Презентация Салават купере (1).pptx
- Количество слайдов: 22
Март. 2015 “Салават күпере”, туган көнең белән! 162 нче балалар бакчасы
25 туган көн! Без, чулпанлылар, яраткан журналыбыз, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа үзебезнең күчтәнәчләребезне, әкият, рәсем, уеннарыбызны бүләк итәбез. Иҗади уңышлар сиңа! 2525
Фәридә, рхәд, Зөһрә, Фә тода! енковлар фо Хром , Күп укыйбыз күп беләбез, иябез. ал булыша, д Журн Зәрин ә, Фәнн ур Ибәту ллин б , Фатих, “Салав ат күп улабыз. е тапкы р, зирә рен” укып, к, уңга н без.
ия без, , Тимур, Эмил Алия ябез. ев – фамили Гыйләҗ үсәбез, Татар булып шәбез. атарча сөйлә Т Камил бел ән Җәмилә , Алиевлар – без бит ул ! Укыйбыз д а, шаккатаб ыз – иң акыллы дус бит ул!
“Бәйрәм торты”, Мөхәммәтҗанова Әминә, 5 яшь
Уразгалиева. Нурсылу, 4 яшь Шәйхелисламова Диана, 5 яшь
Салават күпере. (Әкият). Булган, ди, яшәгән, ди бер бик матур авылда Салават исемле малай. Ул бабасы белән яшәгән, әти-әнисен беркайчан да күргәне булмаган. Салаватның аларны бик тә күрәсе, кочаклыйсы, күзләренә карыйсы килә икән. Салават бабакаен бик яраткан. Бабакае аңа әтисе, әнисе, дусты урынына булган. Аның белән сөйләшергә, нинди дә булса әйберләр ясарга, юнарга бик кызык булган, чөнки бабай- бу авылның иң оста балта остасы булган. Ел артыннан ел үтә. Бабай картая. Малай егеткә әверелә. Ул бабасына ошаган, алтын куллы икән, ни эшкә тотынса, шуны булдыра. Егеткә әти-әнисен күрәсе килү хисе тынгы бирми . Салават күп уйлый һәм бер фикергә килә: миңа әтиәниемне күрер өчен нинди дә булса гадәти булмаган тылсымлы әйбер төзергә кирәк. Әле андый әйберне дөньяда бер кем дә күрмәгән булсын. Ул әйбер миңа әти-әниемне күрергә ярдәм итсен. . . Күп әйбер ясап карый Салават- биек баскычлар да, оча торган аэроплан да, суда батмый торган көймәләр дә. Аларны ясый-ясый Салават тәмам остара. Урманда агач эзләп йөргәндә, ул, түмгәккә утырып, кошлар сайравын тыңлый, үзе дә сизми, йоклап китә. Төшендә ул зур имән агачы күрә, аның куышыннан җиде төсле буяу тартып чыгара. Моның нинди хикмәте бар икән инде дип уйлый. Шунда имәнгә искиткеч матур оҗмах кошы килеп куна да , телгә килеп:
Салават. сиңа күпер ясарга кирәк, аны җиде төскә буярсың. Ул күпергә менсәң, сагынып көткән кешеләреңне күрерсең. Ләкин бу эш- бик җиңел эш түгел. Күпергә синнән башка берәү дә менә алмасын. Шулай ди дә, оҗмах кошы очып китә. Салават уянып, башын күтәреп караса, каршысында төшендә күргән имән агачы тора. Куышына кулын тыгып, аннан җиде төсле буяу ала. Имәнне кисеп алып кайта. Күпер төзү җиңел булыр дип уйлаган егет ялгыша. Оҗмах кошы сүзләре дөрес булып чыга- эш бик озакка сузыла. Салават инде үзе бабайга әверелгән була. Ниһаять, күпер әзер. Көннәрдән бер көнне, җылы яңгыр явып киткәч, аның күпере күккә менеп китә. Күпергә утырган Салават бабай, хәйран калып, болытларны күзәтә. Шул чагында ул ап-ачык итеп бер болытта утырган әтисен, әнисен, бабакаен күреп ала, аларны кысып кочаклый, үбә. Салават бабайның бу үзенә шатлык китергән күпердән төшәсе дә килми һәм ул мәңгегә шунда кала. Шуннан бирле, җәен кояшлы яңгыр яуганда, күктә җиде төсле салават күпере күренсә, халык: -Күрегезче, Салават күпере чыккан , - дип, сокланып карап тора. Аеруча балалар Салават күперен яраталар. Төсләрен саныйлар, куаналар, аларның шатлыкларына чик-чама булмый. . . Алия, 11 яшь һәм Әлфия , 6 яшь Таһировалар.
