50 яшең килеп ишек каккач, Мендем димә яшнең түренә. Күңелеңдә калсын яз чуагы, Гомер үтә диеп сүрелмә.
Моннан 50 ел элек, җәй белән көзнең бер-берсенә юл куярга теләмичә якаларыннан алып тартышкан чагында, Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында гади генә тормыш алып баручы Нургаләм абый һәм Роза апалар гаиләсендә, беренче бала булып, бер малай дөнья яңгыратып аваз сала. 1964 елның 12 нче сентябре- Фәниснең тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.
Яшьлек, яшьлек! Тере яшендәй син, Син – яшькелтем болын гомере. . . Ниләр генә бирмәс идем хәзер Яшьлегемнең кайтса бер көне!. .
Мәктәп еллары. . .
Әле кичә генә кебек Бер борчусыз студент егет. Яшәгәнбез уйнап- көлеп, Бар дөньяның тәмен белеп.
Ике ел үтәр, Кайтып җитәрмен мин, Гөрләтербез әле дөньясын.
Сиңа бүген 50 тулды, Гомер диләр аккан су, Син шул гомер уртасында Бәхет кошын тапкансың 8 сентябрь 1989 ел.
Аннан Алсу. . .
Көтеп алынган беренче мәхәббәт җимеше - Айдар гаиләне тагын да түгәрәкли.
Әй, икегез! Икегез дә бер тигез. Тигез яшәп икегез Йөз иллегә җитегез!
Юлларыңда киртә очраса да, Тирән упкыннарга юлыкма. Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек Туганнарың барын онытма.
Ир уртасы – ил тоткасы! Әле шундый яшь синдә – Җир җимертеп яшәр чагың – Син – аллалар яшендә!
Ел артыннан еллар ага Гомерләр уза икән. Яшь йөрәкле ирләргә дә Иллеләр тула икән. Иллеләрдә ир-егетнең Иң жилле чагы була. Йөрәге—яшь, күге — биек, Кесәсе — калын була. Зур уңышлар телик әле, Хафалар йөрсен качып. Сезнең янга керсен Бәхет Ишекне тибеп ачып. Бүген —бәйрәм. Күңелегез бәйрәмнән өзелмәсен. Тән картая, жан картаймый— Дәртегез сүрелмәсен.
Сабыр да син, гади, кешелекле, Кылган эшең – бары изгелек. Шатлыкларда үтсен синең көнең, Бәхетләрең булсын гомерлек.
50 яшь ул күп тә, аз да, 50 яшь ул - олы юл. Төрлесе булгандыр юлда, Юллар җиңел булмый ул.
Тормышның иң ямьле чагы, Илле яшь – ул аз әле! Алда әле – күпме шатлык! Күпме бәхет, наз әле!
Иң изге теләкләр белән туганнарың!