Мин ничек чәкчәк пешерергә өйрәндем. . . Таныш булыйк: Мин - Динара, Туган җирем – Минзәлә. Тәмле чәкчәк ашыйм дисәң, Минзәләгә килгәлә!
Чәкчәк пешерү серләрен Яхшы белә әбием. Осталыкта әбиемнән Калышмый һич әнием! Шул серләрне түкми-чәчми Әни миңа өйрәтте. Чәкчәк пешерү тәртибен Бик тәсфилләп күрсәтте. . .
Иң беренче – он илисең, Аннан - камыр басасың. Әни әйтә: Тырыш, балам, Аннан тәмләп ашарсың!
Камыр әзер , кирәк хәзер Безгә төшләр кисәргә. Ярый янда әнием бар, Белмәс идем нишләргә!
Чәкчәк пешерү серләре Һәркемгә таныш микән? Төшләрен әзерләп куйгач, Майга саласың икән. . . Ә аннары. . . болгатасың – Янмасын да, көймәсен! Беркем минем чәкчәгемне: - И-и-и, уңмаган, - димәсен!
Төшем уңды, инде калды Аны баллап өясе. . . Ашларыгыз тәмле булсын, Ягез, чәйгә! –диясе.
Әниемә рәхмәт, хәзер Чәкчәк пешерә беләм. Килегез кунакка безгә, Сыйлармын чәкчәк белән!