Мифлар һәм ырымнар.pptx
- Количество слайдов: 15
Миф Мифлар (грекча mythos-суз, хикият) борынгыларның дөнья тирәлек турындагы фантастик кузаллаулары һәм хыялда турындагы фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифология дигән төшенчә исә мифлар җыелмасын белдерә. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип йөртәләр. Мифлар кешелек доньясының һәм борынгы дәвердән башлангыч алучы һәр халыкның “балалык чоры”нда, борынгы ыруглык дәверендә ук барлыкка килә башлаганнар.
Мифлар: v. Анимизм v. Тотемизм v. Антропоморфизм v. Магизм v. Фетешизм
Анимизм- табигать күренешләрен һәм җансыз әйберләрне җанлы- тере итеп күз алдына китерү, тирә-юньдәге һәр нәрсәнең дә җаны бар дип аңлау. Соңрак шушы нигездә төрле мәҗүси ияләр һәм аллалар барлыкка килгән: су иясе, тау иясе, ут алласы, җир алласы һәм башкалар.
Тотемизм (Төньяк америка индеецлары сүзе “токым”, “туган”, “иш”)ыруг яки кабилә нинди дә булса хайваннан, кош-корттан, үсемлек яки башка берәр нәрсәдән (мәсәлән, кыядан) барлыкка килгә дип карау. Кытай кабиләләренең тотемы- бер башлы лү-аҗдаһа, скифларның- болан, русларныкы- аю, төрки кабиләләрнеке – бүре, барс, елан. Борынгы язма чыганакларда шуны раслаучы мәгълүматлар сакланып калган.
Антропоморфизм(грекча-кеше, форма)-хайваннарга, үсемлекләргә, хәтта җансыз табигать күренешләренә һәм обектларына, шулай ук аерым мифик затларга кеше сыйфатларын күчерү, аларны “кешеләштерү”. Аларны безнең кебек үк яши, тоя һәм сөйләшә белә, безнең кебек эш итә дип фараз кылу. Мәсәлән, күп халыклар элек җирне хатын-кызга, күкне ир-атка тиңләгәннәр, кояш белән айны ир белән хатын итеп күз алдына китергәннәр.
Магизм(грекча-сихер, ырым)- аерым сүз яки гыйбарәләрнең, эш- хәрәкәт яки йолаларның кодрәтенә ышану, шулар ярдәмендә тирәлеккә, табигать һәм табигатьтән өстен көчләргә тәэсир итеп, теләгән нәтиҗәгә ирешергә тырышу. Мәсәлән, җирле австралиялеләрнең, сунарга чыгар алдыннан комга көнгерә сурәте ясап, бер-бер артлы сөңге белән шуңа чәнчүләре
Фетишизм(французча-амулет, бөти, тылсым)төрле әйберләрне сихри көчкә ия дип олылау яки култ итеп карап, аерым объектларны изгеләштерү. Төрле халыкларның каенны яки аланда үскән ялгыз агачны, аерым каберләрне, чишмәләрне изгеләштерү моңа мисал булып тора.
Мифология теориясе v. Югары мифология v. Түбән Мифология
Югары мифология o. Умай o. Йер су o. ГуарКуар o. Ут аллалары
Түбән мифология v. Космогоник v. Ай белән кояш һәм йолдызлар v Антропогоник һәм этногоник v. Хайваннар, кошкортлар, үсемлекләр
Культура геройларына бәйләнешле мифларда Дини мифлар v. Календарь мифлар v
Дини мифлар v. Сак-Сок
Календарь мифлар v“Кыйссаи Йосыф”
Ырымнар (өлешчә синонимнары — әфсеннәр, арбаулар, им-томнар) — халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм хәрәкәт-йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итеп ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формулалары яки калыплашкан магик гыйбарәләр
Мифлар һәм ырымнар.pptx