Лениногорск муниципаль районы В. П. Чкалов исемендәге Шөгер гомуми урта белем бирү мәктәбе ТЫЛСЫМЛЫ КАЛӘМЕМ БАР МИНЕМ. . . “Сүз сәнгате “ муниципаль конкурсында катнашучы 3 Б сыйныф укучысы Тәхаува Гөлинәнең иҗат дәфтәре Җитәкчесе: Хәертдинова Ф. Ш. 2012 нче ел, апрель
Яз, тылсымлы каләмем, Макта син иген кырын, Көй ал челтер чишмәдән, Җырла сандугач җырын.
Үзем өчен генә шигырь яздым, Шигырь язмый тора алмаганга. Каләмемне ай нурына манам, Агачларда яфрак шаулаганда. Гамил Афзал Авылым турында мин шигырь яздым, Көйгә салып аны җырладым; Чишмә, инеш, бөдрә таллар, таулар Минем җырны тыңлап шатланды. Туган телем зурлап шигырь яздым, Укытучым шундый куанды. Әниемә атап шигырь яздым, Кочагына алып тын калды.
- Мин, Тәхаува Гөлинә, Шөгер урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында укыйм
Кечкенәдән җырларга яратам Биергә дә оста мин
Гөлләр үстерәм һәм рәсемнәр ясыйм
ТЫЛСЫМЛЫ КАЛӘМЕМ БАР МИНЕМ. . . Тылсымлы каләм дәфтәремә ш и г ы р ь юллары тезә. . .
Кайвакытта Рифма таба алмыйм, Тирләп-пешәм… Нишләргә? !!! Сусавымны басар өчен Чыгып китәм чишмәгә. Мин барам матур юлдан, Алмагач чәчәк аткан. Ә рифмалар, Гөлинә дип, Чабалар минем арттан. Тау итәгендә чишмә, Сереңне ятка чишмә. Сайрый сары сандугач, Елмаеп ал таң тугач.
Менә шулай җырлап- көлеп тә, тирләппешеп тә тылсымлы каләмем белән шигырьләр язам. Язып арыгач, мин якын сердәшләрем- китаплар белән серләшәм. Якташ язучы Роза Хафизованың “Карурманда ниләр булмас” китабын яратып укыдым мин. Ә адашым Касыйм Тәхауның “Туганҗирем- назлы бишегем” китабы аеруча кадерле миңа. Шулай булмый ни! Керкәленең челтерәп аккан чишмәләре, хуш исле чәчәкләре, сайрар кошлары турында яза бит ул. . . Сөекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев шигырьләре, Пушкин, Алиш абый һәм Андерсен әкиятләре дә якын күңелемә! Их, шулай матур яза алсаң икән ул!
Яраткан китапларым
Классташларым: Адилә, Инсаф, Реналь, Наил, Эльвина, Айрат, Булат, Азат та ярыша-ярыша әкият, шигырь язалар. Ә бәйгегә мине җибәрделәр. . .
Иң якын дустым Наилә: “Синең тылсымлы каләмең бар ахырсы, ”- ди.
Мин дустыма да тылсымлы каләмемне бирәм. . .
Бәхетле гаиләдә әти-әниемә, туганнарыма кадерле булып, сөенеп яшим мин. Җыр көйли-көйли рәсем ясыйм. Җыр көенә күңелемдә шигырь юллары да туа. Рәсемемне читкә куям да и җ а т д ә ф т ә р е м н е ачам. Ә тылсымлы каләмем дәфтәргә ш и г ы р ь юллары тезә….
Безнең гаилә Исемемне Гөлинә дип Куштырган әти-әни. Апаларым Наилә, Раилә, Ә энем минем- бәби! Яшибез Керкәледә, Биек тау итәгендә. Гөрләп тора өебез, Чөнки бар әбиебез. Рәхмәтле мин гаиләмә, Яшим матур дөньяда. Рәхмәтле мин ходаема, Гаиләм тулы булганга.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар телим сезгә!