45 ел – Ал (сапфир ) туй Free Powerpoint Templates
Ал туегыз белән котлап, Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез. Һәрчак шулай безгә үрнәк булып Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен Китте бөтен көчегез. Шуңа күрә сез безнең өчен Алтынга тиң кешесез!
Кырык биш ел бергә гомер иттегез, Авыр елларны бергә үттегез; Барысы да уртак булды: Кайгыларны бергә җиңдегез, Бер шатлыкны ике иттегез.
Ал туегыз бик мөбарәк икән, Табыннарыгыз түгәрәк икән. Гомер юлларын кичкәндә Сүрелмәслек хис кирәк икән, Аны саклар көч кирәк икән.
• Табынга уртак шатлыклар куелган, Бөтен туганнар бергә җыелган. Соңарган кунак шикелле, Яшьлек үзе шушы табынга Килеп керер кебек тоела.
Якты көннең һәрбер иртәләре, Килсен сезгә кояш, нур булып. Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын, Куанычлар килсен ургылып.
• • Әти! Син бит безгә һәрчак иң нык терәк Тормыш сораулары алдында. Исән-имин озак яшә, әти, Бәйрәмнәрең булсын тагын да.
• • • Әни! Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка Табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бик тә кадерле син, Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Әни бит ул өйнең җылысы, Әти – дөнья терәге. Әни белән әти бергә булса, Тыныч була бала йөрәге.
Кырык биш ел иңне-иңгә куеп, Бергә тартып тормыш арбасын, Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып Һәрчак туры юлдан барасыз.
Безне кеше итү өчен Китте бөтен көчегез. Шуңа күрә сез безнең өчен Алтынга тиң кешесез!
Иртәгесен сызылып аткан таңнар Олы шатлык алып килсеннәр. Картлык көннәрегез тигезлектә Бәхет белән имин үтсеннәр.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез Безгә сезнең белән бик рәхәт. Әти-әни, барсы өчен сезгә Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Балалардан, оныклардан Алтын туйга теләкләр: Ел артыннан еллар артсын Картаймасын йөрәкләр.
Тәмле ашлар пешерә, Матур гөллер үстерә. Өебезнең нуры ул , барыбыздан олы ул!
Ниләр генә узмагандыр сезнең баштан, Килмәгәндер нинди генә авырлыклар. Сез җиңгәнсез аерылмый, каерылмый, Сездә шул иң күркәм сыйфат - сабырлык бар!
Оныклардан: • Яшь әле сез, дәү әни, дәү әти! • Сез бит безгә кадерле икегез дә. • Сез булганда күңелле бит, безнең өйдә. • Йоклатасыз җырлый-җырлый, сөеп кенә. • Уятасыз иркәләп һәм үбеп кенә, • Әтидән дә, әнидән дә кадерле сез. • Аларга да әти бит сез, әни бит сез!
Сәламәтлек ташламасын сезне Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә картлыкта.