Мост Салавата (сказка). В одной очень красивой деревне жил-был мальчик по имени Салават. Он жил с дедушкой, а своих родителей никогда не видел. Очень хотел Салават их увидеть, обнять, смотреть в их глаза. Салават очень любил своего дедушку. Он ему заменил отца, мать, друга. С ним интересно было поговорить, чтонибудь мастерить, рубить, потому что дедушка был в их деревне самым лучшим плотником. Годы шли. Постарел дедушка. Мальчик превратился в джигита. Он был во- всем похож на деда. У парня были золотые руки. Но не дает ему покоя мысль о встрече с родителями. Салават много думает и приходит к идее встречи: чтобы увидеть своих родителей, ему надо соорудить что-либо волшебное. Эта вещь должна быть особенной, ее в мире еще никто не видел. Она поможет ему найти родителей. Много чего смастерил Салават- высокие лестницы, летающий аэроплан , нетонущие на воде лодки. Много работая, Салават стал большим мастером. Однажды в лесу, когда он искал дерево, Салават очень устал, сел на пенек, стал слушать пение птиц. Не заметил, как уснул. Во сне он увидел большой дуб. Из его дупла взял семь разноцветных красок. Подумал, в чем могла быть тут загвоздка. Тотчас на ветку дуба прилетела удивительно красивая райская птица и заговорила человеческим голосом : -Салават, тебе надо построить мост и его покрасить в семь цветов. На этом мостике ты увидишь самых близких тебе, долгожданных людей. Но эта работа- не из легких. Никто кроме тебя не должен подниматься на мост. Сказала и улетела райская птица.
Салават проснулся, поднял голову и увидел впереди себя дуб, который ему приснился. Засунул руку в дупло и достал оттуда семь разноцветных красок. Срубил дуб. Он ошибался, когда думал, что легко построить мост. Слова райской птицы оказались верными – работа длилась очень долго . Салават превратился в дедушку. Наконец, мост был готов. Однажды, после летнего солнечного дождя, его мост улетел на небо. Дед Салават, который сидел на мостике, с удивлением смотрел на облака. Тут он на одном из облаков очень ясно увидел отца, маму и дедушку, обнял их, поцеловал. Салават бабай не желал сойти с мостика, который принес ему радость и навсегда остался там. С тех пор, когда идет солнечный летний дождь, увидев на небе семицветную радугу, народ говорит : -Смотрите, мостик Салавата вышел, - и восхищается. Особенно дети любят мост Салавата , радугу. Считают цвета, радуются, их радостям не бывает конца. . . Алия, 11 лет и Альфия , 6 лет, Тагировы. Перевод с татарского на русский язык Валиевой Н. Ф. Бакусева Альмира, 6 яшь Шафиева Алия, 6 яшь
Әкият буенча рәсемнәребез. Хәлиуллов Гадел, 6 яшь Гыйльметдинова Анелия, 6 яшь Гарифова Арина, 6 яшь
Камилла Зәйнетдинова
а ш а Д а ов н ди ку н А
Никита Пелипенко
– н көн ия – Туга ден ж нь ро irthday. t де b if appy дарок - g h по ләк. Бү “Шүркә белән Матуркай туган көнгә баралар”. Рәссам Вәлиәхмәтова Д. Ф.
