А.Еники презентация Гулия.ppt
- Количество слайдов: 15
Гарәфетдинова Гөлия Вазыйх кызы. Лаеш муниципаль районы МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең 7 нче сыйныф укучысы Җитәкче: Насыйрова Әлфия Хамисовна
Әмирхан Еники әсәрләренең тәрбияви көче (фәнни – тикшеренү эше)
Максат. әдипнең әдәби мирасы турында өстәмә материал туплау, Әмирхан Еники әсәрләрен укып, андагы темаларны, аларның тәрбияви көчен ачыклау.
Бурычлар: Әмирхан Еникинең тормыш юлын өйрәнү; Әмирхан Еники турында әдәбият галимнәренең фәнни хезмәтләре белән танышу; Әдипнең повесть, хикәяләрен укып чыгу.
Эзләнү ысуллары: - мәгълүмат туплау; - мәгълүматны эшкәртү; Эзләнү объекты Еникинең төрле темаларга иҗат ителгән әсәрләре; Ø Әдәбият галимнәренең Әмирхан Еники турындагы хезмәтләре; Ø Әмирхан
Әмирхан Еники мирасы
Әмирхан ага Еникинең мин яратып укыган әсәрләре “Матурлык” “Бала” “Әйтелмәгән васыять” “Ана һәм кыз” “Бер генә сәгатькә” “Мәк чәчәге” Әсәрләрендә язучы кеше күңеленең сафлыгы, гүзәллеге, пакълеге өчен көрәшә.
Әсәрләрдәге темалар төрлелеге Әхлак “Матурлык” хикәясе “Бала” хикәясе Сугыш “Ана һәм кыз” “Бала” “Бер генә сәгатькә” “Мәк чәчәге” Ана һәм бала мөнәсәбәте “Ана һәм кыз” “Бер генә сәгатькә” “Матурлык” “Әйтелмәгән васыять”
Әхлак “Матурлык” хикәясе Күңел дөньясының матурлыгын, рухи халәтне, әхлакый сыйфатларны ана белән бала арасындагы “тирән мәхәббәт дәрьясын” һәркем аңлый алырлык итеп яза Бу гаиләдә мәхәббәт, бер – берсен хөрмәт итү, ярату белән тулы икән. “Бала” хикәясе Вакыйга сугышка кереп баручы солдат Зарифның адашып калган бала белән очрашуы сурәтләнә. Әсәрдәге сюжет кешедә булган иң әһәмиятле сыйфатларны ачуга хезмәт итә: балаларга мәхәббәт, кеше кайгысына битараф булмау, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итү. Бу әсәрләре белән безнең күңелдә әхлак, рухи байлык, мәрхәмәтлелек, миһербанлык, шәфкатьлелек, игелек кебек әхлакый сыйфатларны тудыра.
Сугыш турында язылган хикәяләр Турыдан – туры сугыш кырында барган вакыйгаларны сурәтләми. Ул сугышның кеше психологиясенә ни рәвешле тәэсир итүенә игътибар итә “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Мәк чәчәге” нәсер – хикәяләрендә сугыш фаҗигаләрен сурәтли. Төп геройлары гади хезмәт кешеләре. Әдип дәһшәтле сугыш чорына туры килгән халыкның рухи халәтен ача Сугыш вәхшәтен кеше күңелендә барган кичерешләр позициясеннән чыгып яктырта.
Ана һәм бала мөнәсәбәте “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” хикәяләре Җир йөзендә аналар бик күп төрле : араларында бар бәхетлеләре дә, бәхетсезләре дә. . . Ләкин аларны берләштергән уртак сыйфат бар: алар барысы да бала дип яшиләр, алар өчен кайгыралар, борчылалар, балаларын сагыналар. Нәкъ мәкальдәгечә: “Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы”.
Нәтиҗә Ә. Еники - халкыбызның акылын, зирәклеген, намусын гәүдәләндергән олуг әдипләребезнең берсе. Икенчедән, ул үзенең әсәрләрендә фәлсәфи үткенлек, психологик тирәнлек, алдан күрүчәнлек, сәнгати камиллек белән әхлакый – этик мәсьәләләрне югары күтәрә. Өченчедән, әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу – кайгылары, көнкүрешләре генә сакланып калмый, ә бөтен эчке дөньясы, уй – фикерләре, хисләр диңгезе чагыла.
Дүртенчедән, Әмирхан Еники кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис – тойгыларын, күңелнең кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны сөенеч һәм көенечләрен үзенә генә хас булган язу алымы ярдәмендә күрсәтә белә. Бишенчедән, Әмирхан аганың кайсы гына әсәрен алсак та, милләтебезнең затлылыгын, татарларга хас акыллылык, сабырлык үрнәкләрен күрәбез.
Ә. Еники безнең арабыздан 2000 елның февраль аенда китеп барды… Үзе әйтмешли, әдәбиятны «күңел һәм намус эше» дип санап ул газиз милләте өчен гаять кыйммәтле рухи, әхлакый, фәлсәфи һәм эстетик хәзинә булган үлемсез әсәрләр иҗат итеп калдырды. Халыкның, бигрәк тә милләтнең яшәве, алга таба үсеше кыен булган елларда да, «томанлы» елларда да милләткә һәм аерым-аерым кешеләргә яшәүдә ышанычлы юлны югалтмаска булышырдай, җирдәге Намус һәм Гаделлек маякларын күрсәткән, әнә шуларны раслаган гүзәл әсәрләр язды ул. Шул ук вакытта алар, ул әсәрләр, үтә милли һәм халыкчан әсәрләр иде. Татар укучысының күңеленә бик тә ятышлы, халык җырлары кебек бик тә кадерле әсәрләр иде алар. Әнә шуңа күрә үткән гасыр ахырында Әмирхан Еникигә «Халык язучысы» дигән исем бирелү Гаделлекнең һәм Әмирхан Еникины яклаучы, яратучы меңләгән кешеләрнең җиңүе, тантанасы булып кабул ителде. Дөресендә дә, чын-чыннан халык язучысы иде бит ул безнең Әмирхан агабыз! Әлфия Мотыйгуллина
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
А.Еники презентация Гулия.ppt