Конкурс Сабага-80(2003).ppt
- Количество слайдов: 41
« Эх, Сабам, гүзәл Сабам» район бәйгесе
80 ЯШЬЛЕК ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН , САБАМ!
Районыма 80 яшь тулды: Юбилеең белән, төбәгем! Синең белән бергә шатланам, Синең белән тибә йөрәгем. Илкәем дә бүген шатлана, Шанлы август килде әйләнеп. Бүләк итик газиз Ватанга Көлтәләрнең тыгыз бәйләмен. Көлтәләрдән аккан ашлыклар Келәтләргә тулсын мул булып. Бәйрәм көннәрендә табыннар Нигъмәтләрдән торсын сыгылып. Сәлам белән, райондашларым! Телим сезгә хәләл баюны. Сезнең белән мин дә шатланам. Олпат яшькә җитте районым. Илдар Яхъя
Район хакимияте башлыгы, халык депутатларының район Советы рәисе Рәис Нургали улы Миннеханов
Саба яшьләре җыры Хәй Вахит сүзләре Аллаһияр Вәлиуллин музыкасы Эх, Сабаның юллары ла Урман аша барасы. Безнең Саба егетләрен Белә Казан каласы, Эх, ма! Егетләрен Белә Казан каласы. Сызылып таңнар аткан чактан Матур сайрый кошлар да, Сайрар кошлар җырын суза Егетләр дә, кызлар да, Ай , ли, җырын суза Егетләр дә, кызлар да. Безнең Саба яшьләренең Ялкынлы йөрәкләре. Ярышларда җиңеп чыгу Аларның теләкләре, Ай, ли, җиңеп чыгу Аларның теләкләре.
Саба районы үзенең гүзәл табигате, хәтфә болыннары, урман – күлләре, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы! Саба ягы гасырлар буена төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан. Ата – бабаларыбызның күркәм эшләре һәм тырышлыклары нәселдән-нәселгә күчеп дәвам итә.
Барысын да сөйләүче тугра Саба муниципаль районы гербына – 5 ел Герб- аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең, районның байракларына, акча һәм печатьләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, эмблемасы, туграсы ул. Саба муниципаль районының хәзерге гербы расланганчы, аның туграсы ролен мәдәният йорты рәссамы Миннехарис Алтынбаев ясаган эмблема үти. Ул хәзер хакимият бинасының өченче катындагы стенада саклана. Районыбызның хәзерге гербын эшләү комиссиясе белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов җитәкчелек итә. Ә эшче төркемне хакимиятнең аппарат җитәкчесе Расих Сабиров җитәкли. Ул турыдан – туры Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы белән берлектә эшли. Аның кушуы буенча озак еллар район музее белән җитәкчелек иткән Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева Саба төбәгенең кыскача тарихын язып тапшыра. Шуңа нигезләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Чулпан Йосыпова 15 вариантта районның тарихи, мәдәни һәм башка җирле традиция һәм үзлекләрен чагылдыручы, нигезендә чыршы агачы булган герб үрнәкләрен тәкъдим итә. Шулар арасыннан берсе (рәсемдә ) –хәзерге гербның тасвирламасы 2005 елның 14 ноябрендә район Советы депутатлары карары нигезендә раслана. Гербның геральдик тасвирламасы мондый: “Яшел читле алтын кырда яшел чыршы, аннан читкә өскә таба тараючы һәм югалучы ике тапкыр кисешкән көмеш –зәңгәрсу-көмеш атланмалар кебек ике агым уза”. Чыршы – озын гомер, ныклык, көч чыганагы символы. Яшел төс – табигать, сәламәт тормыш үсеше, алтын – уңыш һәм байлык символы – район икътисадының төп юнәлешен күрсәтә. Геральдик фигура – дулкыны киңәйтелгән атлама – районның су ресурсларының төп өлешен тәшкил итүче чишмәләргә ишарәли. Алар, кушылып, инешләр-Мишәгә, Сабинкага әвереләләр. Алар үз сулары белән Иделне, Нократны туендыралар.
