КАЛИМУЛЛИНА_АЛМАШЛЫК,САН ЯСАЛЫШЫ.ppt
- Количество слайдов: 18
Алмашлык һәм сан сүз төркемнәренең ясалышы
Саннар ясалышы Татар телендә тамыр саннар күп түгел. Аларнын саны, алынмаларны да алып, утыздан артык. Алар берәмлекләрдән: бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз; унарлыклардан: ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан; йөзлекләрдән, меңәрлекләрдән һ. б. торалар: йөз, мең, миллион, миллиард, триллион һ. б.
Сан сүз төркеменең ясалышы үзенчәлекле: алар бары тик үз эчләрендәге сүзләрдән генә төзелә. Мәсәлән: унбиш, мең тугыз йөз алтмыш ике, сиксән тугыз һ. б. Дөрес, тарихи рәвештә дистә саннарының ясалышында төрле тел элементларының катнашуы сизелә. Әйтик, алтмыш (алты + мыш), җитмеш (җиде + меш), сиксән (сигез~сәкиз + ән) һ. б. Әмма -мыш, -ән(-ан) кисәкләрен галимнәр борынгыда шулай ук дистәне, ягъни ун төшенчәсен белдергән дип саныйлар. Сан исемнәренә шулай ук чирек, ярты, ярым сүзләре дә кертелә. В. Н. Хангилдин аларны өлешлекләр дип атый.
Ф. Ганиев фикеренчә, татар телендә ясалма саннарның компонентлары ике төрдәге бәйләнеш белән кушылалар: 100 гә кадәр булган ясалма саннар компонентлары тезүле бәйләнеш нигезендә кушу юлы белән ясалалар: ун+бер, ун+ике, егерме+бер, сиксән+тугыз, туксан+алты һ. б. 100 дән югары булган ясалма саннар компонентлары ияртүле бәйләнеш нигезендә тапкырлау юлы белән ясалалар: ун˟мең=ун мең, өч˟йөз=өч йөз һ. б. сан+сан тибы сан˟сан тибы
Ике компоненттан торган саннар кушма саннар дип аталалар. Компонентлары икедән күбрәк булган саннар тезмә саннар дип атала: бер йөз ун, биш мең бер йөз утыз алты. Тезмә саннарны компонентлары кушылып ясалган саннар белән бергә компонентлары тапкырлап ясалган саннар да тәшкил итәргә мөмкин: җиде ˟ йөз + егерме + өч = җиде йөз егерме өч.
Ф. Хисамова саннар ясалышындагы тагын берничә үзенчәлеккә игътибар итә: 1. Тәртип саннары -ынчы/-енче (-нчы/-нче) кушымчалары белән ясала: егерменче бүлмә, алтынчы көн һ. б. 2. Чама саны -лап/-ләп кушымчасы белән ясала: унбишләп студент, унлап кеше һ. б. (морфологик юл) Әмма контекстта чама саны күбрәк синтаксик юл белән, ягъни үзара якын торган саннарны кабатлау юлы белән ясала: ике-өч кеше, дүрт-биш китап һ. б. Санны якынча, чамалап әйткәндә аңа күплек кушымчасы да ялгана ала: сәгать җиделәрдә, яше утызларда һ. б
3. Бүлем саны сан нигезенә ар/ әр, -шар/ шәр кушымчалары ялганып ясала: өч-әр китап, икешәр дәфтәр, ун-ар сум һ. б. 4. Җыю саны сан нигезенә ау/ әү кушымчасы ялганып ясала: өчәү килдек, бишәү кайттык, без – җидәү һ. б. 5. Чама санын белдерә торган -лап/-ләп кушымчасы бүлем санына өстәмә рәвештә ялганган кебек (икешәрләп, өчәр ләп), җыю саннарына да ялганып килә: икәүләп башкардык, өчәүләп килдек һ. б.
Алмашлыклар ясалышы Хәзерге татар телендә алмашлыкларның бер өлешен тамыр алмашлыклар тәшкил итә: мин, син, ул, без, сез, алар, кем, ни. Кайбер алмашлыклар элек ясалма булганнар, әмма хәзерге вакытта алар тамырлашканнар: ни+ирсә=нәрсә, бу+лай=болай, у(л)+ай=алай. Алмашлыкларның шактый өлеше сүзьясалышы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.
Кушымчалау Алмашлыкларның ясалу ысуллары Конверсия Сүзләрне кушу
АЛМАШЛЫКЛАРНЫҢ КУШЫМЧАЛАУ ЫСУЛЫ БЕЛӘН ЯСАЛЫШЫ Алмашлыкларның кайбер төркемнәре кушымчалау ысулы белән ясалганнар. Аларның ясаучы нигезләре булып, кагыйдә буларак, алмашлыклар, сирәк кенә рәвешләр һәм хәбәрлек сүзләр килә.
