Скачать презентацию Минем кадерле әнием Әни Нинди тирән Скачать презентацию Минем кадерле әнием Әни Нинди тирән

Минем энием!!!.pptx

  • Количество слайдов: 7

Минем кадерле әнием!!! Минем кадерле әнием!!!

 Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. "Әни", диеп телебез ачыла, кыен чакта "әни", диеп елыйбыз, шатлык килгәндә "әни", диеп кычкырабыз. "Әни", дип әйткәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык килгәндә күңелләрдә миһербан, шәфкать туа. Минем кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык әнием минем. Аның исеме – Рәмилә. Ул үзәкләштерелгән бухгалтерияда баш белгеч булып эшли.

 Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның. Әни безне (энем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә!

Әниемнең пешергән ризыклары: Әниемнең пешергән ризыклары:

Әнием чәчәкләр үстерергә ярата! Әнием чәчәкләр үстерергә ярата!

Җир йөзендә бөтен балаларның да әниләре булса иде, бер бала да Җир йөзендә бөтен балаларның да әниләре булса иде, бер бала да "әни", дип әйтергә тилмермәсен иде. Әниләре булган балалар, әни кадерен белеп яшәсеннәр иде. "Балам, күз нурым", дигән, Олы җанлы, әни сүзедер. Сабыена назын, мәхәббәтен Җан өрүче – әни үзедер. Без, балалар, әни каршысында Мәңге бурычлыбыз, онытма! "Әнием", дигән назлы, матур сүзгә Лаеклы бул, аны югалтма! Мин әниемә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы телим. Әтием белән тигезлектә яшәргә һәм безне, балаларны, үстерергә язсын!

Мин әниемне бик нык яратам!!! Мин әниемне бик нык яратам!!!