Презентация1.pptx
- Количество слайдов: 4
ихтияҗы XIX гасыр ахырында XX гасыр башында татар буржуазиясе вәкилләрен дә эшкә куша. Алар арасында Хади Максуди, Ибраһим Терегуловларны күрсәтергә мөмкин. «Татар демократик матбугаты» исемле китапның авторы Р. У. Әмирханов раславынча (Амирханов Р. У. Татарская демократическая печать (1905 - 1907 гг. ). М. : Наука, 1988), XIX гасырда татарча газета яки журнал чыгарырга рөхсәт сорап патша хөкүмәтенә егермеләп гариза кергән. Ләкин самодержавие үзенә бер үҗәтлек белән татарча вакытлы матбугатның юлын бикләп торган. Ә бит XIX гасыр азагында инде Россиядә ул чакта инородцы дип йөртелгән милләтләр телләрендә дә газеталар дөнья күрә. Царизм хәтта «татар» исемле халыкка да Казан татарларына караганда мәрхәмәтлерәк булган. Мәсәлән, Кырымда Исмәгыйль бәк Гаспралы нәширлегендә һәм редакторлыгында «Тәрҗеман» исемле газета 1885 елдан чыга башлый. Украин кебек славян халкын әйтеп тә торасы юк.
Татар телендә легаль вакытлы матбугат барлыкка килгәнче үк газетага яки журналга бик якын торган басмалар булган. Болар РСДРПның Казан комитеты тарафыннан чыгарылган листовкалар һәм прокламацияләр. Ш. Хамматов һәм Ф. Әгъзамов аларны татарча вакытлы матбугатның башы дип саныйлар. Чыннан да, патша хөкүмәте юнәлеше нинди булуга карамастан, нинди максатлар алга куюына карамастан, бернинди басмага да юл ачмый икән, халык үзенең моң-зарын, таләпләрен яшерен чыккан әйберләрдә генә белдерә ала. Нәкъ менә әлеге листовкаларда киң катлау хезмәт ияләренең көндәлек тормышларында туып тора торган иң мөһим, аларны иң интектергән икътисади һәм хокукый мәсьәләләр күтәрелгән, иҗтимагый-сәяси публицистика шуннан башланып киткән.
Татар телендәге яшерен матбугатны, большевиклардан тыш, социалистреволюционерлар да чыгарган. Алар хәтта листовкалар белән генә дә чикләнмәгәннәр. « 1905 елның август-сентябрендә татарча беренче идән асты газеты «Хөррият» нен тәүге ике санын чыгаруда катнаштым. Ул гектографта басылды, массаларны баррикадаларга өндәде. . . » . *** Беренче Россия революциясе барганда эсерлар листоклар чыгаруны туктатмаганнар. Татар халкының алдынгы карашлы вәкилләренең мәдәни һәм сәяси фикер үсешен, халыкның үзаңын үстерүгә ярдәм иткән мөмкинлекләрне: кабатланып чыга торган басмаларны, башка төрки телләрдәге матбугатны, яшерен һәм кулъязма хәлендә чыккан газеталар һәм листовкаларны оста файдаланулары нәтиҗәсендә, легаль матбугатка җирлек әзерләнгән, мөмкинлек ачылу белән, татар телендә бер юлы дистәләрчә газета һәм журналлар чыга башлаган.
Презентация1.pptx