M_1257_n_1175_ia_apaga_80_yash.pptx
- Количество слайдов: 71
Моратшина Мөнҗия Мәҗит кызына яшь
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне Сорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга, дияр идем, башым иеп.
Укытучым, безнең йөрәктә Син тормышка сөю уяттың; Күңелемдә тулы яктылык Әйтерсең лә яңа таң атты. Укытучым минем, сүнмәс назым, Якты язым – балачакларым, Мин гомергә, әнкәм белән бергә, Күңелемдә Сезне саклармын. Якты яздай матур бу бәйрәмдә, Кабат Сезне күргән чагында, Күңелемне сабый бала иткән Хисләр кабатланды тагын да. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар Ялкын алган Сезнең күңелдән. Бер-бер артлы якты йолдыз булып Кабына алар илем күгендә. . .
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләргә була. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.
Белем ачкычларын мөгаллимнәр Тапшыралар безнең кулларга Еллар узгач, ныклы канат куеп, Озатырлар ерак юлларга.
Һәр йодызның нуры үз төсендә, Һәр шәхеснең үзгә эзләре; Язлар, җәйләр сибелеп кенә уза, Бик тиз җитә гомер көзләре. Ел артыннан еллар йөгергәндә, Сагыныла кайчак үткәннәр; Сез таптаган мәктәп сукмагыннан, Атлый инде бүген бүтәннәр. Ләкин җирдә сез калдырган эзләр Һәркем кызыгырлык эзләр ул; Һәр баланың күңелендә калган, Көчен җуймас җылы сүзләр ул.
. . Киләчәктә бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керделәр. Кеше булырга әйдәделәр. Шундый да тырыш, шундый да булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, бик күп еллар мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче апабыз Мәҗит кызы Мөнҗия алдында без баш иябез. Сез –Укытучы исемен горур йөртуче кеше.
. Олы хөрмәткә лаек булган Мөнҗия Мәҗит кызының гомер бәйрәме-аңа 80 яшь Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Язмышларны башлап яздыгыз. Өмет тулы күпме күзләргә сез Яшәү чаткылары салдыгыз. Җитте менә олы юбилеегыз Изге хисләр йөрәк түребездә. Кочак тулы теләкләр бәйләме, Сезне котлар туган көнегездә
. Нигә бүген бөтен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, Беләбез һәммәбез дә. Бүген-Мөнҗия апабызның бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана.
Моратшина Мөнҗия Мәҗит кызы
.
Җитте менә олы юбилеегыз Изге хисләр йөрәк түребездә. Кочак тулы теләкләр бәйләме, Сезне котлар туган көнегездә.
Иллә дә шәп зур тантана Олуг юбилей җиткән. Җиргә аваз салган көннән 80 ел үткән дә киткән.
ез ег әм ! йр ән Бә ел б
лы исем игән дан ә. тучы” д г “Укы әр кеше дер ул һ балага ми Бирел бирү һәр ! ылысын р кешедә Җан җ й һәрбе ы ула алм Б
Чәчәк бәйләмнәре, Сезгә!
Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр. Вөҗданың пакь, намусың саф булып Хезмәтеңә башын исәләр. Гомер йомгаклары бер урала, Бер сүтелә җилләр иссә дә. . . Йөрәк кенә унсигездә кала Яшьләр 80 гә җитсә дә. .
1937 елның 1 гыйнварендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туган. Алабуга медицина училищесын тәмамлап, 1957 елның августында Иске Кыязлы авылына фельдшер булып эшкә килә. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1965 елның 1 сентя-бреннән шул авыл мәктәбендә химиябиология укыту-чысы булып 1997 елга кадәр эшли. Коллективта төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торды. Ата -аналар , укучылар һәм дә инде авыл халкы арасында да зур хөрмәткә , ихтирамга лаек кеше ул Мөнҗия Идрис кызы. Үскәчтен дә, кеше булгачтын да Шул ук исем белән калабыз. Тик тормышта аны кабаттан Без үзебез яулап алабыз.
1961 нче ел. Тормыш парлыларны ярата
Сезнең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык. Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән, Сезнең гомер — безнең горурлык
Яшьлек ул - бик тиз узып китә торган җитешсезлек Сизмәдем мин гомерем үткәнен. Күрми калдым яшьлек бәхетемнең, Саубуллашмый узып киткәнен.
1954 нче ел 1957 нче ел. Алабуга. 1956 нчы ел 1958 нче ел. Казан. Гүзәл яшьлегем 1957 нче ел. Алабуга.
1956 нчы ел. Клуб мөдире. 1961 нче ел. Безне язмыш очраштырды. КГУда укыган чак. 1966 ел. Имтихан тапшырганда.
1964 нче ел Әхмәтзыя һәм Мөнҗия Моратшиннар
Мөнҗия апа туганнары янәшәсендә
Минем гаиләм. Яраткан тормыш иптәшем, кызларым- Алсу, Чулпан, газиз кайнанам.
Пар канатлы- сөйгән ярлы булу-зур бәхет бит ул.
Кадерле балакайларыбыз! Зарыгып көткән туй көнегез килде, Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде. Пар балдаклар балкый бәхет юрап, Барыбыз да сокланабыз сезгә карап! Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз, Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз. Яшәгез сез бер-берегезне яратып, Бу җиһанга сөю нуры таратып!
