Чишмәле Сап китапханәсе тәкъдим итә Халисә Мөдәррисова “Соңгы сер”
Дина белән Мәрдан арасындагы мәхәббәт кара болыт баскан күк йөзендә бер балкып, бер яшеренеп йөзгән ай, танклар таптап үткән, ләкин үлми калган маргаритка чәчәкләре өстендәге таң чыгы, җәйге челләдә уйнаган аҗаган кебек гаҗәп оялчан да, самими дә. бар булмышны бөтереп алырлык көчле дә, бәллүр кебек саф та иде.
Солдатлар утырган состав артыннан баласын күкрәгенә кыскан, чәчләре җилгә тузгыган яшь кенә хатын йөгерә: Мишш-ша, nein, Мишш-ша-а-а!
Динаның ялварып, илереп елаган тавышы паровозның Сузып кычкыртуына сеңеп юкка чыкты. . .
-Кая йөгерә егыла-егыла, вәт дивана хатын, -Поездны куып җитеп буламыни, дура! -Немка бит, үҗәт хатын.
-Герман җирендә кемнеңдер орлыгы кала. -Трибуналдан курыкмаган, молодец! -Андый эштә трибуналны кем уйлап тора….
Көпчәкләр көенә тик Мәрданның генә йөрәге сулкылдады: “Калдылар, калдылар. . . ” Дина белән бергә аның улы да мәңгелеккә Герман җирендә калды.
Ялга кайтып барган Мәрданга чегән хатыны Әйткән сүзләрне ул торып-торып искә алачак әле. . .
Менә аның туган төяге, менә аның тамырлары береккән, кендек каны тамган балачактагы эзләре тузанда уелып калган кадерле туган җире. . .
Тиздән улы Бакыен кочагына алачак. . .
Ә Илсөяре ничек шатланыр аны күргәч. . .
Картаеп үлем түшәгенә егылгач та, гомер буйларына исләреннән чыкмаган, төннәрен “Дина”, ”Александр”дип саташулар. Мәннан карт соңгы серен кемгә ачар? ? ? Очрашулар булырмы? ? ?
Файдаланылган әдәбият: -Халисә Мөдәррисованың “Соңгы сер”китабы -Интернет челтәреннән алынган фотолар