file_20140211102106.pptx
- Количество слайдов: 11
Музе й (грек теленнән μουσεῖον — Музалар йорты) — тарих, материаль һәм рухи мәдәният объектларын, һәйкәлләрен җыя, өйрәнә, саклый торган махсус оешмабина. 18 май- «Халыкара музейлар» көне. Музейлар – хәтер сандыгы. Алар үткәннәрне барларга, ата – бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр. Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле. Барлыгы Казан шәһәрендә 34 дәүләт музее эшли
Музейлар арасында иң эре булып Татарстан Республикасы Милли музее санала. Ул 1894 елда нигезләнгән. Татарстанның Милли музее 1895 елның 5 апрелендә Казанда ачылган. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы ята. Музей Россия Федерациясе Һәм Татарстан Республикасының архитектура һәм тарихи истәлеге булып саналган Кунак сарае бинасында урнашкан. Әлеге бина 18001815 елларда архитектор Ф. Е. Емельянов проекты буенча төзелә һәм 1995 елда, музейның 100 еллык юбилее уңаеннан, архитектор С. А. Козлова тарафыннан төзекләндерелә.
«Казан Кремле» (1994) ‑ федераль әһәмияткә ия булган Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган музей-тыюлык. 2000 елны Казан кирмәне ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелә. Бүген ул өлешчә төзекләндерелгән урта гасыр ныгытмасын хәтерләтә. Кремль территориясендә "Татарларның һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы" музей-мемориаль комплексы (2006), Идел буе ислам мәдәнияте музее (2006), "Эрмитаж-Казан" үзәге (2005), Милли сәнгать галереясе (2005), Бөек Ватан сугышы музей-мемориалллары урнашкан (2005).
«Г. Тукай музее» Татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей 1986 елның 11 июнендә Татарстанның Габдулла Тукай урамындагы 74 нче йортта ачыла. Ачылу көненнән ул ТАССРның Дәүләт музее, хәзер исә - Татарстан Милли музее составында эшли.
«М. Җәлил музее» 1966 елда Казан Кремле каршындагы мәйданга каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела. 1968 елда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырыла, 1970 елда Минзәлә шәһәрендә мемориаль музее ачыла, Казанда музей-квартирасы булдырыла.
« С. Сәйдәш музее» 1993 елның 25 июнендә ачыла. В фонде музея: , фотографии С. Сайдашева, фоно- и грамзаписи, аудио- и видеокассеты, ноты, музыкальные инструменты, предметы эпохи. В мемориальной "Белой комнате" экспонируются подлинные вещи композитора. «Музей Каюма Насыри»
Музей исә шәһәр хакимияте башлыгы карары белән 1997 елда ачыла. Анда рәссамның 20 дән артык скульптурасы, 40 лап нәкыш әсәре, шәхси әйберләре урын алган. Музей директоры Г. Әсфәндиярова сүзләренә караганда, биредә күренекле музыкант, рәссам, композитор, шагыйрь, язучылар белән очрашулар, мәктәп укучылары, студентлар өчен әледән-әле экскурсияләр оештырылып тора. Экскурсияләрне Б. Урманченың тормышын һәм иҗатын әтрафлы белгән Г. Абилова үткәрә. Казанның 1000 еллыгы музее, Ә. Мәҗитов, И. Зарипов, К. Васильевның картина галереяләре кебек үк, Б. Урманче музее да "Казан" милли мәдәният үзәгенә карый.
«Музей Ш. Камала» Музей включает мемориальную квартиру и лекционно-выставочный зал. В основу экспозиции положена мемориальная коллекция Шарифа Камала - видного писателя, классика татарской литературы, общественного деятеля - переданная дочерью писателя З. Ш. Байгильдеевой. Ныне существующая экспозиция открыта в 1980 году и занимает часть бывшего купеческого особняка конца XIX - начала ХХ веков.
Сорауларга җавап бирегез. 1. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында ничә музей бар. 400 дән артык 2. Татарстанның Милли музее кайчан ачыла? 1895 елның 5 апрелендә 3. Халыкара музейлар көне кайчан билгеләп үтелә? 18 май
file_20140211102106.pptx