Сыек зәңгәр төс – намус, сафлык, хөрмәтлелек, күркәмлек, югары омтылышлар символы. Шулай итеп, герб символлар, читләтеп әйтү белән районның табигый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Ни өчен нәкъ менә туграның нигезе чыршы булган гербны сайлаган безнең депутатларыбыз? Беренчедән, чыршы агачы элек – электән һәм бүгенге көндә дә районыбыз урманнарының нигезен тәшкил итә. Саба урман хуҗалыгы – даны еракларга таралган, Россия күләмендә билгеле коллектив. Икенчедән, тарихи күзлектән караганда да, чыршы агачы гади агач кына түгел. Төрки халыклар тарихын өйрәнүче галим Морат Аджи “Европа, төркиләр, “Бөек Дала” дигән китабында төрки халыкларда чыршы моннан өч – дүрт мең еллар элек үк, ягъни, төркиләр ислам динен кабул иткәнче үк, раштуа чыршысыннан да алда, изге агач булып саналуын яза. Алар чыршы агачы җирнең нәкъ үзәгендә, риваять буенча, кендегендә урнашкан һәм очы белән Тәңренең йортына менеп җитә дип уйлаганнар. Дөрестән дә, Фәләстиндә чыршылар үсми бит, Мисырда да юк алар, ә менә Төрки халыкларның барлыкка килгән урыны Алтай тауларында үсә бит ул чыршы агачы. Димәк, районыбыз гербында чыршы агачы булу, беренчедән, аның ылыслы урманнарга бай булуына ишарәләсә, икенчедән, безнең бик борынгы төрки бабаларыбызның изге агачы гербның нигезе итеп алыну халкыбызның үткәне белән элемтә турында сөйли. Саба муниципаль районының гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Россия Федерациясенең геральдистлар берлеге белән берлектә эшләнеп, дәүләт теркәве уза. Район гербы сурәте район җирле үзидарә органнарының мөһер, бланк һәм башка рәсми документларында, шул органнарның бина фасадларында, район Советы утырышлар залында, Саба муниципаль районы Советы башлыгының, башкарма комитеты җитәкчесенең эш кабинетларында урнаштырыла.
. . . Авыллар, районнар – кешеләр кебек. Аларның һәркайсының үзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Байлар Сабасының бик борынгы төбәк икәнен дәлилләүче чыганаклар байтак. Мәсәлән, XIV гасыр ахырында –XV йөз башында иҗат ителгән татар халык дастаны “Идегәй” дә ул: Изге шәһре Болгарны, Астаналы Сиварны, Капкасы биек Казанны, Чулмандагы Җүкә Тау Урмандагы Сабаны. . .
Фоторәсемдә илленче еллар ахырында төшерелгән Сабаның үзәк урамын күрәсез. Игътибар итик: биналарга кергән электр чыбыклары да күренми әле (рәсемдәге баганалар телефонныкы һәм радионыкы). Хәзер Закир Йосыпов урамын ул күзлектән карап танып та булмый.
Күпне күргән , кичергән нарат Сабаның үткәне булган бу горур нарат турында төрле риваятьләр бар. Шуларның берсен искә төшерик. Икенче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән бер солдатны Америкага алып киткәннәр. Анда яшәүче бер мөселман карты, әлеге әсирнең безнең якныкы икәнен белгәч: ”Сабаның Эзмә ягындагы нараты торамы – үсәме? ”- дип сораган, имеш. . . 2010 нчы елда шушы тарихи агачыбызга кул салып, аны кисеп киттеләр. Ни хикмәттер: Сабаның көньягында – Сатыш юлы янында да ялгыз нарат бар. Әллә игезәк наратлар булдылар микән алар? . . .
Тарих битләреннән 1920 елга чаклы Саба районы биләмәсе Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, ә 1920 елдан Мамадыш кантонына карый. Районның административ үзәге- Байлар Сабасы авылы 1924 елдан 1930 елга чаклы волость үзәге булып тора. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) шул елның 10 августындагы карары нигезендә, Татарстанда оештырылган утыз өч район исәбендә (аңарчы биш район гына була) безнең район да төзелә. Ул, Мамадыш, Әбде, Теләче, Чүриле волостьларын эченә алып, 114 авылны, 8 пүчинкәне, 79 авыл Советын берләштерә. Саба районы Татарстан Республикасының төньяк өлешенә урнашкан. Гомуми мәйданы 1098 квадрат километр. 31790 халкы бар (96 проценты татарлар, калганнары башка милләт вәкилләре). Район үзәгендә 7, 1 мең кеше яши.
