак сагышлатып, Әбиләрне кайчак елатып. . .
“Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” Беренче татар балеты “Шүрәле”не иҗат иткән һәм Ватан сугышы кырларында ятып калган композитор Фәрит Яруллин турында “Атаклы кешеләр тормышы” сериясеннән романхроника яза. Шушы әдәби-документаль хезмәте өчен аңа, Татарстанның беренче Президенты М. Ш. Шәймиев указы белән “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Бат. Беренче
Туган якка кайтып баш иямен, Үз итәмен анам, атамны. . . Туфрагына ятып бер аунасам, Мин мәңгегә – сөтле, Ватанлы! Танылган язучы туган якларына юлны онытмый. Ул безнең китапханәдә көтеп алынган кунак. Быел да, мәдәният елы уңаеннан, китапханәбездә аның белән очрашу уздырдык. Без талантлы авылдашыбыз белән горурланабыз.
Авыл җирлеге башлыгы Рашат Низамиевка тирән рәхмәтләрен белдерә Авылдашлары җыр бүләк итә
Кулланылган материаллар: *Рашат Низамиевның гаилә альбомыннан алынган фотолар *Китапханәдә үткәрелгән кичәләрдән алынган фотолар *Язучының үзе сөйләгән сүзләре *Язучының шигырьләре