1. Сорау алмашлыкларының кушымчалау ысулы белән ясалышы Аның түбәндәге төрләре бар: Нигез+сы кушымчасы: кай+сы Нигез+а кушымчасы: кай+а Нигез+да кушымчасы: кай+да Нигез+дан кушымчасы: кай+дан, күпме+дән Нигез+чан кушымчасы: кай+чан Нигез+ме кушымчасы: күп (рәвеш)+ме Нигез+чек кушымчасы: ни+чек Нигез+ча/чә кушымчасы: ни+чә Нигез+лектән кушымчасы: ни+лектән Нигез+н+ди кушымчасы: ни+н+ди Нигез+ләп кушымчасы: ничә+ләп, күпме+ләп Нигез+н+че кушымчасы: ничә+н+че Нигез+гә кушымчасы: ни+гә, күпме+гә Нигез+ш+әр кушымчасы: ничә+ш+әр, күпме+ш+әр
2. Билгесезлек алмашлыкларының кушымчалау ысулы белән ясалышы Бу ясалышның бары бер тибы гына бар: сорау алмашлыгы + дыр/дер кушымчасы: кем+дер, нәрсә+дер, кайсы+дыр, кая+дыр, кайчан+дыр, нигә+дер, ничә+дер һ. б. 3. Билгеләү алмашлыкларының кушымчалау ысулы белән ясалышы Бу ясалышның түбәндәге типлары бар: Нигез+лай/ләй кушымчасы: теге+ләй, шу+лай Нигез+н+ди кушымчасы: теге+н+ди, шушы+н+дый Нигез+лык кушымчасы: бар+лык Нигез+ча кушымчасы: бар+ча Нигез+шы кушымчасы: шу+шы
КУШМА АЛМАШЛЫКЛАР ЯСАЛЫШЫ Алмашлыкларның кайбер төркемнәре сүзләр кушылу ысулы белән ясала. Кушма алмашлыкларның компонентлары арасында, кагыйдә буларак, ияртүле бәйләнеш күзәтелә. Кайвакыт алар арасында тезүле бәйләнеш тә булырга мөмкин.
1. Компонетлары ияртүле бәйләнештә булган кушма алмашлыклар ясалышы Аның түбәндәге төрләре бар: Алмашлык+алмашлык тибы Һәр алмашлыгы+сорау алмашлыгы моделе. Бу вакытта кушма билгеләү алмашлыклары барлыкка килә: һәркем, һәрнинди, һәркайсы, һәрни, һәрнәрсә. Кай алмашлыгы+берәү алмашлыгының күплеге моделе. Кай компоненты алмашлыкның билгесезлек мәгънәсен көчәйтә: кайберәүләр. Алмашлык+сан тибы Һәр алмашлыгы+бер саны моделе. Телдә бу модельдәге берничә генә алмашлык бар: һәрберсе, һәрбере. Алар билгеләү алмашлыкларын тәшкил итә. Кай алмашлыгы+бер саны моделе: кайбер, кайберсе, кайбере. бу модельдә билгесезлек алмашлыклары барлыкка килә.
Сан+алмашлык тибы Бер саны+кем сорау алмашлыгы моделе. Бу вакытта атрибутив бәйләнештәге юклык алмашлыклары хасыйл була: беркем, бернәрсә, берни, беркайсы, берничек, беркая, беркайда, беркайчан, беркайдан. Кисәкчә+сорау алмашлыгы тибы Һич кисәкчәсе+сорау алмашлыгы моделе. Бу модельдә кушма юклык алмашлыклары барлыкка килә: һичкем, һичнәрсә, һичничек һ. б. Әллә кисәкчәсе+сорау алмашлыгы моделе. Бу ысул белән компонентлары атрибутив бәйләнештә булган билгесезлек алмашлыклары ясала: әлләкем, әлләнәрсә, әлләни, әлләкайчан һ. б. Кисәкчә+сан тибы Һич кисәкчәсе+бер/берәү саны. Бу тип белән атрибутив бәйләнештәге кушма юклык алмашлыклары ясала: һичбер, һичберәү.
Алмашлык+бәйлек тибы Бу типта сорау алмашлыклары ясала: никадәр, нихәтле, ничаклы, никадәрле. 2. Компонетлары тезүле бәйләнештә булган кушма алмашлыклар ясалышы Бу ясалышның ике моделе бар. Микъдар саны+микъдар саны моделе: бер-бер. Бу ысул белән билгесезлек алмашлыгы ясала. Тартым кушымчалы сан+тартым кушымчалы сан моделе: бер-берсе. Бу модель белән билгеләү алмашлыгы ясала.
КОНВЕРСИЯ ЫСУЛЫ БЕЛӘН АЛМАШЛЫКЛАР ЯСАЛЫШЫ Кайбер очракта аерым саннар һәм аларның формалары алмашлыкларга күчәргә мөмкин: берәү (җыю саны) → берәү (билгесезлек алмашлыгы = кемдер); бер (микъдар саны) → бер (билгесезлек алмашлыгы = билгесез кем): Авылга бер кыз килгән. берәү (аеру саны) → берәр (билгесезлек алмашлыгы): Берәр эш юкмы? Хәбәрлек сүз дә алмашлыкка күчәргү мөмкин: бар (хәбәрлек сүз) → бар (билгеләү алмашлыгы): Бар кеше аны мактый.
Чыгышны 031 нче төркем студенткасы Кәлимуллина Р. Р. әзерләде
КАЛИМУЛЛИНА_АЛМАШЛЫК,САН ЯСАЛЫШЫ.ppt