КАЛМИЯМ – син минем туган оям Калмия урта мәктәбендә эшләп иҗат итүче шагыйрә Закирова Зөләйха Гаптельхаковна
Безнен адрес : 423884, РТ, Тукай районы, Калмия авылы.
Калмия авылы XVI гасыр азакларында оеша башлый. Беренчеләрдән булып 8 татар, 2 чирмеш, 2 ар килеп утыра. 1918 елда – авылда совет власте оеша. Ул вакытта авыл советы да, магазин да булмый. Авыл советы председателе итеп Гыйлфанов Фассахны, секретаре итеп Зиннурны билгелиләр. 1919 елда авылга кораллы отряд һөҗүм итә. Атаманы Яшин дигән бай була. Авыл халкын рәхимсез талап, кыйнап, бөлдереп китәләр. 1920 елда – балаларны мулланың ак мунчасында укыта башлыйлар. Беренче укытучылар – Кәһәрманов Галимҗан, Миргалим булалар. 1921 – 1922 елларда ачлык хөкем сөрә. Авылда күпләп халык кырыла. 1922 елда иген уңа.
1925 елда – авылда беренче пионерлар күренә башлый. Беренчеләрдән булып пионерга Нуриева Рәхимә апа керә. 1932 елда – “Башак” законы кабул ителә. Аның нигезендә бер уч икмәк урлауда, игеннәргә зыян салуда гаепләнгән һәр кешене үлем җәзасы көткән. 1932 елда – паспорт бирү кертелә.
1978 елда авыл халкын сөендереп Мәдәният йорты ачыла.
1995 елда мәчет тɵзелә
2000 елда шифаханәбез яңа бинага күчә.
2004 елда М. Ш. Шәймиев Калмия мәктәбен ачу тантанасында катнаша.
Калмия авыл җирлегенең күренекле кешеләре:
Рәшит Гәрәй улы Гәрәев — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960). Ул 1931 елның 15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында туа. Туган авылында — башлангыч мәктәпне, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый. 1948— 1950 елларда Рәшит Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре» нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. Армия сафларында хезмәт итә. Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
Калмия авылында иҗат итүче шагыйрәбез Закирова Зөләйха Гаптелхаковна. “Калмиям” җырының сүзләре авторы
Ринас Гайфин – шагыйрь, журналист, язучы, жырчы 1948 елнын 10 сентябрендә Минзәлә районы Малтабар авылында дөньяга килә. 1983 елда Чувашстаннын Батыр районы чемпионы исемен, 1993 елда Чабаксарда “Татар җыры-93” Регионара-зональ фестивале җиңүчесе була. Татар, урыс, чуваш, башкорт, казах, үзбәк, төрек телләрендә аралаша, инглиз , латин телләрен өйрәнә. Хатыны – Зәкия Әхмәдулла кызы белән өч бала, ике онык тәрбияләп устерәләр.
Авылыбызнын матур табигате
“Бүләк”
“Күкчә”
Игәт елгасы
Калмиям туган оям