Алар – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. Ø академик Әбрар Кәримуллин; Ø СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров; Ø композитор – Рөстәм Яхин (Татарстан Дәүләт гимны авторы) Ø композитор- Хөснул Вәлиуллин; Ø композитор – Фасил Әхмәтов; Ø музыка белгече- Мәхмүт Нигъмәтҗанов; Ø рәссам- Тавил Хаҗиәхмәтов ( Татарстан Дәүләт флагы авторы)
Алар – безнең горурлык! v Сабалылар якташлары – Советлар Союзы Геройлары – Иван Башкиров, Гали Закиров, Вәлит Хаҗиев, Зәки Хәбибуллин, Михаил Сергеев; v Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Абдулла Мотыйгуллин; v Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов, Рәхмәтулла Фәтхуллин, Вәзыйх Мәүликов һәм дәүләтебезнең, иҗат оешмаларының төрле премияләренә лаек булган дистәдән артык шәхесләр белән чиксез горурланалар.
Алар – безнең районнан! Күренекле фән эшлеклеләре Әбрар Кәримуллин, Азат һәм Ринат Әхмәдуллиннар, Алмаз Ахунҗанов, Марат Гыймадиев, Минзакир Әбсәламов, Наил Шәмсетдинов, Әлфия Ибраһимова, Михаил Кириллов, Ризәлә Шәфыйкова, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Рифат Сверигин, Мөхәммәтвасил Зарипов, Дөрия Рамазанова, Фәүзетдин Билалов, Билал Минһаҗев һәм башкалар – безнең районнан чыккан кешеләр. Гомумән, фән докторларыбыз, кандидатларыбызның саны 50 гә якынлаша.
Тенеки көмешчеләре. . . Әйе, аларның даны еракларга таралган. Көмешчелек Болгар дәүләтенең үсеш чорларына барып тоташа. Моны байтак кына фәнни хезмәтләр, татар ювелир сәнгате үрнәкләре һәм тарихи ядкарьләр раслый. -Әйтик, 1987 елда табылган ярымай рәвешендәге кызыл сатинга ялтыравыклы тәңкәләр тагып ясалган кашлы хәситә Саба төбәгендә таралган кәсепнең юл башын тагын да төгәлрәк ачыклауга ярдәм итә, - дип язды Татарстан сынлы сәнгать музее хезмәткәре Розалия Шаһиева. Анда үрдәк сурәте чүкеп ясалган бер тәңкә мәҗүсилек авазларын чагылдыра һәм бу хәситәнең тууы XII-XIII гасырларга туры килүен тәгаенләргә мөмкинлек бирә. Шундый ук табылдык җәүһәрләрнең берсендә ”Зәбре Болгар”-”Болгарда сугылды” дигән язулы тәңкә бар. Димәк, Саба көмешчеләрендә сакланган бу гаҗәеп һөнәрнең тамырлары Болгар дәүләтенең үсеш чорларыннан ук килә, дияргә тулы җирлек бар. . .
Байлар Сабасы районының мәчете – иң борынгы бина. Ул 1841 елда төзелгән. Хәзер районда 31 мәчет эшли. Сатыш мәдрәсәсе бинасы да – районыбыздагы тарихи һәйкәлләрнең берсе. Ул XVIII гасырлар ахырында салынган.
Татарстан Республикасы Милли музееның Саба филиалы – кунакларның һәм райондашларыбызның иң яраткан урыннарының берсе. Андагы экспозицияләрне олылар да, балалар да бик яратып карыйлар.
