the_white_mosque - копия.pptx
- Количество слайдов: 64
ﺑﺴـــﻢ ﺍﻟﺮﺣﻤﻦﺍﻟﺮﺣﻴﻢ ﺍﻟﻠﻪ ТҖ Яр Чаллы шәһәре «Ак мәчет” 2013 ел.
◦ “Аллаһка иман китергәннәр, Ахирәт көненә инанганнар, намаз ﺑﺴـــﻢ ﺍﻟﻠﻪ зәкят биргәннәр вә ﺍﻟﺮﺣﻤﻦﺍﻟﺮﺣﻴﻢ калдырмаганнар, Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнар гына мәчетне җанландырырга тиеш. Аларның тугры юлда булачагына өмет бар” (“Тәүбә” сүрәсе, 18 нче аять).
Бүгенге “Ак мәчет” баштагы чорда “Мәрҗани” исемен йөртә һәм ул 1992 нче елның язында
Аны оештыруның чишмә башында Идрис хәзрәт Галәветдин (ул вакытта имаммөхтәсиб вазифасын башкара), “Тау” мәчетендә икенче имам булган Рәфкать хәзрәт Харрас һәм бер төркем мәчет картлары тора. Алар мәчет өчен Яңа шәһәрнең 2 нче комплексында элекке балалар урнашкан бакчасы бинасын (2 -14) алуга ирешәләр.
1 НЧЕ ИМАМ- РӘФКАТЬ ХӘЗРӘТ ХАРРАС
“Ак мәчет”кә ай кую. 1992 ел.
Беренче җомга намазы. 1992.
› Шәһәр халкына мәгълүм булганча, мәчет каршында шактый вакытлар дәвамында кибет эшләп килә. Аның тарихы 1992 нче елларга ук барып тоташа. › 1995 нче елда мәчет бинасының бер канатында яңа кибет ачарга булалар. Кибет “Хәләл ит” исемен йөртә.
• 1996 нчы елның 26 нчы апрелендә үткән гомуми җыелышта Шәйхевәлиев Рөстәм Шәйхеразый улын “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы сайлыйлар “Тәнзилә” итеп һәм мәдрәсәсе ректоры итеп билгеләнә.
1996 нчы елның 8 нче июлендә үткән мәхәллә җыелышында Яңа шәһәр мәчете имам-хатыйбының ярдәмчесе итеп Хәмидулла Хафиз улы Галиевне сайлыйлар.
1996 нчы елда мәчеткә “Ак мәчет” исемен бирәләр.
q “Ак мәчет” мөселман дини берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2000 нче елда шәһәребездә яңа тукталыш – “Ак мәчет” тукталышы барлыкка килә.
Мәчетебезгә кергән керемнең бер өлеше мохтаҗларга: шәһәрнең опека бүлегендә исәптә торган ятим балаларга, ятимнәр йортына, психоневрологик диспансерга һәм башкаларга өләшенә. Корбан ашлары хәзерләп мохтаҗларны ашату, ифтар мәҗлесләре үткәрү, корбан итләре тарату кебек чаралар күрелә. “Ак мәчет” бабайлары ятимнәр йортында, 1998.
Корбан ашлары хәзерләп мохтаҗларны ашату, ифтар мәҗлесләре үткәрү, корбан итләре тарату кебек чаралар күрелә.
зерләп лары хә бан аш Кор ашату, ларны мохтаҗ
үткәрү, җлесләре ифтар мә
е тарату бан итләр , кор р күрелә. ек чарала кеб
Мәчеттә аеруча яшь буынны тәрбия кылу мәсьәләсенә зур игътибар юнәлтелә. Динебез белән кызыктыру өчен төрле бәйгеләр, уеннар оештырыла.
Мәдрәсә шәкертләребез Бөтенрәсәй, республикакүләм оештырылган бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулыйлар.
М. Мөхәммәтов, 1 урын, Мәскәү. 2010 ел
Садыйков Р. , Дюсьметов А. - 3 урын, Казан. 2012 ел.
v Мәчеттә мөселман бәйрәмнәрен үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Иң олы бәйрәмнәр – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре аеруча тантаналы шартларда уза.
Намаз залы да буш тормый: Өйлә Икенде Ахшам Ястү Җомга Гает
дагы дын егал ет иш әч ыны. М тү ур и ял
1992 нче елда “Мәрҗани” мәчете бинасында кызлар мәдрәсәсе ачыла. Анда кызларга махсус дини белем бирелә башлый. Яңа нигезләнгән уку йорты “Тәнзилә” мәдрәсәсе дип атала. Атама Тәнзилә абыстай хөрмәтенә кушыла. “Тәнзилә” мәдрәсәсенең беренче чыгарылышы, 1997 ел.
