салавату.pptx
- Количество слайдов: 13
Минем киләчәк һөнәрем. Презентацияне МБОУ «Корноуховская» СОШ мәктәбенең 10 сыйный укучысы Исмагилов Салават әзерләде.
Укытучы эше җиңел түгел. Алар белгән белемнәрен балаларга бирүчеләр, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табучылар, һәр көнне күз нурларын түгеп дәфтәр тикшерүчеләр дә. Дәреслектән тыш, төрле мәгълүмат чыганакларын, информацион технологияләрне кулланып, кызыклы дәресләр үткәрүче укытучы булу өчен бик күп сыйфатларга ия булырга кирәк. Алар – белемле дә, акыллы да, сабыр –түземле дә, гүзәл дә. Укытучы булу өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны бертигез күрү. Бу һөнәр зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган эшеңә чиксез бирелгәнлек таләп итә.
• Табиб һөнәре − мактаулы һәм җаваплы эш. Бу һөнәрне сайлауга мине авыру балалар күбәю этәрә. Табиб булсам, мин балаларны дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәвалар идем. Авыру балаларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм.
• Тегүче күлмәк тегә, • пешечке аш пешерә.
• Сатучы ашамлыклар сата, • хат ташучы хатлар тарата
Төзүче йортлар төзи, бакчачы бакчада эшли.
Барлык һөнәрләр дә бик кирәкле!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
салавату.pptx