Беренче китапханә һәм клуб урнашкан Гали бай йорты. Соңрак анда район хәрби комиссариаты эшләде. Сабада беренче китапханә Советлар хакимиятенең беренче елында ук барлыкка килә. 1918 елда авыл активисты Шәриф Галиев итче сәүдәгәр Гали Нуриевның таш келәтендә китаплар туплап, халыкка беренче мәдәният хезмәте күрсәтә башлый. Район хәрби комиссариатының элеккеге бинасының Урам яктагы аскы катында булган инде түәге мәдәният учагы. Тарихка тирәнрәк үтеп керсәк, Сабада XIX гасыр башында имамлык иткән Сәйфетдин хәзрәтнең китапханәсе якын тирәдә һәм Казан губернасында дан тоткан. Гомумән алганда, 1930 еллардагы репрессияләргә кадәр яшәгән Байлар Сабасы авылындагы барлык муллаларның да бай китапханәләре булуы һәм алардан укымышлы кешеләрнең файдалана алулары тарихта билгеле. 1945 елгы хисапта 230 китап укучы булганлыгы мәгълүм. Шуларның ике йөзе – балалар. Бу чорда китап фонды 2350 данәгә кадәр үскәнлеге күренә. 1950 елда район китапханәсе мәчет янындагы яңа агач бинага күчерелә, 1971 елдан яңа китаплар кайта. 1951 елда китапханәгә 27 исемдә журнал, 16 төрле газета алынган. Китапханә кичке 9 га кадәр эшләгән. 1960 елның ноябрендә район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе мәчетнең югары катына күчерелә һәм 1991 елга кадәр, ягъни 31 ел дәвамында шунда хезмәт куя.
Саба төбәге гомер – гомергә үзенең язучылары һәм шагыйрьләре белән горурланып яши. Җамалетдин әс-Сабави (1780 -1866), Камалетдин Болгари (. . . -1833), Габделмәннән (1858 -1908) һәм Солтан Рахманколыйлар (1888 -1916) башлаган иҗат традицияләрен Мәгъсум Хуҗин, Газиз Нәбиуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Тәлгат Нәҗмиев, Рөстәм Зарипов кебек СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзалары дәвам итте һәм итә. 2004 елда 80 авторның иҗатын берләштергән “Саба шагыйрьләре” дип исемләнгән китап дөнья күрде.
Мәгариф тарихы Әлеге тарихи бина 1925 елда сафка кереп, 1932 елны Совет урамының көньяк башына күчереп салынган бина. 1932 -1954 елларда районара колхоз мәктәбе булган, шулай ук рабфак, спецшкола буларак эшли. Аннан соңгы елларның җәйге айларында пионер лагеры булып хезмәт итә. 600 гә якын хуҗалыклы авылда Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр хөкүмәт тарафыннан ачылган мәктәпләр булмый, ә мәчет каршында мәдрәсәләр генә эшли. Мәдрәсәләрдә уку-язу өчен парта, өстәлләр юк. Белемгә омтылышлы балалар идәнгә аяк бөкләп утырып дәрес укыган. 18 гасырда әзер муллалары булган урыннарда мәдрәсәләр ачыла башлый. 1780 елда Саба, Сатыш авылларында мәдрәсәләр ачыла. Революциядән соң авылларда совет мәктәпләре ачыла. 1922 елда Шәмәрдән бистәсендә кечкенә генә йортта урнашкан мәктәптә беренче кыңгырау шалтырый. 1934 елда параллель класслар булдырылып, мәктәп җидееллыкка күчә. 1923 елда “Бетсен наданлык!” дигән ирекле җәмгыять төзелә. 1925 елда Байлар Сабасы авылында, агачтан тулы булмаган урта мәктәп бинасы салынып бетә. Мәктәп бинасы хәзерге Совет урамының 55 нче йортында урнашкан. 1932 -1933 елларда Сабада укучылар саны арта, бигрәк тә башлангычлар өчен биналар җитми. 1932 елда башлангыч терәк мәктәп салына. Урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш 1938 -1939 уку елында була. 10 нчы классны 22 егет һәм кыз тәмамлый. 1942 -1943 уку елында мәгариф бүлегенә караган 60 башлангыч мәктәп, 11 тулы булмаган урта мәктәп һәм 2 урта мәктәп булган. Саба районы укучылары 1960 нчы елларда республика күләмендә иң югары өлгереш биргән. 1960 -1970 елларда кичке мәктәпләрнең роле арта. Шәмәрдәндә 1974 елда мәктәпнең яңа бинасы ачыла. 1974 -1975 уку елында район мәктәпләрендә белем алучылар саны – 12840 ка җитсә, укытучылар -843.
