Гаяз Мингазов.pptx
- Количество слайдов: 6
НАХАККА ТАГЫЛГАН ГАЕП
ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ СӘЯСИ РЕПРЕССИЯ КОРБАННАРЫНА БАГЫШЛАНА
“Кеше сүзе кеше үтерә” Дигән гыйбарә нәкъ менә Минhаҗетдин ага Шәрә фетдиновка карата әйтелгән сыман. Яман кешенең нахак шикаяте корбанына әверелә. 1945 елның октяберендә Хөкүмәткә каршы агитация алып бара дип , 7 елга Свияжск колониясенә озатыла. Шәрәфетдинов Минhаҗетдин 1892 Мингазова Шәмселниса, , 1893
Нәгыймә 1918 Тәъгзимә 1920 Гөлчирә 1924 Нинди генә авырлыкларны кичермәсеннәр, Минхаҗетдин балалары югары белем алырга тырышалар, hәртерле киртәләрне җиңеп тормышта үз юлларын табалар Хәнифә 1941 Котдус 1926 Миннегаяз 1938 Нурислам 1933 Сабира 1928
1953 елның көзендә 7 ел төрмә срогын минуты – сәгатенә кадәр тутырып , аз гына бөкрәйгән хәлдә, шактый картайган Минhаҗетдин Шәрәфетдинов Торнаташына кайтып төшә. Сарыклар фермасында каравылчы булып эшли. Аның төгәллеген , тәртибен мактап сөйлиләр. Заманында нахак бәла таккан шикаятьчеләре – авылдашлары – аның каршысына килеп, тезләнеп гафу сорыйлар. Бары тик үзе үлгәннән соң 18 ел үткәч, 1992 елның 10 октяберендә Республика Югары суды коллегиясе Минhаҗетдин Шәрәфетдин улы Шәрәфетдиновка карата элек чыгарылган суд карарының дөрес түгеллеген күрсәтеп, аны тулысынча аклау турында карар кабул итә.
Гаяз Мингазов.pptx