Сыерчык бураны Бөтерелеп-бөтерелеп, Буран буранлый… Асфальтка төшеп җитә дә, Берние калмый. Сыерчык бураны, диләр, Буген урамда. Бураны күзләргә керә, Сыерчык кайда? Надия Вәлиева Скворечный буран Закружил, полетел Буран весенний… На асфальт упал И вот уж нет нигде. Вот скворечный буран Пришел на двор ко мне. И буран мне в глаза метет, А скворцы-то где? Starling’s snow storm Whirling snow, going low, Snowstorm falling down… Down to ground, down to road And at once is gone. They are telling me of starling’s Snow storm all the day. In my eyes there’re lots of snow… Where’re starling, do you know? Перевод с татарского на русский и английский языки Козенко Надежды.
“Дуслык аланы” (әкият белән) Максат: Балаларны борынгы әбибабайларыбызның милли киемнәре белән кызыксындыру; чигү һәм анын барлыкка килүе белән таныштыру; бармак эшчәнлеген арттыру һәм ныгыту; татар халык уеннары белән кызыксыну хисен ныгыту һәм аларны өйрәнергә омтылыш булдыру. Жиһазлар: Милли киемнәр төшерелгән слайдлар, чигелгән алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар, түбәтәйләр, энә Абдуллина Р. В. , өлкән тәрбияче. һәм төсле жепләр, муляжлар, санак, магнитофон һәм жыр язмасы. Сүзлек: Тубәтәй, калфак, сөлге, алъяпкыч, кулъяулык, энэ, жеп, милли киемнәр, чигү. Алдан үткәрелгән эш: Рәсемнәр карау, әкиятләр уку, мөнәҗәтләр тыңлау, халык уеннарын уйнау. Дәрес барышы: Тарбияче: Балалар, әйдәгез әле, минем янга якынрак килегез. Мин сезне бүген әби-бабайларыбыздан килгән халкыбызнын милли киемнәре белән таныштырырга телим. Борынгыдан килгән чигү, анын кайдан килеп чыгуы турында сейләп китәрмен. Сезнең әби-бабайларыбызның милли киемнәре турында беләсегсз киләме? Карагыз (түбәтәй, калфак, сөлге, алъяпкыч, кулъяулык сурәтләрен санакта карыйлар һәм исемнәрен әйтәләр) Тәрбияче: Аларның барысына да күнелле булып киткән. Бармаклар, жепләр, энэ - барсы бергә сүз бирешкәннәр. Энә: Һай, бик зур рәхмәт сезгә, дусларым! Миннән дә бәхетле кеше юк бүген! Безнең дуслык югалмасын өчен берләшик, сез минем бер як күземнән керегез, икенче ягыннан чыгыгыз - без шулай итеп бер - беребезне югалтмабыз. Ә бармаклар безгә булышыр. Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, без дә күрсәтик җеп белән энәнең дуслыгын ( жеп саплау). Әйе, бу безнең халкыбызнын милли киемнәре. Алар буыннан - буынга кучеп, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр, барысы да төсле жепләрдән, энже мәрҗәннәрдән чигелеп, тегелгәннәр. Аларны әби- бабайларыбыз кичке утырмаларда, аулак өйләрдә чиккәннәр, бәйләгәннәр, теккәннәр, бер-берсеннән төрле һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Ә каян килеп чыккан икән чигү?