Бүгенге көндә Саба аграр көллияте статусы белән аталучы авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче бердәнбер уку йортына да нәкъ менә шушы 1980 елда нигез салына. Рәсемдә: Саба аграр көллияте бинасына беренче нигез ташын салу күренеше. ПМК-159 төзүчеләре-сулдан –уңга: И. Мамедов, М. Сабиров, Р. Хәйбриев 1980 -1984 уку елларында 875 укучы училище тәмамлый. Бу елларда уку йорты 38 нче Саба урта һөнәри техник училищесы исеме белән йөртелә. 1995 -2005 елларда 104 нче һөнәри училищеда 1530 укучы белгечлек алган. Район мәгариф бүлегендә сакланган приказлар кенәгәләре 1938 елдан гына башлана. Приказлар кенәгәсендә иң беренче язма латин хәрефләре белән язылган һәм беренче имзаны 1938 елның ноябрендә мәгариф бүлеге мөдире Ильин Иван Ильич куйган. Бүгенгесе көнгә кадәр 13 мәгариф бүлеге мөдире эшләгән.
Саба урман хуҗалыгы – даны еракларга таралган хезмәт коллективы. Биредә 800 кеше эшли. Ел саен барлык башкарылган эшләр суммасы 110 миллион сумга якынлаша. Саба урман хуҗалыгы 6 урманчылыкны, Үзәк урман пунктын һәм Түбәнге складны берләштерә. 62000 гектар мәйдандагы Саба урманнары республикабызның 8 район биләмәсенә урнашкан. Урман бистәләренең һәм авылларның, социаль йөзен үзгәртү һәм экологик хәлне яхшырту буенча күпкырлы эш алып барыла.
Нургали Миннехан улы Миннехановны – Саба урман хуҗалыгының легендар директорын белмәгән кеше юктыр, 30 елга якын шушы коллективны җитәкләгән бу шәхеснең халык өчен башкарган хезмәтләренә тагын бер тапкыр сокланабыз!
Саба Лесхозының сувенирлар цехы. Биредәге һөнәрчеләр ясаган әйберләр күз явын алырлык. .
“Саба таңнары “ газетасы редакциясе һәм типографиясе Район оешканда 1930 елда салынган бина. Биредә озак еллар партия райкомы район Советы башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы идарәсе, комсомол райкомы аппаратлары эшләде. Сиксәненче еллар башыннан – район газетасы редакциясе һәм типографиясе.
И, газетам, тормыш сабагым, Таңнары бул һәрчак Сабаның! Район оештырылгач, аның газетасын булдыру мәсьәләсе көн үзәгенә килеп баса һәм 105 көннән, ягъни 1930 елның 25 ноябрендә – нәкъ моннан 80 ел элек ул “Колхоз байрагы” исеме белән дөнья күрә. Партия өлкә комитеты мөхәррир итеп Зыя Маликованы җибәрә. Типографиягә нигез салу өчен дә Казаннан Локман Хәйруллин килә. Тәүге санны ул җыя, Хәлил исемле кеше баса. Җиделе лампа яктысында газета баса торган машинаны кул белән әйләндерәләр (1956 елда гына электр тоташтырыла). Әмма район елъязмасы дәһшәтле сугыш елларында да чыгуын туктатмый. Аның иҗат остаханәсен узган Мәгъсүм Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Рафис Әхмәтов, Зөфәр Шәйхетдинов, Сәйдә Зыятдинова һәм башка бик күпләр чын язучылар, шагыйрьләр булып танылдылар. Журналистларның, полиграфистларның уртак тырышлыгы белән газетаның эшләнеше камилләшә бара. Соңгы елларда “Саба таңнары “тулысынча компьютер техникасы белән чыгарыла. Санлы фотоаппаратлар, интерфейс кебек заманча җиһазлар кулланыла. Әмма газетабызның бер ягы – аның форматы кечкенә булу. Бу Япониядә һәм Бөекбританиядә эшләнгән ризограф - дубликатор кебек газета баса торган заман техникасының мөмкинлеге белән бәйле.
Газета үз тирәсенә иҗат көчләрен дә туплый. 1957 елда танылган шагыйрьләр Нәби Дәүли һәм Сибгат Хәким, Фатих Кәрим фатихасы белән язучы Газиз Нәбиуллин “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсен оештыра.
