Каюм Насыйри.pptx
- Количество слайдов: 14
Каюм Насыйри (1825 -1902) КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ЯЗУЧЫ ҺӘМ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ
Санап кына бетерерлек түгел, Каюм бабазның хезмәтен Без белгәне – диңгездән бер тамчы, Бер тамчының меңдер хезмәте. Э. Шәрифуллина
Биография Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар.
Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.
• 1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. • Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше» , – дип бәяләп уза.
Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә.
Эшләгән өлкәләр • Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр: • татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият"; ) • татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Әл-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр); , • этнография; • фольклор;
• педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия"); • астрономия; • математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә"); • География ("Истилаһәте җәгърәфия"); • физиология; • ботаника; • слесарьлык эше; • кулинария.
Каюм Насыйри (1825 -1902) Яңа Татар бистәсе зиратында күмелгән (Казан).
К. Насыйриның исеме бүгенге көндә 2002 нче елда К. Насыйри исемендәге музей ачыла. Ул Казанның Париж Коммунасы урамы, 33 нче йортта урнашкан. Тәүге урынны анда Каюм Насыйриның кулъязма эшләре ала.
Казанның бер урамы да Каюм Насыйри исемен йөртә. Ул Татар Бистәсенең мәдәни һәм тарихи һәйкәлләре сакланып калган үзәк өлеше. Ул республика күләмендә әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе • Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премия — милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятының традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырылган премия. • Премия ел саен педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә бирелә. • Бүгенге көндә республикада Каюм Насыйри премиясенә лаек булган 67 лауреат эшли.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Каюм Насыйри.pptx