Белсегез киләме? Хәзер серле бер әкият сөйлим! Әйдәгез, иркенләп утырыгыз һәм игътибар белән тыңлагыз (әкият сөйли). Борын-борын заманда, безнең әби-бабайларыбыз әле булмаганда, аларның әби-бабайлары да кечкенә булганда, яшәгән, ди, бер ялгыз энә. Ул бик моңсу һәм сагышлы булган. Анын белән беркемнең дә дуслашасы килмәгән, энә сәбәбен аңламаган. Ул, очлы бармакка кадар, дип, курыкканнардыр? Көннәрдән-беркөнне шулай моңсуланып, кая барырга урын таба алмыйча йөргәндә, жеп белән бармакларның уйнаганын күрә һәм кырыйдан гына кузәтә башлый. Жепләр бармаклар белән рәхәтләнеп тәгәрәшәләр икән, жил чыккан арада селкенәләр икән. Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, без дә күрсәтик, жепләр белән бармакларның уйнавын (уч төбендә жеп mәгәрәmү, сыпыру, өрү). Шулай куңелле, бик рәхәтләнеп уйныйлар икән. Энә моңа бик кызыккан, аның да жепләр белән уйныйсы килгән һәм кыяр- кыймас сүз башлаган. Энә: Ай, сез шундый күңелле, матур уйныйсыз, шаярасыз, көләсез. Мине дә үзегез белән уйнарга алыгыз әле. Жепләр һәм бармаклар: Әйдә, кушыл безгә, дус булырбыз! Энә: Ә нәрсә соң ул - дуслык? Жепләр һәм бармаклар: Безнең дуслык турында жырыбызны тыңла һәм аңларсың барын да. Тәрбияче: Балалар, сез дә алар җырына кушыла аласыз! (Җыр башкарыла) Дуслык - ул яхшылык, яхшылык! Дуслык - ул яктылык, яктылык! Дуслык ул кояштай нур чәчә. Син - мине яклаучы, яклаучы. Син - мине саклаучы, саклаучы. Яшә син, Дускаем!, Мең яшә! Энә: Менә дуслаштык та! Дуслыгыбыз тагын да ныграк булсын өчен, аны беркетеп куыйк! Тәрбияче: Энә белән җепнең дуслыклары тагын да ныграк булсын өчен, без дә җепне беркетик - төенләп куйыйк ( жеп төенләү ). Менә каян килгән икән безгә төен! Энә: Мене хәзер без сезнең белән чын дуслар. Мин сезне очратуыма бик шат! Сез шундый матурсыз - салават күперенә, аландагы аллы - гөлле чәчәкләргә охшагансыз! Жепләр: Рәхмәт, игътибарыгыз өчен! Тик сез нинди чәчәкләр турында сөйлисез соң? Энә: Аландагы чәчәкләр турында сөйлибез. Әйдәгез, мин сезне алар белән таныштырам.
Алар бергәләшеп аланга киткәннәр, анда уйнаганнар һәм үзләре дә төрле - төрле чәчәкләр чиккәннәр, теккәннәр, бәйләгәннәр - шулай итеп чигелгән кулъяулык, алъяпкыч, түбәтәй һәм бүтән төр әйберләр барлыкка килгән. Алар безнең буыннан- буынга күчеп, хәзерге көнгәчә килеп житкәннәр (чигелгән әйберләр күрсәтелә). Без дә сезнең белән шундый матур әйберләр чигәрбез, татар халкының рухи байлыгын буыннан - буынга күчерербез ! Хәзер ял итик, куңел ачып алыйк. " Эш беткәч - уйнарга ярый, "-дип юкка гына әйтмәгәннәр бит! рррр
Уен: “Серле капчык”. Тәрбияче Шангареева Чулпан Гаптинуровна. Максат: сүз байлыгын арттыру, бармак моторикасын үстерү, хәтерне ныгыту, үзара дуслык мөнәсәбәтен үстерү, уенга мәхәббәт тәрбияләү. Матур тукымадан ясалган капчык эчендә төрле-төрле әйберләр бар ( кашык, тарак, чүкеч, чәч резинкасы, ачкыч, карандаш, уенчык чынаяк һәм башка төрле әйберләр ). Капчык эчендәге әйберләр бала санынча булырга тиеш. Түгәрәккә җыелышып утырган балалар, чиратлашып, бер кулын капчыкка тыгып, бер әйберне сайлап ала, ләкин кулын капчыктан чыгармаска тиеш. Шул рәвешчә бала кулына нәрсә алганын танырга тиеш. Таныганнан соң бала нәрсә алганын әйтә, кулындагы әйберне капчыктан чыгара һәм карый. Шулай итеп дөрес җавап ачыклана.
Тәрбияче Зарипова Алсу Илдар кызыннан Кояш белән дидактик уен.
Журналның авторлары: Вәлиева Рәсимә Вазыйховна, Абдуллина Рузилә Вәгизовна, Вәлиева Надия Фаязовна, Сабирова Альбина Азатовна, Вәлиәхмәтова Динара Фәесхановна, Нәгыймуллина Венера Фаварисовна.
Презентация Салават купере (1).pptx