1962 елда районыбызда чыга торган “Колхоз байрагы” газетасы бетерелеп, халык Арчада чыгучы “Коммунизмга” газетасын алдырырга мәҗбүр ителә. Бу хәл 8 айга сузыла. Рәсемдә газета бетерелер алдыннан редакция һәм типография хезмәткәрләренең җыелып, ”соңгы” тапкыр истәлеккә фотосурәткә төшүләре. Өске рәттә: (сулдан уңга) Тимершаех Әхмәтшин, (мөхәррир), Нур Хәйруллин, Әхмәт Фәтхуллин, Газиз Нәбиуллин, Габделбәр Мәннанов, Мәгъсүм Хуҗин, Якуп Зарипов. Урта рәттә: (сулдан уңга) Хәтимә Дәминова, Фәрхинур Шәйхелисламова, Мәгъмүрә Сафина, Мәрфуга Нәбиуллина, Камәрия Әхмәдуллина, Фәкиһә Нигъмәтҗанова, Әминә Шакирова. Аскы рәттә: Әсгать Гомәров, Наҗия Нигъмәтҗанова, Флүрә Закирова, Маһибану Нигъмәтҗанова, Мәүлүдә (? ), Рәис Габдрахманов.
Кәрим Тинчурин –Сабада (матбугат ветераны хатирәсе) 1933 елда мин туган авылым Кече Шыңарга кунакка кайттым. Сабада чыга торган “Колхоз байрагы” редакциясенә дә сугылдым. Газета мөхәррире Саимә Кәримова (ул соңыннан Казанга күчте, тарих фәннәре кандидаты исемен алды) минем белән танышкач та, Сабага эшкә кайтырга үгетли башлады. Мин ризалаштым. Элеккеге типография бинасында бер бүлмә. Хезмәткәрләр өчәү – Саимә апа Кәримова, Кәримов һәм мин. Хәзерге кебек йөзләгән хәбәрчеләребез булмаса да, район җитәкчеләре, колхоз активы, комсомол яшьләре белән тыгыз бәйләнештә булып, көн кадагына суга торган мөһим мәсьәләләрне яктыртуда теләп булышлык күрсәтәләр иде. 1934 елда булган бер вакыйганы бик ачык хәтеремдә калган. Редакциядә үзем генә идем. Шул вакыт бүлмәгә өстенә гади кожан кигән бер мөлаем йөзле кеше килеп керде. Бик нәзакәтле генә исәнләшеп, командировка кәгазен сузды. Карасам, каршымда атаклы язучыбыз Кәрим Тинчурин басып тора икән, ләбаса. Ул “ Булат бабай гаиләсе” дигән әсәре өчен материал җыярга килгән. Без аңа бу мәсьәләдә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәттек. Ә мин күренекле драматург белән очрашуны гомер буе күңелемдә сакладым. Сабада миңа озак эшләргә туры килмәде. Ләкин район газетасы мине һәрвакыт үзенә тартып торды. Нәгыймә Сабирова Казан. 1972 ел
1930 -2010
“Саба таңнары” килгән көн Район газетасының 70 еллыгына багышлыйм “Саба таңнары” килгән көн Бездә гел бәйрәм кебек. Гәҗит укырга дип өйгә Дус – ишләр килә кереп. “Светофор”ың яктырта: Юлда саксызлык – хәтәр. Ә кыңгыр эшләр булганда “ 02” итә хәбәр. Гомерле бул син, газетам, Күңелле бул укырга. Язсын яңа гасырда да Җаннарны җылытырга. Яңа елда да, газетам, Алдырачакмын сине. “Саба таңнары” һәр йортка Нур булып керсен иде. Рифгать Фатыйхов Шекше урта мәктәбе ветеран укытучысы
“Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективына Мөхтәрәм журналистлар, полиграфлар, хәбәрчеләр Сезне, барыгызны да, район елъязмасының тәүге саны дөнья күрүгә 80 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз. Газетабыз гомер – гомергә партия – совет һәм хәкимият органнарының якын ярдәмчесе, төп идея коралы булуын уңай бәялибез. Дөрестән дә, “Саба таңнары” ның үз йөзе, үз укучылары бар. Шуңа күрә аның тиражы да тотрыклы саклана. Сезне, район елъязмасын тудыручыларыбызны, тагын бер мәртәбә 80 еллык юбилейлар белән тәбрикләп, дөньяларның тыныч, матди һәм рухи байлыкларның мул, иҗа шатлыкларының еш булуын теләп калабыз. Сез- халыктан, халык “ Саба таңнары”ннан аерылмасын!
Районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. 2 мәдәни- спорт комплексы, 1 районара мәдәни- спортү зәге, 34 спорт залы, ябык бассейн, ясалма бозлы”Нарат” спорт комплексы, 16 хоккей тартмасы һәм башка объектлар хезмәт күрсәтә. Меңләгән егетләр Һәм кызлар спортның 35 төре белән шөгыльләнә. Районыбыз каратэчылары осталыгы халыкара ярышларда югары бәяләнә. Картинг буенча Россия һәм Татарстан ярышлары даими рәвештә Сабаның “Аргамак”, Лесхозның “Карпат” картодромнарында үтә.
Биючегә сүз әйтмәгез, Бии – бии остара. . . Альбина Мөбәрәкҗанова – Саба кызы. Биюче – балетмейстер. 1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать акдемиясен тәмамлаган. 1998 елда Мисырда үткәрелгән IX халыкара бию фестивалендә катнашу бәхетенә дә ирешә. Ул районкультура тормышының үзәгендә кайный. Альбина җитәкләгән “Дулкын” бию коллективы лауреат исеменә лаек булды. Заманында Сабада “Дулкын” бию коллективы районны гөрләткән. 1987 елда хәтта “халык коллективы” дигән исемгә дә лаек булган. Соңгы елларда таралган. Альбинаны эшкә алганда районның культура бүлеге мөдире: “Дулкын”ны аякка бастыр” -дигән. Альбина кечкенәдән бию сәнгате белән кызыксына. Бу кызыксыну аны музыка мәктәбенә алып килә. Соңгы елларда бию сихерли үзен.
Районда сәнгать смотрлары, сәнгать фестивальләре, эстрада концертлары әледән – әле булып тора. Халыкка 25 мәдәният йорты, 30 авыл клубы, 29 китапханә хезмәт күрсәтә. Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе, 5 халык коллективы, хореографик түгәрәкләр, гармунчылар ансамбльләре уңышлы эшләп килә. “Дулкын” бию коллективы –районыбыз горурлыгы. Аны Татарстанда гына түгел, Россия шәһәрләрендә дә яхшы беләләр. Үзләренең иҗаты белән яшь гармунчылар да, ветераннар да тамашачыларны куандыра.
Сабам минем – гүзәл ягым Оскар Усманов музыкасы Резеда Вәлиева сүзләре Сабам - минем гүзәл ягым, Әкиятләрдәй балачагым, Сиңа гына тарта гел күңел. Мишәләргә кайтулары, Сызылып таңнар атуларын Бер күрүе үзе бер гомер. кушымта: Сабам – минем гүзәл ягым, Бу киңлекләр кайда тагын? Дулкын – дулкын иген кырларың, Алтын куллы ул – кызларың, Мәңге сүнмәс йолдызлары, Сезгә минем йөрәк җырларым. Саба – дуслар ягы, Синдәй гүзәл бармы тагын? Урманнарың, матур күлләрең, Балам кайткан дигән кебек, Чәчләремнән сөеп-сөеп Исә синең хәтта җилләрең. Кушымта шул ук. Данлы Мишә буйларында, Шанлы Сабантуйларында Чәчәк атты яшьлек елларым. Дусларымның туган җире, Әкиятләрдәй гүзәл илем, Мәңге- мәңге күреп туймамын.
Урманнарга керсәм. . . (Татар халык җыры) Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен түгел, төзен кис. Гел генә дә бергә яшәп булмас, Утыраек әле бүген кич. Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Уянмаган кошлар калмасын. Кай җирләрдә йөрсәң гел яхшы бул, Сокланмаган кеше калмасын. Урманнарга керсәм, хәйран калам Яшь имәннең бөгелүенә. Үз –үземә, дуслар, хәйран калам Сезнең өчен өзелгәнемә. Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен түгел, төзен кис. Гел генә дә бергә яшәп булмас, Җырлыем әле сезгә бүген кич.
Башкарды: Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең II класс укучысы Кашапова Ильзирә Айрат кызы, Габделхакова Айгөл Айдар кызы Махмутова Гүзәл Рашат кызы Җитәкчесе: Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Кашапова Гөлнара Зәкәр кызы
Конкурс Сабага-80(2003).ppt