1985 ел. 25 нче июнь. Алсу белән Әбүзәр туе.
М 1989 нчы ел. 12 август. Чулпан белән Сирень туе.
Балдан татлы- баламның баласы 1995 ел 1996 ел М 1997 ел
М Оныкларыбыз. Айрат, Марат, Айдар, Илнур
М Айрат һәм Ләйсәннең никахлары. 2012 ел апрель
М Мәхәббәт җимешләре белән бергә авыл сабантуенда
М Якын туганнарым белән
Моратшина Мөнҗия Мәҗит кызы Моратшин Әхмәтзыя Әхмәдулла улы
Киңәшерлек, гөрләшерлек Синең кешең булсын ул. Канатны канатка куеп Яшәр кешең булсын ул. Мөнҗия апаның пар канаты, кызларының кадерле әтиләре, кияү , оныкларының яраткан бабалары, җитәкче урыннарда, бигрәк тә Иске Кыязлы урта мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләүче Әхмәтзыя Гали улы
Тәбриклибез сезне чын күңелдән, Котлы булсын туган көнегез. Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен, Шау бәхеткә тулсын өегез! Ходай озын гомер язган, Яшәсен диеп җирдә. Фәрештәләр теләгәндер Урыны булсын дип түрдә.
.
Хөрмәтле Мөнҗия апа ! Авыртмасын саның, сыкрамасын җаның, Көләч йөзең һаман яктырсын. Ходай сиңа картлык көннәреңдә Рухи өмет, шатлык арттырсын.
Бакчабызда ниләр генә үсми. Барсына да тәрбия кирәк
Урманнандару үлләннәре, бакчабыздашифалы бал
Бүлешәбез барлык шатлыкларны, Бөтенебез бергә җыелып. Гомерегезнең олы вакыйгасы Күңелләрдә калсын уелып!
Фотоларда күңелле очрашу мизгелләре
1972 нче елгы чыгарылыш 1979 нчы елгы чыгарылыш Укытучылар элекке укучылары белән
Бер очрашу үзе бер гомер
2015 нче ел
2015 нче ел
Өлкәннәр көне. 2015 ел.
Мәктәпнең 100 еллыгында
Белем бәйрәме. 2016 ел.
нгә кө к лер тле Ки мә ла белән сә на гы ! лар сен ыч әл ан Ку ст ө
Мактау кәгазьләре , хөкүмәт бүләкләре бик күп, санап бетергесез 1986 ел-”””РФның Мәгариф отличнигы. “Укытучы-методист” III дәрәҗәле”СССрның почетлы Доноры” “Хезмәт ветераны”
Аларның уңышларында Мөнҗия апаның өлеше зур. Ул аларда химия фәненә мәхәббәт уяты
. Гомергә бергә , мәңгегә гел бергә!
һәрбер иртә сезне куандырып Шатлык белән яңа таң атсын. Күзләрегезне, сагыш яше түгел, Шатлык яше генә чылатсын.
ста , чи. . Саф дә күз әсе ишм без ч әг ә мер ишм ә-го лы ч йк. Гаил ифа ыш алы с сул
Бертуган апасы, сеңелесе белән. “Сөембикә”журналы тышлыгында
2009 ел Оныклар 2012 ел
Юбилей белән!
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк. Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк. Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк! Бүлешәбез барлык шатлыкларны, Бөтенебез бергә җыелып. Гомерегезнең олы вакыйгасы Күңелләрдә калсын уелып!
Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган укытучының укучылары бүген илебезнең кайсы гына төбәгендә яшәми дә , кем генә булып эшләмиләр. Зур дәрәҗәләр яулап олы шәхес булганнары да байтак. Менә шулай бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән зат буларак укучылар, ата-аналар , барлык авыл халкы арасында ихтирам казандыгыз, күңелләрен яуладыгыз. Алдагы гомер юлларыгызны да сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган –тумачаларыгыз, якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез, укыткан укучыларыгыз белән бәхетле көннәрдә яшәргә язсын. Ходай Сез-нең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, Амин , дисен. Яшәү дәфтәрегезгә саулыклы тыныч гомер язылсын
Куанычлар гына алып килсен 80 яшең — олы бәйрәмең. Сиңа бүген бүләк итәбез Барлык яхшылыклар бәйләмен. Бер-беребезгә хөрмәтне саклап яшик шулай Бер-беребезнең хәлен белешеп. Кайгы килсә бергә уртаклашып, Шатлыкларны бергә бүлешеп.
Хөрмәтле Мөнҗия апа, Зыя абый! Сезнең талгын гына аккан тормышыгызга бер ямь өсти, шатландыра алганбыз икән, без бик бәхетле. Сез шат икән, димәк, илебез шат, сез бәхетле икән, димәк, халкыбыз, илебез бәхетле. Сезнең карашларда елмаю чагыла икән, димәк, күгебез аяз. Ә тыныч күк астында яшәгән кешенең күңелендә бары тик игелекле хис кенә талпына. Без телибез сезләргә: Яшьлекнең сафлыгы саклансын җаннарда. Гел шулай очрашыйк туасы таңнарда! Сөенеп очрашыйк туасы елларда, Бәхетле таңнарда!
Бары тик иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез -укытучылар коллективы 21. 01. 2017.


