Китап_галим-_(2).pptx
- Количество слайдов: 20
Китап галимтелсез мөгаллим Эшләде: 10 нчы”А”сыйныф укучысы Александрова Юлия
Максат: q q q Китап һәм аның килеп чыгышы, беренче басма китаплар турында мәгълүмат туплау. Китапның халык авыз иҗатында кулланылышы. Китапларның тормышыбызда әһәмиятен билгеләү.
Гүзәл китаплар-гаҗәп әйберләр күренәчәк көзге, сердәш; ялгызлыкта иптәш, ярдәмче; хәсрәттә шатлык китерүче, үткән заман хәлләрен сөйләп торучы, акыллы кешеләрнең акылларын күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алырга саран булмагыз, китаплардан аерылмагыз. Ризаэддин Фәхреддин
Язма, басма сүз-кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге фән һәм техниканың, әдәбият һәм телнең үсешен, халыкларның үзара аралашуын күз алдына китерүе дә кыен. Басма сүз үткән белән бүгенге, хәзерге белән киләчәкне бәйләүче күпер дә. ӘБРАР КӘРИМУЛЛИН
Тел белеме, әдәбият белеме, татар тарихы, библиография буенча күп санлы мәкаләләр, монографияләр авторы. Ул татар китабының үсеш юллары турында фундаменталь хезмәтләрен бастырып калдырган галим. Әйе, Әбрар Кәримуллин-китап белеме галиме.
Беренче китаплар Күчмә литер-шрифтлар кулланып китап басу XI йөздә Кытайда килеп чыга. Гарәп хәрефләре белән басылган беренче китап та 1510 нчы елда Генуя шәһәрендә чыга. XVI-XVIII йөздә Италия һәм Төркиядә, XVIII-XIX йөзләрдә Һиндстан һәм Мисырда басылган китаплар татарлар арасында киң таралган. Татарлар арасында Көнчыгышта чыккан китаплар киң таралган. Казан университеты китапханәсендә Әбү Гали Синаның 1593 нче елда Италиядә гарәп телендә басылган “Канун фи тыйбб” исемле китабы саклана.
Библия Европа территориясендә литерлардан сүзләр җыеп басылган беренче китап 1445 нче елда чыга. Ул. Йоганн Гутенберг тарафыннан эшләнгән “Библия”.
АПОСТОЛ 1564 нче елда Иван Федоров чыгарган “Апостол” беренче рус китабы санала.
Беренче татар китаплары Гарәп шрифтлары белән татар телендә басылган беренче китап 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә чыга. Аның авторы–Иероним Мегисер. 1711 нче елда Петр I боерыгы белән татар телендә “Манифест” чыгарыла. Патша Төркия белән сугышның сәбәпләрен Рәсәйдә яшәүче татарларга да төшендереп бирүне кирәк тапкан. 1722 нче елның 15 нче июлендә Астраханьда суднога урнаштырылган поход типографиясендә Персия походы уңае белән язылган манифест татар телендә аерым китап булып басылып чыга.
q 1778 нче елда Мәскәү университеты типографиясендә Сәгыйть Хәлфиннең танылган әлифбасы чыга. q 1785 нче елда И. Шнор типографиясендә Исхак Хәлфин тәрҗемәсендә татарча бер зур күләмле китап чыга. q Екатерина II татарларны тынычландыру юлын да таба: 1787 нче елда дәүләт хисабына гарәп хәрефләре белән Коръән бастырып чыгара. q Казанда 1829 нчы елда “Азиат” типографиясе ачылу белән татар китап тарихының яңа сәхифәсе башлана.
Мәкальләр һәм әйтемнәр v Китап яктыга илтә, тормышны ямьлерәк, мәгънәлерәк итә. v Китап-бакча, андагы язулар-шул бакчаның гөлләре. v Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы. v Китап укысаң-белемең артыр; укымасаң, белгәнең дә онытылыр. v Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаңкүңел агара.
Ø Ø Ø Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Ул һәркемгә дә кирәк. Кулдан-кулга йөри ул, Бөтен телдә сөйли ул. Белмәгәне юк аның, Көзгесе юк дөньяның. Юк аягы, юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк.
КИТАП Өйрән миннән тел, дисең, Миндә барлык сер, дисең, Белмәгәнең бел, дисең, Яктырсың, дисең, аңың, Минем сөйгән китабым! Син-кояшым, таңым да, Син-ләззәтле ялым да, Син-киңәшчем янымда, Син-булышчым, илһамым, Минем сөйгән китабым! Мәхмүт Хөсәен
Китаплар кайда, күпме укыйлар?
Илдә 37% 38% укымый әз укый 15% укый
Столбище авылында 39% үкымый әз укый 51% күп укый 10%
Мәктәп китапханәсендә 30% укымый 50% әз укый күп укый 20%
Безнең сыйныфта 17% 13% укымый әз укый күп укый 70%
Йомгаклау Нинди генә компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гомер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак. Шуңа күрә дә без яшьтән үк китап белән дуслашырга, аңа кадер-хөрмәт белән карарга тиеш.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!