Мәдрәсә ректоры – Тәнзилә абыстай һәм мөгалимә Рауза абыстай (уңнан-сулга)
v Диния нәзарәте карары белән “Тәнзилә” кызлар мәдрәсәсе ир-егетләр мәдрәсәсе итеп үзгәртелә. Мәдрәсә коллективы белән сөйләшкәч-киңәшләшкәч, “мәдрәсәгә дә мәчет исемен бирергә”, дигән карар кабул ителә. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый тарафыннан расланган 583 нче санлы Боерыкта “Тәнзилә” мәдрәсәсенең исемен “Ак мәчет” мәдрәсәсе итеп үзгәртү һәм аңа урта мәдрәсә статусы бирү турында әйтелә.
Уку йорты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2012 нче елның 17 нче апрелендә бирелгән лицензия нигезендә (серия РТ № 002439) имамхатыйблар, Ислам дине нигезләре һәм гарәп теле буенча укытучымөгаллимнәр хәзерли. Мәдрәсәдә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшли. Юнәлеше – Хәнәфи мәзһәбе, ягъни ата-бабаларыбыз тоткан йолаларга нигезләнә.
Мәдрәсәдә көндезге. . .
. . . кичке. .
. . . һәм читтән торып уку бүлекләре эшли
“Якшәмбе укулары” да алып барыла”.
v Мәдрәсәдә уку һәм тору өчен бөтен шартлар да тудырылган: тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку сыйныфлары,
ашханә, кибет
Укучылар көнгә өч тапкыр тукланалар. Кичке якта ял һәм спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигать кочагына чыгып ял итүләр, экскурсияләр һәм башка кызыклы чаралар оештырыла.
САУЛЫК – ИҢ ЗУР БАЙЛЫК.
ﺑﺴـــﻢ ﺍﻟﻠﻪ ﺍﻟﺮﺣﻤﻦﺍﻟﺮﺣﻴﻢ Мәдрәсә каршында 1998 нче елдан Тукай районы имамнарының белемен күтәрү өчен оештырылган курсларга ел саен башка районнарның имамнары да кушыла һәм ул, Диния нәзарәте тарафыннан 2004 нче елның 16 нчы мартыннан чыгарылган 3 нче санлы фәрман нигезендә, “Татарстан җөмһүрияте имамнарының белемен күтәрү институты” итеп оештырыла.
v “Ак мәчет” – Яр Чаллы шәһәрендәге иң зур намаз залына ия Аллаһ йорты. Әлеге үзенчәлек биредә төрле масштаблы чаралар үткәрү мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, “Ак мәчет”тә 11 нче ел рәттән “Балаларның Республика күләм Коръән уку бәйгесе” үткәрелә.
Коръән уку бәйгесеннән күренешләр
Соңгы елларда 2688, 9 квадрат метрны тәшкил иткән мәчет-мәдрәсә бинасында реконструкция эшләре бара: 2006 нчы елда намаз залы зурайтылган (хатын-кызлар өчен аерым зал булдырылган), 2010 нчы елның апрель аенда бөтен уңайлыклары булган яңа тәһарәтханә эшләнеп беткән, өр-яңа уку сыйныфлары җиһазландырылган, 150 кешелек актлар залы эшләнгән. Бинаның алгы өлеше дә танымаслык үзгәреш кичерде.
БИНАНЫҢ АЛГЫ ӨЛЕШЕНДӘ ҮЗГӘРТЕП КОРУ ЭШЛӘРЕ БАРГАН ВАКЫТ, 2012 НЧЕ ЕЛНЫҢ ҖӘЙ-КӨЗ АЙЛАРЫ.
МӘЧЕТ ТӨЗЕЛЕШЕНЕҢ ПРОЕКТЫ
“АК МӘЧЕТ” МӨСЕЛМАН МӘДРӘСӘСЕНДӘ ХЕЗМӘТ КУЮЧЫ МӨГАЛЛИМНӘР
Шәйхевәлиев Рөстәм Шәйхеразый улы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры, имам-хатыйб.
Миңнәхмәтов Рафыйк Радик улы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме, шәригать белгече.
Шәрипов Азат Миндияр улы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме, гарәп теле белгече.
Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы – филология фәннәре кандидаты, доцент.
Шәйхевәлиев Илшат Рөстәм улы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме, информатика белгече. Беляева Әсфия Шәрифхан кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, этика һәм тарих белгече. Делфенурова Гөлназ Рөстәм кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, фикъһе һәм хәдис белгече.
Шәйхевәлиева Чулпан Ренат кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, гарәп теле белгече. Хисамова Әминә Наил кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, Коръән белгече. Хәбибуллина Альбина Ришат кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, гарәп теле белгече. Миңнәхмәтова Лилия Сабир кызы – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, сира һәм дәгъват белгече.
Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли һәм Рафыйк хәзрәт Миңнәхмәт Дамаск мөфтие, “Әл-Фәтих” Ислам институты ректоры доктор Абдул Фәттах белән.
В. В. Путин белән Болгарда.
Мәдрәсә мөгаллимнәре Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында кунакта
Мөгаллимнәребезне шулай ук шәһәребез МӘКТӘПЛӘРЕНӘ ДӘ ВӘГАЗЬ БЕЛӘН ЧАКЫРАЛАР.
the_white_mosque - копия.pptx