Тукай районы батырлары.ppt
- Количество слайдов: 8
Батырлык дәресе Класс сәгате
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар кебек күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул. . . ” (Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”)
Тукай районы Бөек Ватан сугышы геройлары Якупов Кәлимулла Якуп улы Шәрипов Нурми Халяф улы
Нурми Шәрипов ► Шәрипов Нурмый Хәләф улы 1925 елның 25 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Тукай районы Казаклар авылында туа. Милләте — татар. 7 еллык белемне Теләнче Тамак авылында ала. Колхозда ат караучы булып һәм төрле эшләрдә эшли. ► 1943 елның февраленнән Совет Армиясе сафларында.
Нурми Шәрипов 1943 елның августыннан хәрәкәттәге армиягә алына. 53 нче гвардия танк бригадасының (1 нче Украина фронты, Знче гвардия танк армиясе, 6 нчы гвардия танк корпусы) разведка взводы командиры гвардия сержанты Н. Шәрипов Украинаны азат итүдә катнаша, беренче төркем белән Днепрны кичә, дошман оборонасын өзеп, Львов шәһәренә барып җитә. Аның разведчиклар отделениесе танклар һәм бронетранспортерларда, авыр урман юлларын бри гададан элек үтеп, дошман гарнизоннарын һәм подразделениеләрен юкка чыгара. 1944 елның 27 июлендә сержант Шәрипов Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә. Кукизув авылы янында ул, беренчеләрдән бу лып, дошман траншеясына бәреп керә һәм, ан дагы пулемет расчетын юкка чыгарып, офицерны әсир итә.
Нурми Шәрипов Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Шәрипов кулга төшергән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы дошманнарны һәм үзен граната белән шартлата. Үлгәннән соң, 1944 елның 23 сентябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
Якупов Кәлимулла Якупов Николай (Камил) Якуп улы 1920 елның 15 мартында хәзерге Татарстан Республикасы ның Тукай районы Иштирәк авылында кресть ян гаиләсендә туа. Татар. 1939 елда Чистай шәһәрендәге медицина техникумын тәмамлый. Кама Тамагы районы Кариле авылында фельдшер булып эшли. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1939— 1940 елларда фин сугышында, 1939 елда Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша.
Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 15 гыйнварында бирелә
Тукай районы батырлары.ppt